Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Мамадыш-Париж бренды”

Мәшһүр рус язучысы Лев Николаевич Толстойның: “Сез ышанмассыз, Неапольдә, Римда, Венециядә яшәгәнче, мин Мамадышта яшәр идем,” - дигән сүзләрен укыганыгыз бармы? Без, мамадышлылар, бу хак сүзләр белән, килешеп, мәшһүр язучыга шәһәребез уртасында һәйкәл дә куйдык. Сезне дә гүзәл Мамадышыбыз буйлап сәяхәткә чакырабыз. “Акчагыз булмаса Парижга, килегез Мамадышка!” Үкенмәссез!

Тау башында ак кала

“Мамадыш и Париж родственные города: в Мамадыше только асфальт пожиже и дома пониже”, “ Мамадышка  Париж аша”, “Европаны иң текә шәһәрләре: Париж, Мамадыш, Малмыж”... Бу гыйбарәләрнең барысында да аның үзәктән ераклыгы, артта калганлыгы, дөнья тарафыннан онытылган җир булуына ишарә бар. Тик болай дип безнең якларга күптәннән аяк басмаган кеше генә әйтә ала. Шаяртырга яратучылар белеп торсыннар: соңгы елларда Мамадышның данлы, шанлы исеме өчен чынлап торып көрәш бара. Мамадышлылар үз шәһәрләрен ихлас ярата, аның чәчәк атуы өчен күп көч куя. “Мамадыш-Париж” бренды күптәннән үз көчендә, аны камилләштерү өстендә эш бара. Кунакчыл аборигеннарның французларны гына түгел, бөтен дөнья халыкларын шаккаттырырлык нәрсәләре хәттин ашты.

Мамадышка Казан-Чаллы трассасыннан төшкәндә үк искиткеч манзара ачыла. Яшел нарат каплаган Тузантау кул изи, чал Нократ елгасы җәйрәп ята. Шагыйрьчә әйтсәк: “Мамадышның һәр урамы Вяткага алып төшә, су керергә ашыгамы, каеннар йөгерешә”. Су юлы белән килгәндә әкияти, сихри күренеш ачыла. Чаллы-Мамадышны тоташтырган күпер дә - символик образлардан санала.

Мамадыш Арбаты

Үзәк Совет урамын без шулай дип йөртәбез. Мин көн дә редакциябездән эштән чыгам да, күренекле әдип якташыбыз Шәйхи Маннур һәйкәле янында басып, бу урамны күзәтеп, тирә-юньне тыңлап торырга яратам. Тормыш кайный: әнә балалар сәнгать йортында кайсыдыр сабый баян яңгырата, кафеда өчпомак пешергәннәр бугай, тәмле ис борыннарны яра. Әнә култыклашкан ак яулыклы ике апа мәдрәсәгә керә. Бер төркем яшь әниләр коляска этеп бара... Әйе, кала дисәң, артык мактанырлык, сала дисәң, хәтере калырлык провинциаль шәһәрчекнең һәр адымы - уч төбендә. Кемнең ни белән шөгыльләнүен күреп, белеп торабыз. Архитектор Рамил Миңнеханов бу урамга адым саен һәйкәл сала. Сугышта сигез улын югалткан уртакирмәнле Фатыйха апа Әхмәдиевага, алты Советлар Союзы Героена, якташларыбыз композитор Фәрит Яруллинга, әдип Шәйхи Маннурга, язучы Лев Толстойга, чернобыльчеләргә, репрессия корбаннарына, Әфганстан һәм Чечняда һәлак булганнарга куелган һәйкәлләребез бар. Үзәк мәйданда Ленин да тора. Торсын әйдә, безнең тарих  бит ул. Аны җимереп, ник җансыз әйбердән үч алырга?! Беркөнне кечкенә кызым: “В центарлке у Вовчика көт,”- димәсенме. Башта аңламый тордым. Совет урамында, В.И.Ленин һәйкәле янында очрашабыз икән. Ленин бабайның кем булуын озаклап аңлатырга туры килде. Аны тагын кайда, ничек искә төшерер идек әле.

Легендалар ни сөйли?

Совет урамында искитәрлек тарихи урыннар бик күп. Борынгы легендаларның очы бүгенге көнгә килеп тоташа. Мәсәлән, берсе. Мәмдәш карттан монахлар килеп, үгез тиресе хәтле генә җир  сорыйлар да, тегесе бирергә була. Монахлар үгез суеп, тиресен туныйлар, аны нечкә итеп телеп, бик зур җирне әйләндереп алалар. Шул урынга чиркәү салалар. Мәмдәш баба җирсез кала. 30нчы елларда шартлатылган Троицск соборының фотосы музейда саклана. Утарының бер ак стенасы, руханилар яшәгән йорт исән әле. Бу тирәгә салынган, озак еллар райком булган, аннары авыл хуҗалыгы идарәсе урнашкан бина тирәсе бик шомлы урын. Биредә каберлекләр булган. Төнге клуб төзелешен казыганда кеше сөякләре чыкты, диделәр. Дискотекалар оештырып, шайтан туе ясый башлаганнар иде дә, эшләре бармады. Монда яңа чиркәү төземәкчеләр, дигән сүзләр йөри.

1785нче елда салынган шәһәр ратушасы - 1863 нче елгы янгыннан соң исән калган бердәнбер бина, хәзер анда сәүдә рәтләре урнашкан. 19нчы йөз башында җирле спирт җитештерү заводы хуҗасы Н.Шербаков салган йортта бүгенге көндә район мәгариф бүлеге көн күрә. Аның подвалыннан шәһәргә кереп китә торган җир асты юллары турында да колакка чалынганы бар. Захаров, Тырышкин, Кузовников, Шаһиәхмәтовларның борынгы  йортлары, хәрби казармалар комплексы белән янәшә заманча мәдрәсә, балалар сәнгать йорты, бераз читкәрәк күз салсаң мәһабәт ЗАГС, муниципалитет биналары тезелеп китә... Алар һәркайсы - үзәкнең матур бизәге.

Бераз тарих

Музейдагы елъязмаларга күз салсак, Мамадыш урынындагы авыл 1391нче елга карый. Монда кеше элегрәк тә яшәгән, дигән фаразлар бар.  Шәһәр дәрәҗәсен Мамадышка 1781нче елда әби патша-Екатерина II бирә. Гербына яшел тирәлеккә урнаштырылган алтын көлтә, ике көмеш урак аның борынгыдан ук мул тормышлы, бай төбәк булуы хакында сөйли. Пугач явы да үткән. Мәшһүр рус язучысы Короленко “Мултан эше”н караган. Пузанкада кызылармиячеләрнең туганнар каберлеге,  Латыш укчыларына һәйкәл бар. Элек төрмә (өч кат җир астына китә диләр), аннары “Спартак” аяк киемнәре тегү фабрикасы булган бинада хәзер сәүдә заллары. 

Нократ Яр буе - могҗиза

Нократ яр буе бүгенге көндә күз явын алырлык урынга әверелде. Монда мәктәпләрнең чыгарылыш кичәләре, шәһәр көне кебек зур тамашалар уза хәзер. Биредә балалар аттракционнары да, самавырдан аккан  чишмә дә, төрле сыннар да үз урынын тапты. Үзе җырлый, төрле төсләр уйный, тамчылары битләргә чәчри торган фонтаны гына да ни тора! Мәмдәш картның ярга тәүге аяк баскан урынына җилкәнле кораб та төзеп куйдылар. Исеме - “Арабелла”! “Булгария”дә батучыларны коткарган капитан Лизалинның теплоходын хәтерлисезме. Шушы Нократта шыртлака сөзеп, көймәдә йөзеп үскән малай ул. Коткаручыларны үстерә безнең Мамадыш. Ә мин бу корабны Нух көймәсе дим. Дөньяны матурлык белән коткарырга килгән ак җилкәнле кораб. Яңа сафка баскан “Яшьлек” паркында үзеңнән-үзең яшәрәсең. Ә Нократ яр буен шәһәрне чыкканчы дәвам итәчәк, диләр бит әле...

Мамадыш яңарышта

Соңгы елларда шәһәребез төзү мәйданын хәтерләтә, безгә Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте иңә. Җәйләрен ул гөлбакчага, кышын әкият дөньясына әверелә. Барыбыздан да хыялыйрак район башлыгыбыз Анатолий Петрович Иванов җитәкчелегендә, уртак көчләр  белән тырыша торгач, инде биш ел рәттән республикада “Иң төзек шәһәр” конкурсында җиңеп чыктык. Россия күләмендә дә җиңүләр яуладык.  Аракысы, балыгы, сыры, мае, казылыгы... Трассадагы “Рәхмәт” һәм “Галиулла” мәчетләребез,  Сайкичү базары белән дә дан тота Мамадыш.

Акчагыз булмаса, Парижга, килегез Мамадышка!

Пожарка тавына менгәндә төнлә төсле утлар белән балкыган Эйфель башнясы астында еш басып торам. Яр буендагы Парижга 3784 чакрымлыгын күрсәткән флюгерлы тирмә астына кереп хыялланганым да бар. Әлегә барып җитеп булмый Парижга. Тик ул кайдадыр янәшәдә генә кебек.

”Шаккатмыймын ерак Парижларда

Кемдер сулап куйса: “Мамадыш!”

Якташыбыз Әхмәт Гаделнең узган гасырда ук язган бу юллары бүген дә актуаль. Мамадышның һәр карышы, һәр почмагы – могҗиза. Ышанмасагыз, килеп карагыз.

Җирле шагыйрәбез Нәкыя Йосыпова тагын да шәбрәк әйтте:
Әй, Мамадыш, Мамадыш,
Чит җирдә йөртмә ялгыш.
Туган-үскән җирдә генә
Бәхетле була язмыш!


Алсу Дияр
Мамадыш шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я родом из Мамадыша.Сейчас живу в Ульяновске.Когда приезэаю в гости домой каждый раэ восхищаюсь.