Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш кызлары колагына

“Ишетмәдек“, “Белмәдек“, - дип әйтмәгез, хәзер үк хәстәрен күрә башлагыз!

“Ак калфак” укучы кызлар премиясе нигезләмәсе

 

Гомуми нигезләмә

Әлеге нигезләмә “Ак калфак” укучы кызлар премиясен оештыру тәртибен һәм шартларын билгели.

 

Максат һәм бурычлар

 

– халкыбызның тарихын өйрәнү;

– рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;

– укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру;

– алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.

 

Оештыручылар

 

Бөтендөнья татар конгрессы; 

«Ак калфак»  Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы.

 

Премиягә дәгъва кылучылар

 

Премиягә  урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кыз балалар (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талибәләр дә) дәгъва кыла ала.

 

Катнашу тәртибе һәм шартлары

 

Премиягә дәгъва кылучылар арасында конкурс ике этапта уздырыла.

I этап – сайлап алу туры. Укучылар 25 февральгә кадәр ak.kalfak@mail.ru электрон адресына заявка, эссе һәм электрон портфолиоларын җибәрә.

Эссе өчен таләпләр:

– темасы: “Мин – милләтемнең киләчәге”;

– күләме: 4000 билгедән артмаска тиеш (А4 форматында, 14 шрифты белән 2–2,5 бит чамасы);

– эчтәлеге: укучылар үзләренең бүгенге тәҗрибәләре, уңышлары аша милләтнең киләчәген күзалларга; ни өчен нәкъ менә бу укучы премиягә лаеклы икәнен тулысынча ачыкларга тиеш.

 

Электрон портфолио: төрле өлкәдә (уку, иҗат, иҗтимагый активлык, фәнни эзләнүләр)  ирешкән уңышларын күрсәтә торган документлар (диплом, мактау кәгазе, рәхмәт хаты, мәкаләләр һ.б.) җыентыгы. Аларны хатка pdf яки jpg форматында йөкләргә кирәк. Документларның саны 10 нан артмаска тиеш.

 

 

 

Заявка:

Исеме, фамилиясе, әтисенең исеме

Яшәү урыны

Мәктәп, сыйныф

Җитәкче яки укытучы исеме

Элемтә өчен телефон номеры, электрон адресы

 

II этап – җанлы әңгәмә. Сайлап алу турын узган укучылар арасында 22 март көнне жюри әгъзалары белән җанлы аралашу уздырыла. Катнашучыларның тышкы кыяфәте, сөйләме, фикерләү сәләте, үз-үзен тотышы, кул эшләре (үз куллары белән эшләнгән) игътибарга алыначак.

 

Йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

 

Җиңүчеләр 25 апрель көнне Казан шәһәрендә үтәчәк татар хатын-кызлары корылтаенда игълан ителә. Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары “Ак калфак” премиясенең гран-при иясен һәм алты лауреатын билгели. Җиңүчеләргә “Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев