Нократ

Мамадыш мөхәррире ник 26 ел төрмәдә утырган

Агымдагы елның 6нчы февралендә Мамадыш район газетасына 100 ел тула. Ходайның хикмәте: кулыма искиткеч хәзинә – 1918нче елда “Мамадыш тавышы” газетасын оештырган мөхәррир, күренекле совет язучысы Мәхмүт Бөдәйлинең кулъязмалары килеп керде!

Мансур хәзрәт Батыров миңа саргаеп беткән тышлы шактый калын дәфтәр сузды: “Моны минем Шәдчедә яшәгән әнием Мөгаззәмә саклаган. “Авылдашым, ямашлы Мәхмүтнең укытучы Фатыймага язган бик кыйммәтле хатлары бу! Журналистка бир,” – дигән иде. Мәгез, сезгә тапшырам,” - диде ул.  Кулымдагы язмаларның төп нөсхә булуына  баштарак ышанмый да тордым.  Шундый олуг авторның кулъязмасы ничәмә дистә еллардан соң ниндидер бер район газетасы журналисты кулына килеп керүе гаҗәп тоелды. Тик бу чыннан да оригинал: Мәхмүт ага каз тешедәй тигез матур каллиграфик хәрефләр белән язган. (“Рукописи не горят!” - дигән гыйбарә чыннан да дөрес, җәмәгать.)

 “Мәхмүт Бөдәйли, “Кигәвен”, “Мәхмүт Һади” дигән исемнәр астында 1912нче елдан татар матбугатына язышучы, Татарстанда һәм Төркестанда Совет хакимиятен урнаштыруда актив катнашучы, “Чаян”  журналына нигез салышучы шәхес, җырчы, шагыйрь, әдип, җәмәгать эшлеклесе, халык комиссары булуы һәм иң аянычы–“милләтче”, “солтангалиевчы” тамгасы сугылып,  егерме алты ел  гомерен төрмә-сөргеннәрдә, шул исәптән, ике елын бер кешелек ташкапчыкта үткәрүе әле дә күпләргә мәгълүм түгелдер. “Әйе, Мәхмүт Бөдәйли–гаҗәеп кызык һәм фаҗигале  язмышлы, татар халкының, бигрәк тә мамадышлыларның горурлыгы булырлык олы шәхес,”–дип язган иде журналист Вәрис Гали “Мамадышым–язмышым” энциклопедик басмасында урын алган “Сикәлтәле юллардан” дип исемләнгән мәкаләсендә.

Дәфтәрне кызыклы, мавыктыргыч әсәр сыман, йотлыгып укып чыктым. Язмаларыннан ихласлык, диндарлык бөркелеп тора. Узган гасырдагы Ямаш авылын күзалладым. Гаять кызыклы истәлекләр, Иске Мәкчем–Ямаш (“1923нче елда Татарстан Үзәк Башкарма комитеты  члены булгач, авылның исемен атаклы революционер Хөсәен Ямашев исеменә алыштырып киттем.” Мәхмүт Бөдәйли кулъязмасыннан) авылына бәйле риваятьләр урын алган.

“Хөрмәтле авылдашым, Фатыйма ханым! Кичә хатыгызны алып җирем-күгем белән куандым. Күп еллардан бирле туган авылымнан бер хәбәр алырга зар- булып йөри идем.  Мине шатландырган өчен сезгә мең рәхмәтләр укыйм. Газета-журналларда үзебезнең Ямашев колхозы турындагы мактауларны укыганда башым күккә тия. Үзем шунда катнашкандай горурланам. Бер дә көтмәгәндә, үземә һич таныш булмаган бер педагогтан шундый тәфсилле язылган хат алгач, күңелләрем йомшарды, күземә мөннатдарлык, шөкерана яшьләре килде. Тагын бер тапкыр  кулыгызны кысып рәхмәт әйтәм. Сезнең, хәзерге көндә авылыбызның тарихы белән кызыксынып шундый  бик кирәкле һәм җитди эш башлавыгызга  шатланам. Бу авыр, күп вакыт һәм бик  күп хезмәт куеп эшләүне таләп итә торган, изге мактаулы эш. Әгәр бер кадәресен генә башкарып чыксагыз да, зур хезмәт күрсәтеп, үзегез дә онытылмастай тарихка кереп калачаксыз. Бу изге  эштә сезгә зур уңышларга ирешүегезне теләп, үзем дә кулымнан килгән ярдәмне кызганмаячакмын. Истәлекләремдә бәлки сезнең өчен яңа бернәрсә дә булмас, чөнки мин авылдан 12 яшемдә  чыгып киттем. Шулай булса да, заман тузанына капланып беткән хәтер сандыгын актарырга иренмиячәкмен. Иске-москы арасында казына торгач, бәлки шунда берәр сезгә файдалы нәрсә дә чыгып куяр.” Бәйнә-бәйнә һәр йортта яшәгән кешеләр турында истәлекләрен яза. Югары очтан беренче йорт Насретдин бабайдан башлап, бөтен авылны әйләнеп чыгып,  73нче Шәмсетдин йорты истәлекләре белән тәмамлый. Ямаш мәдрәсәсендә белем алуы, Троицк каласында укуы, укытучылык итүе, Татарстан республикасын төзүгә керткән өлеше, авылдагы сыйнфый көрәш, авыл халкына үтенечләре–барысы да-барысы да, бәйнә-бәйнә язылган... Бер-ике кызыклы мизгелгә тукталып китәм. “Нәҗми хаҗи салдырган мәдрәсәдә балалар көндез укый, ә төнлә шунда кунабыз. Заманында ул мәдрәсә тирә-якка мәшһүр иде. Сарман районы Карамалыдан, Әхмәттән, Иске Мәкчем, Шәдче, Чыршы арты, Козгынчы, Олыяз, Шәндер  авылларыннан килеп укып, шунда яткан олы шәкертләрне хәтерлим. Мин киткәч ни булгандыр, белмим. 1909 елны әти үлгәч, мин кайтканда, үзебезнең авыл балалары гына укый иде. Әткәй исән чакта, уку искечә –иҗектән башлап укыла иде. Тәртипләр искечә. Һәр кече атна көн, дәрес беткәч, әткәй бөтен шәкертләрне идәнгә сузып салып, Нурый абзый бакчасында үскән тал чыбыклары белән һәммәбезне сугып чыга торган иде. Ул чыбыкны без үзебез алдан хәстәрләп куя торган идек. Чөнки гадәт буенча шулай.  Моңа беркем дә ачуланмый, кирәксез дип тапмый. Моның алдыннан без “Иман шарты” дигән китаптан ”Кәлимәтен-таибәтен” дип башланган иман тыңлыйбыз. Иманны белмәүчеләргә ныграк эләгә. Шаян малайлар хәлфә югында: “Кәлимәтен-таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы маңка,”– дип шаярталар иде. Ятар алдыннан шүрлектән мендәр-юрганнарны алганда һәр көнне диярлек мендәрләшә торган идек. Бөтен мәдрәсә күзачкысыз тузанга тула. Бик кызык. Атна кич саен тәрәзәне юрган белән каплап, төрле уеннар уйныйбыз: кем суктылы, базга качышлы, җиңнән йолдыз каратып, карап яткан малай битенә су яки көл сибүләр, авызга керосин алып, янган шырпыга бөркеп ут чәчеп йөрүләр– безнең өчен  иң кызык уеннар иде. Иртә торгач  тәһарәт алу өчен бакчаның аргы башындагы елгага яланаяк чабабыз. Җиһанша бабай чишмәсеннән тәһарәт алып кайту өчен ярыш ясый торган идек. Бу да бер егетлек иде. Ул чактагы җүләрлекләрне яза башласаң, кәгазь бите җитмәс...”

Мәхмүт Бөдәйли 1975нче елда вафат була. Дәфтәрдә язылганнарны укып, гүя еллар аша мөхәррир белән сөйләштем. Чын журналист, иманы камил һәм ихлас дин эшлеклесе, искиткеч шәхес, туган авылын, илен өзелеп яратучы ватандар, милләтпәрвәр кеше булгансыз бит Сез, Мәхмүт ага! Язмам якты рухыгызга дога булып барып ирешсен!м

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: