Нократ

Мамадыш “Әлмәндәре“ - Вахит

“Мин – Минневәли улы Габделвахит- кечкенәдән шук авыл малае!“ – дип сөйләп китә ул үзе.

Кем ул Вахит Вәли улы Галиев?

Җитез, хәрәкәтчән балачагын искә төшерә. Мәктәптә укыганда да бик мактаулы укучы була. Бишенче сыйныфта ул язган шигырьләр белән стена газетасы чыгарып эләләр. 1941нче елның язында әтисе Тула өлкәсенә шахтага акча эшләргә дип киткәндә, улын да үзе белән ала. Тиздән сугыш башлана. Немец самолетлары ташлаган бомбалар шартлаганда елгаларда качып, яшеренеп йөргәннән соң, бер бөтен ипи һәм бер кастрюль бәрәңге  табып, җәяүләп туган якка кайтырга кузгалалар. Беләп, ачлыкка интегеп, 16нчы көн дигәндә, Соколкага кайтып җитәләр. Нократ яры буйлап, җәяү чыгып, арып егылгач, бер кара атлы кеше арбасына утыртып, Мамадышка илтеп куя. Яшьтән колхозчылар сафында атлар саклый, ат белән җир сукалый, тырмалый, ат, үгез белән колхоз эшенә катнашып яши. 17 яшендә Ватан сугышы еллары чорында армиягә чакырыла. Мари урманнарына урнашкан, даны чыккан Суслонгер лагерена эләгеп, анда ачлык, авырлыкларны җиңгән солдат ул. Сугыш туктаганда Иваново өлкәсендә һава десантлары гаскәрләре сафында була. Аннан соң хәрби һәм политмәктәпләрдә укып, офицер һәм политхезмәткәр булып хезмәт итә. Илгә кайткач, озак еллар җитәкче урыннарда – Совет Армиясендә офицер, авыл Советы секретаре, рәисе, колхоз рәисе, нефтебаза директоры, соңгы елларда күренекле эшмәкәр, районыбызның Аксакаллар шурасы рәисе булып эшләгән; туган авылына инде 90нчы еллар башында ук үз акчасына мәчет салдыру, Казаннан хәзрәт кайтарту, аңа йорт салып бирү, зиратны койма белән әйләндереп алдырту кебек изге гамәлләре; гаделлеккә, Җир йөзендә Кеше булып яшәргә өндәүче шигырьләре (ул 13 китап авторы); тугыз баласының яраткан атасы булуы; гомер буе гадилеген, халыкчанлыгын, кешелеклелеген саклаган, олыны-олы, кечене-кече итә, һәркем белән уртак тел таба белгән, Әлмәндәрлеге, Хуҗа Насретдинлыгы белән дан казанган легендар шәхес ул. Мамадыш районының “Нократ“ газетасында 30 елдан артык эшләү дәверендә миңа аның белән күп тапкырлар эш буенча очрашырга, әңгәмә корырга, аның вәгазьләрен тыңларга, китапларын укырга туры килгәне бар. 90 еллык тормыш юлындагы хикмәтле эшләр, гыйбрәтләр, сабаклар белән бик теләп бүлешә Вахит ага. Шуларның “минем колак өчен генә“ ихластан сөйләнгән берничәсе күңелне кымырҗытып тора. Форсат чыкканда языйм әле.

Дөнья көтә адәм баласы

 Сөйгәнеңә мәхәббәт тойгыларын 90 яшьтә дә шулай матур сүзләр белән аңлатып, күңел көрлеген саклап калып була икән. Наилә апа һәм Вахит абыйның яшьлек хатирәләрен искә төшерү шаһиты буларак, аларның үзара мөгамәләсенә исем китте. Өрмәгән җиргә дә утыртмый, кулында күтәреп йөртә бит хатынын ир. Үзе язган шигырен укый:

Бергә тарттык авыр йөк арбасын,

Яшәр өчен миңа көч бирдең,

Ятып еласам да, басып җырласам да,

Яннарымда, бәгърем, син идең. Рәхмәт сиңа!

Иске Комазан авылында күрше йортта яшәп, бергә уйнап үсәләр алар. 1946нчы елның 12нче сентябрендә 18 яшьлек чакта өйләнешәләр.

- Вахит хәрби чагында илне аркылыга-торкылыга гиздек без. Беренче балабыз авылда, икенчесе Бобруйскида, өченчесе – Сәмәркандта, ... тугызынчысы Мамадышта туды. Вахитны өйдә күргән юк, балаларны аның образы белән генә тәрбияләргә туры килде. “Әтиегезгә әйтәм!”– диюгә, шып булалар иде. Ул, никадәр кызу кеше булса да, аларга тырнак белән дә чиертмәде. Мин гомерем буе иремнең киң җилкәсе артында яшәдем, аның сүзеннән чыкмадым,– ди Наилә апа. Сүзне Вахит абый дәвам итә:

- Шулай бервакыт Наилә: “Тагын авырга уздым, мөгаен бүлнискә барырмын,”– дигән сүз әйтте. Мин моңа артык игътибар бирми генә эшкә киттем. Анда барсам, бер хезмәткәребезнең япь-яшь хатыны аборттан үлгән. Табутта ята. Ире баласын кочаклап елап утыра. Аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте бу  күренеш миңа. Өйгә йөгереп кайттым. “Наиләкәем, бәгырькәем, зинһар андый нәрсәгә бара күрмә. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр, җан биргәнгә җүн бирер әле. Аллаһы Тәгалә күпме бирә, барысын да алып кайтабыз, яме!” Һәркайсы–алтын, ә аларның балалары балдан татлы, оныкчыклар – энҗе-мәрҗән. Тирән тамырлы шәҗәрә агачының күз алдында шулай ябалдашлануын күрүдән дә зуррак бәхет бармы?!” Раилә, Рәшит, Рамис, Рафия, Рәмзия, Равия, Розалия, Рәзимә, Рәзинә – тугызы да укыдылар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр булдылар. Барысы да - районыбызда  хезмәт итеп, үз бәхетләрен туган җирдә тапкан хөрмәтле шәхесләр, үрнәк гаилә коручылар. Нәсел җебен 53 онык һәм оныкчык дәвам итә...

Йорт салуның ние бар

Хәрби хезмәттән отставкага чыгарылган Вахит Галиев ишле гаиләсе белән туган авылына кайтып төшә. Утыра совет офицеры бер чирү бала-чагасы белән әбисенең самовары артында. “Хәрбиләргә өй салу өчен ссуда бирәләр икән, дигән сүзне ишеттем дә, киттем банкка. Бөтен документларны әзерләп тапшырдым. Управляющий, инспекторын чакырып китерде дә, минем  йортны карарга җибәрде. Нинди йорт?! Анасын корт чаккыры, ссуданы бит өйне салып бетергәч кенә бирәләр икән. Ә минем сыңар бүрәнә алырга да акча юк. Мотоциклда авылга кайтып барабыз. Башым сәгать механизмы кебек эшли. Нишлим, дөресен әйтсәм, бөтен планнар чәлпәрәмә килә. Бу хәлдән чыгу юлын табарга кирәк. Шунда күршем Зәйтүнәнең яңа гына йорт җиткереп чыкканы искә төште. Капканы ачтырып кердем дә: “Зәйтүнә, бер ни сорамыйча гына, чәеңне куй да, бар йөгер Наилә апаң янына, алып кил бер ярты. Калганын аннары сөйләшеп бетерербез!”– дидем. Теге бит–урыс, безнең нәрсә сөйләшкәнне аңламый. Йортны тегеләй үлчәде, болай карады, кәгазьләрен тутырды. Кунак иткәч, озатып куйдым. Акча алып, агачны кистергәч, ташырга транспорт юк. Колхоз рәисе сөйләшеп тә тормый, бригадир: “Рәис бирергә кушмый!“ – ди. Ялынып баргач, бригадир үз атын бирде. Озын арба белән  биш метрлы усак бүрәнәсен үзем генә төяп, ташып, дүрт тәрәзәле өйне җиткердем. Хәзер дуслар да, туганнар да, шөкер, бик күп, ул авыр көннәрдә берсе дә янымда юк иде шул алар! Ул чакта күргәннәр, алга таба яшәү өчен олы мәктәп булды. Өй салучыга, бала үстерүчегә Аллаһы Тәгалә үзе булыша. Хак сүзләр. Көзгә өй туе ясадык. Вакытлар узгач, теге инспектор Мамадыш урамында мине очратты да: “Ну, Вахит Валиевич, я от вас такого никак не ожидал,”– ди. Соң мәйтәм, бар кайтып теләсә кайсы почмагын үлчә, әзер минем йорт, дим. Гафу үтендем. Тормыш үзе өйрәтте безне дөнья көтәргә”.

Колхоз рәисенең тормыш сабаклары

–“8нче март” колхозында беренче айларым. Кич белән идарәдә иртәгесе көнгә эш планнары төзеп утырам. Ишектән бер кеше керде дә, аты-юлы белән, Алланы кыстырып, мине сүгә, яный башлады. Тыныч кына каршысына барып басып, ике җилкәсеннән тотып, тез белән сыладым да, өстерәп өйалдына чыгарып куйдым. “Сездә Аллага шулай үренәләрмени?!”– дип тә өстәдем.

Язгы кыр эшләре бара. Мин иртән район үзәгенә җыелышка китәргә тиеш. Машинам янына баруга, агрономым эндәшеп туктатты. “Семенаны урлаганнар!”– ди. “Кемнәргә әйттең?”– дип сорадым. Берәүгә дә әйтмәгән. “Беркемгә дә әйтмә, кайткач сөйләшербез. Ә хәзер машина ал да, урлап тал арасына яшерелгән орлыкны амбарга алып кайтып куй!”– дип, китеп бардым. Районнан кайтсам, авылда милиция бурларны тотуы турында ду киләләр. Агрономга: “Минем фикер белән килешмәдеңмени?”– дигәч, ул: “Партоешма секретарена әйткән идем, ул районга шалтыратты,”– диде. Милиция хезмәткәре белән әкрен генә сөйләшүләр башладым. Тикшерү нәтиҗәсен үземә калдыруын сорагач, “Бүлеккә алып кайтмый булмый!“ - диде. “Иртәнге сәгать 7гә Мамадышка барып җитәм, начальникка бергә керик,”– дигән сүзгә килеште. Кердек. Мин начальникка турыдан-туры: “Эшләр болай барса, авыл кешеләренең яртысын бурлыкта гаепләп, ярты елда төрмәгә утыртып бетерергә мөмкин. Ләкин колхозда эшләргә кеше калмый бит,”– дидем. Һәм эшне үземә тапшыруларын сорадым. Ризалашты. “Иптәшләр судына” дип язды да, миңа бирде. Авыл шаулый. Милиция хезмәткәре борчыган нәсел-ыру белән очрашканда: “Мин якламыйм, иртәгә халыкны җыябыз да, халык нәрсә әйтә, шул була!”– дим. Үзем иптәшләр суды рәисен чакырып үгетләдем: “Каты итеп суд яса. Штрафны биш сумнан артык бирмә, чөнки ул - балалар ризыгы!”. Машина белән урланган семена өчен нәкъ мин әйткәнчә 5әр сум штраф түләделәр. Халык җүләр түгел: дөрес төшенделәр.

Язгы кыр эшләре тәмамлангач, механизаторлар белән чәчү җирләрен тикшереп кабул итүне оештырдык. Борчак чәчкән басу кырлары яхшы тишелгән. Уртасы начар. Механизатор басу кырларын гына катоклаган да, урта калган. Бу гөнаһлы эшне зур тавышка әйләндердек. Нәтиҗә уңай: андый ялган башка кабатланмады.

Печән өсте. Җыелган печән өелмәгән. Тракторчы исерек. Кич айнытып, басуга алып бардым, тракторын “УАЗ”ым белән өстерәтеп кабызып, печәнне өйдердем. Яңгыр яву куркынычы бар иде.

 Чәчү өстендә колхоз механигы әбәттән соң эштә күренми. Өенә киттем. Ул иркенләп өй эшләрен башкарып йөри. Укытучы хатыны: “Сез әллә Совет законнарын начар беләсезме? Бездә бит эш көне - 7-8 сәгать. Ул эш сәгатен үтәде!”– дип, миңа закон өйрәтергә кереште. Чәч төпләрем авыртса да, җиңешмәдем. Үтенеп сорадым: “Чәчү вакытына гына түзик, аннан аңлашырбыз. Миннән дә таләп каты бит,”– дим. Килешмәдек. Язгы кыр эшләрен тәмамлагач, механигымны чакырып алдым. “Безнең тормышка, хезмәткә карашлар бер түгел икән. Без колхоз эшен оешкан төстә алып бара алмыйбыз. Гариза язып китәсеңме эшеңнән, идарә утырышына куйдырып чыгарыйкмы?”– дидем. Ул акланмакчы булды. Уйларга кушып, чыгарып җибәрдем. Гариза язып керде. Кайда эшләргә теләвен белештем. Төзелеш бригадасына сорады. Бу ак куллы кеше төзүче була алмаганын аңласам да, кул куйдым. Печән өсте җитте. Элекке механигым болынга чыгарга сорады. Ризалаштым. Ике-өч көннән болынга печән әзерләүчеләр янына барсам, эшчеләр бар да - балаганда. Элекке механик, аның энесе, тракторчы–исерекләр. Бик агрессив каршы алдылар: “Ник килдең монда, без сине Камага атабыз!”– дип куркытмакчы булалар. Мин аларның сүзләрен уен-көлкегә алып: “Көчегезне әрәм итмәгез, мин Каманы гына йөзеп чыгам”,– дим. Болындагы эшчеләрне җыеп яхшылап, бик тәмле телләнеп сөйләштем. Гаиләдән качып, болында ятмыйлар инде, көн әрәм бит, дигән мәгънәдә аңлаштык. Алар эшкә керешкәч, механикның энесен тракторы белән авылга кайтарып җибәрдем. “Анда трактор кирәк!”– дидем. Механигым үзе генә калды. Инде ирләрчә сөйләшергә вакыт җитте. “Дүрт ягың кыйбла, ычкын болыннан!”– дип, кайтып киттем. Бәлки гафу үтенергә керер, дип, өч көн көттем. Килмәде. Бу ямьсез күренешне болай гына кул селтәп калдыру ярамаганын тойдым. Милиция начальнигы белән киңәшләштем. Ике опер группа белән, этләр ияртеп килделәр. Механик качты. Өйләренә чакыру кәгазе калдырып киттеләр. Икенче көнне төшке аш җиткәндә механикның хатыны район үзәгеннән минем белән телефон аша бәйләнешкә керде: “Сез әйтсәгез, кайтаралар икән. Әйтегез инде!”–ди. “Ә сезне мин дүрт көн көттем. Хәзер соң. Аңларга тиеш идегез, ул башка кешене түгел, мине Камага атмакчы иде бит!”– дидем дә, телефонны өздем. Милиция начальнигы белән сөйләштем. Механикка 10 тәүлек бирделәр. Артыгы кирәкми, колхозда эшче көче бик кадерле. Бу хәл минем колхозда эшләгәндәге иң олы борчулы күренеш булды.

Ферма сыерлары - җәйге лагерьда. Эш оешкан. Җиләк өсте җитте. Сыер савучылар сыерларын чаба-чаба савып бетерәләр дә, җиләккә йөгерәләр. Кич, арып-талып җиләктән кайткач, эшләрен тагын аннан-моннан башкарып кайталар. Җыеп, яхшылап сөйләштек, аңлаштык. Җиләккә йөрергә автобусны бирергә булдым. Фермада эшне яхшылап, җиренә җиткереп эшләделәр.

Бәхетсезлекләр булгалап тора. Бервакыт ферма янды. Янгын сүндерүчеләр документлар тутырып киттеләр. Мине янгын зыяны өчен “Госстрах” конторасына акча алырга чакырдылар. Аңлаштык. Имеш безгә зыянны хөкүмәттән түләмиләр. Гаепле кешеләрдән суд белән алалар. Документларда янгынны чыгаручылар сварщиклар дип язганнар икән. Ничек гаепле кешеләрдән?!. Бу хәлгә аптырадым.  Соң бу акчаны алар гомер буенча түләп бетерә алмаячаклар бит дим. Колхозга эшчеләр көче бик кадерле. Колхоз бу зыян акчасын алып кына баеп китми. “Алмасам, эшне тавышсыз-тынсыз ябып куя алмассызмы?”– дип сөйләштек. Мин акчаны колхозга алмадым. Кешеләрне бәладән коткардым. Үзем озак еллар законсыз эшләмәдем микән, дип куркып йөрдем.

Бервакыт юлдан кычкырып елап тракторчы йөгерә. Нәрсә булды икән дип, каршысына чаптым. Ул: “Беттем, тракторым чокырга төшеп китте!..”–дип үкерә генә. “Кешеләргә зыян тимәдеме?”,–дим. “Юк,”–ди. “Тимер өчен борчылма, алырбыз тракторыңны. Булмаса, яңа трактор бирербез!”–дидем. Тынычланды. Бер атнадан тракторын ремонтлап эшкә чыкты...

Кызык клуб

1962-63елларда, нишләптер, авылларда мәдәният хезмәткәрләрен кыскарттылар. Авыл клубы мөдиренә эш хакы түләми башладылар. Клуб кадәр клубны хуҗасыз калдырып буламы инде, я?! Мин ул елларда сельпо системасында хәзерләүче булып эшли идем. Клубта да актив кеше. Биредә бушлай эшләү миңа калды. Хор, штангачылар түгәрәген оештырып, аларга үзем җитәкчелек иттем. Штанга сатып алдым. Мәйданчык ясаттым. Драмтүгәрәкне укытучылар җитәкләде.  Механизаторлар хәзерләү түгәрәге Закир Ибраһимов кулында. Мотоцикл йөртүчеләр түгәрәген Миннәхмәт Мотыйгуллин алып барды. (Авылда мотоцикллы кешеләр күп, берсенең дә правосы юк. Мамадышка барып укып йөрергә вакытлары тар. ДОСААФ аша барысын да праволы иттек.) Эш гел уңайдан китте. Кичләрен яшьләрдән дежурный куйдык. Клубны алар ача. Һәр көнгә төзелгән эш планы язылып эленгән, шуның буенча мәш киләбез. Беркөнне районга республикадан журналист килгән дә, безнең клубка кергән. Анда эш гөрли. “Сезнең хуҗагыз, башлыгыгыз кем, ул кая?”–дип сорашкач, аңа минем турыда аңлатканнар. Мин ул көнне өйдә юк идем. Бу иптәш Казанга кайтып, мәдәният министрлыгына кереп: “Мин бик кызык, олы ачыш,”– күрдем дип, безнең клуб турында сөйләгән. Алар фотограф ияртеп, журналистны безгә кире җибәргәннәр. Прессаны мин каршыладым. Озак та үтмәде мәдәният хезмәткәрләренең республика гыйльми конференциясе булды. Мине дә чакырдылар. Казанда Галимнәр йортында үтте бу чара. Өстәге фойеда бер урында кешеләр бик күп җыелган. Барып карасам, безнең клуб турында фотокүргәзмә ясаганнар. Иске Комазан клубы коммунизмда аяк салындырып утыра. “Яшь үсентеләр” дип исемләнгән бу фоторәсемнәр шул күргәзмәдә бар иде.

 Мине телевизорга төшерделәр, радиога чыгыш ясаттылар. Олы җитәкчеләр белән аралаштым. Өстемдә телогрейка, эш киемнәре иде, ярый кесәдә товар алып кайтырга, дигән акча бар, тиз генә кибеткә кереп, алыштырырга туры килде. Өченче көндә мине сәхнәгә чыгарып, “Конференция батыры” дип таныштырып, сүз бирделәр. Безнең клуб эше турында рус һәм татар телләрендә брошюралар чыгардылар. Шул 1963нче елны мине партия өлкә комитетының идеология пленумына чакырып чыгыш ясаттылар. Югары Совет, партия өлкә комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Клубыбызга урындыклар, драмтүгәрәк өчен киемнәр бирделәр. Эш гөрләде. Хезмәтемне республика күләмендә танулары шәп, ә авылдашларым рәхмәте минем өчен иң зур бәхет иде.

×××

“70тә дә егет булып калыйк!”– дигән шигыре бар Вахит Галиевның. 92дә дә җегетнең җегете әле Аксакал! Үз иленең пәйгамбәре...

Алсу Дияр

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 8 сентября 2019 - 20:09
    Без имени
    Вахит абый ! Мин Натый кызы Маржый Сезгэ озын гомер таза сау булуыгызны телэп калам Сезнен кебек кешелэр кубрэк булса инде куптэн коммунизм тозгэн булыр идек!