Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш мөнәҗәтчеләре чакыра

Мөнәҗәт әйтергә һәм тыңларга теләгән туташлар-ханымнарны 5нче мартта 10.00 сәгатьтә “Мамадыш“ совхозы бистәсе мәдәният йортында көтәләр. Рәхим итегез! Керү ирекле.

Районыбызның “Ак калфак“ мөслимәләр оешмасы “Мөнәҗәтләр – безнең мирасыбыз“ дигән кичә оештыра.  Әлеге бәйрәм Мамадышта инде икенче ел үткәрелә, районыбызның матур традициясенә әйләнеп бара.

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бәет һәм мөнәҗәтләр жанры яшәп килә. Мөнәҗәт гарәп-фарсы теленнән «Ходайга ялвару», «дога», «Ходай белән яшерен әңгәмә» диеп тәрҗемә ителә, шул мәгънәдә йөри. «Мөнәҗәт» сүзе халык канында, җанында ниндидер бер тылсымлы хикмәт булып, изгелек орлыгы булып яшәп, буыннардан-буыннарга күчеп килә. Халкыбыз бөтен шатлыгын, кайгысын, моң-зарын мөнәҗәтләргә салган. Мөнәҗәтләрнең тәрбияви мәгънәсе зур, чөнки бу жанр үз эченә бик күп кыйммәтле темаларны туплаган. Туган-үскән илдән аерылу, ана һәм бала мөнәсәбәтләре, дөньяга караш, дөнья малына табыну, яшәү һәм үлемкисәтү, алдан күрү, хаталанмауга өндәү һәм гөнаһлы булып яшәүдән куркырга кирәклеге хакында. Мөнәҗәт жанрына искелек калдыгы, кичәге көн, кирәкмәс бер нәрсә итеп карау зур хаталык икәнлеген һәрвакыт искә төшереп тору зарур. Бу жанр зур фәлсәфи, тәрбияви әсәр. Монда безнең тормышка карашыбыз, җаныбыз, рухыбыз бик ачык чагыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X