Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында соңгы Сабантуй

Узган якшәмбе көннәрендә җөмһүриятебезнең кайбер төбәкләрендә Сабантуйларның соңгылары узгандыр, мөгаен. Шуларның берсе районыбызның Югары Кыерлы авылында үтте. Аны оештыруның "төп авырлыгы" якташлары, Яр Чаллы шәһәрендә "ЮНИБЛОК" компаниясе җитәкчесе Илгизәр Хисмәтуллинга төшә. Ел саен бәйрәмгә кыйммәтле бүләкләр алып кайта ул. Быел да лотерея билетына бер "КамАЗ" блоклар уйнатылды. Бүләкләр, димәктән, Сабантуена...

Узган якшәмбе көннәрендә җөмһүриятебезнең кайбер төбәкләрендә Сабантуйларның соңгылары узгандыр, мөгаен.

8510.JPG

Шуларның берсе районыбызның Югары Кыерлы авылында үтте. Аны оештыруның "төп авырлыгы" якташлары, Яр Чаллы шәһәрендә "ЮНИБЛОК" компаниясе җитәкчесе Илгизәр Хисмәтуллинга төшә.

8492.JPG

Ел саен бәйрәмгә кыйммәтле бүләкләр алып кайта ул. Быел да лотерея билетына бер "КамАЗ" блоклар уйнатылды.

8471.JPG

Бүләкләр, димәктән, Сабантуена яшь гаиләләр дә буш кул белән килмиләр икән. Үзләре, уллар-киленнәре, кызлары-кияүләре белән бергә бүләкләр алып килүче гаиләләр дә күп биредә.

Бәйрәмне оештыручылар нинди генә уеннар уйлап чыгармаганнар иде. Аларда олысы-кчесе рәхәтләнеп катнашты. Сәхнәдә Венера Ганиева җитәкчелегендәге яшь йолдызлар десанты, "Сәйдәш" бию төркеме чыгыш ясадылар. Келәмдә районыбызның гына түгел, республикабызның да күп кенә көчле көрәшчеләрен күрергә була иде.

8548.JPG

8543.JPG

8621.JPG

8606.JPG

8566.JPG

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев