Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш мөгаллимәсе Венера абыстай Яруллина һаман йөрәк түрендә

Күренекле остазны шәкертләре, хезмәттәшләре быел да бергәләп искә алдылар

2016нчы елның 1нче гыйнварында, искәрмәстән генә, мәдрәсә мөгалиммәсе, остазбикә Венера Касыйм кызы Яруллина, башкалабызга Россия Ислам университетына укырга киткән җирендә, 33 яшендә (җәннәт яше санала!) ахирәт дөньясына күчте. Аның җеназасы районыбыз мөселманнары өчен олуг вакыйгага әйләнде, районкүләм уза торган тагын бер чарага нигез салды: Венера Яруллинага багышлап шәкертләре ел саен мәҗлес үткәрергә булдылар. Быел да шәһәребезнең иң күренекле абыстайлары һәм шәкертләре аның рухына Коръән багышлады. Мәдрәсәдәге очрашуда һәм “Диләрә“ кафесында уздырылган ашта аның турында йөрәк түреннән чыккан рәхмәт сүзләре күп әйтелде, хатирәләр яңартылды.

Венера Касыйм кызы 1982нче елның 13нче декабрендә дөньяга аваз сала. “Нухрат“ балалар бакчасына йөри. 1990нчы елдан - Красная Горка урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы. 2000-2004нче елларда Казанда “Мөхәммәдия“ мәдрәсәсендә ислам шәригате һәм гарәб теле белгечлеге буенча гыйлем ала. 2013нче елда Россия Ислам Университетына укырга керә. 

Шушы кыска гына гомерендә дин юлында биниһая зур хезмәт куярга өлгергән,  шәригать кануннары нигезендә яшәгән, бертуктаусыз гыйлем алган, халыкка Коръән нурын тараткан, шәкертләр укыткан туташның асыл сыйфатларын санадылар: иманлы, укымышлы, хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, җаваплы, ышанычлы, акыллы, тәкъва, зирәк, гади, төгәл... “Әйе, бу чыннан да бик зур югалту.  Дәресләрен һәрвакыт көтеп ала идек. Аның үзгә мәкам, аһәң белән Коръән укуы әле бик озак колак төбендә яңгырап торыр. Укыган догаларыбыз аңа барып ирешсен. Авыр туфрагы җиңел, урыннары оҗмахта булсын. Без остазыбызны беркайчан да онытмабыз, аның өйрәткәннәре белән гамәл кылып яшәрбез!“ – диләр мөслимәләр.

Әйе, үлем Аллаһы Тәгалә тарафыннан гыйбрәт өчен, җан-фәрман чабып барганда туктап калып уйланыр өчен бирелгән... Дөнья – бер мизгел, гомер кыска, аның китабы теләсә кайчан ябылырга мөмкин. Аны гөнаһ эшләп, буш орлыклар чәчеп үткәрмик, булдыра алган кадәр игелек кылырга тырышыйк. Бары тик игелек   кенә изгелек булып әйләнеп кайта. Һәр елның гыйнвар аенының икенче якшәмбесендә Венера Яруллина исемендәге укулар оештырыла.

Венера абыстайга багышлап районыбызда “Юл күрсәтүче йолдызыбыз“ дип исемләнгән истәлекләр китабы да басылып чыкты. Игътибарыгызга Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман Хәбибуллин мәкаләсе.

Рухи остаз

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?!

Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!

(Г.Тукай)

Җирләрнең, күкләрнең бердәнбер Раббысы булган, безне юктан бар иткән  Аллаһы Тәгаләгә чиксез шөкераналарыбыз, мактауларыбыз булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәләмгә салаватларыбыз, догаларыбыз ирешсен.

Бүгенге көн замана белән бергә атлавыңны таләп итә. Бу дин әһелләренә дә кагыла. Чөнки адәм баласын гади вәгазь белән генә дингә чакырып булмый торган замана җитте. Сүз белән генә түгел, гамәлләрең белән дә кешеләрне игелек кылырга, үз-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә, халкыңа, милләтеңә, динеңә хезмәт итәргә чакырырга кирәк. Районыбыз  мөгаллимәсе Венера шундыйлардан иде.  Әлһәмдулилләһ, мәдрәсәбез уңышлы гына эшләп килә. Әлбәттә, мәдрәсәбезнең хәзерге торышында Венера абыстайның да гаҗәеп өлеше бар. Чөнки мәдрәсә ачылганның беренче көннәреннән бирле без бергә халыкка дини белем бирү эшен башлап җибәрдек, бергә бу хезмәтнең авырлыкларын һәм рәхәтлекләрен татыдык.

Венера турында сүз йөрткәндә, беренчедән үк ул остаз-укытучы буларак күз алдына килеп баса. Ул әле мәдрәсә булганчы ук, күпкә алдарак дин нигезләрен укытырга җөрьәт итә. Билгеле, аңа кадәр дә районыбызда дингә укыту барган, әмма нәкъ аның тырышлыгында укыту юнәлешенә яңа сулыш, яңа алымнар һәм ысуллар кертелгән. Венера абыстайның бөтен максаты күбрәк кешеләргә гарәп хәрефләрен таныту, Коръән уку серләренә төшендерү иде. Ул үзен дин галиме итеп санамады, әмма белгән тәҗвид, Коръән, фикх гыйлемен, аларны башкаларга өйрәтү методикасын камиллеккә җиткереп, әсбаплар булдырып, бөтен булмышын укытуга-мөгаллимлеккә багышлады. Уйлавымча, Аллаһы Тәгалә Венераның нәкъ укытуга булган мәхәббәте, эчкерсез Раббыбыз ризалыгы өчен генә хезмәт кылуы  өчен халык арасында күтәрде һәм алыштырмаслык мөгаллимә итте.  Ул үзендә динебез хуплаган күп кенә хәерле сыйфатларны җыярга тырышкан шәхес иде, чөнки ул шәригатьтәге әмерләрне үзенә кагылышлы күрсәтмәләр буларак кабул итә белде. Аның кыяфәтеннән, тотышыннан ук Исламның тынычлык, хәерлелек дине икәнен аңларга була иде. Тирә - юньдәге кешеләргә аннан бары тик позитив кына тәэсир күчте. Әдәпле сөйләшүе, пөхтә киенүе, гайбәткә катышмавы кебек сыйфатлары аны тагын да нык бизәде. Әлбәттә арабыздан шушындый шәхеснең китүе –зур югалту. Чөнки хәзер шәригатьне теория ягыннан мөкәммәл белүчеләр күп, әмма аны гамәлдә кулланучылар бик сирәк очрый. Венера әле шунысы белән сирәк кеше - ул дәрәҗәгә, танылуга битараф иде. Бүгенге көндә, бигрәк тә яшьләр өчен, Венера кебек шәхесләрнең үрнәкләре булу зур тәрбияви әһәмияткә ия. Аның мисалы бездә дә, бу шартларда да исламча яшәргә бик мөмкин һәм шәргый идеалга да якынлашырга була икәнлеген исбатлый. Ул  динне тотуда халкыбызга хас урталыкны саклады. Үзенә динебезнең рухилыгын сеңдерүгә ул халыктан бизү, мәгарәгә качу бәрабәренә түгел, ә киресенчә халыкка ачык булуы, халыкны агартырга тырышуы аркасында иреште. 

Бүген җәмгыятьтә барган процесслар бик катлаулы. Аларны аңлау, киң җәмәгатьчелеккә аңлату өчен мөселман зыялылары катламы булырга тиеш. Революциягә кадәр мөселман дөньясында барган вакыйгаларга дөрес бәя биреп аңлатучы Риза Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Муса Биги кебек күренекле галимнәребез булган.  Бүген бик күп проблемаларыбыз Исламны дөрес аңламавыбыз, тар фикерле булуыбыз аркасында килеп чыга. Венера абыстайны районыбыз күләмендә мөселман зыялысы булды, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас.

Венера абыстайның гомере “шигырь сыман кыска, төгәл ритм - рифмага салынган, фикри яктан көчле шигырьне хәтерләтә. Бер шигьри гомергә, әйтерсең лә, милләт, әдәп-әхлак, гомумән татарның, мөселманның яшәү рәвеше тулысынча сыйган”.  Аның гомере “өзелмәс җыр”  кебек ниндидер бер яктылык калдырырга омтылган кыска гына кабатланмас шигьри гомергә охшаган.  Һичшиксез,   Венера үз заманының дини агартучысы булды. Арабыздан яшьли китүенә карамастан, йөзәрләгән кешегә дини аң биреп калдырырга җитешкән шәхес иде. Аларга ул туры юл һәм рухи кыйблаларын табарга булышты. Аллаһы Тәгалә аны бик сирәкләргә генә хас булган  зирәклек, тапкырлык, ару-талуны  белмәс көч белән бүләкләгән. Венера абыстай районыбызның ислам дине үсешенә үзеннән зур өлеш кертте, аның хезмәтен бүгенге күзлектән генә бәяләп бетерү мөмкин түгел. Иманыбыз камил, вакыт үткән саен аның юклыгы үзен сиздерәчәк, хезмәтләренең бәһәсе артканнан - артачак. Шуңа күрә халкыбызда андый якты шәхесләр булуы белән горурланыйк, киләчәккә өмет туплыйк. Раббыбыз Венера абыстайның каберен нурлы итсен, аның рухын шат кылсын, хәтер-истәлекләребез аңа дога булып барсын, урыны җәннәттә булсын.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Венера абыстайны бик яраттык бик юксынабыз урынны жэннэтлэрдэ булсын

    2
    X