Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш халкының бакчалары нинди хәлдә?

Җәй айлары җитүгә шәһәр халкы бакчага күченеп китә. Җиләк-җимеш үстерү өчен кулай вариант бит. Ә Мамадышта бакчалар нинди хәлдә икән? Без дә моны ачыкларга булдык. "Биредә кешеләрнең күптәннән күренгәне юк. Кайвакыт җиләк җыярга килгәннәре генә очрап куя", - дип белдерде бердәнбер бакча караучы Петр Ямашев. Чыннан да, кайчандыр рәт-рәт утырган...

Җәй айлары җитүгә шәһәр халкы бакчага күченеп китә. Җиләк-җимеш үстерү өчен кулай вариант бит. Ә Мамадышта бакчалар нинди хәлдә икән? Без дә моны ачыкларга булдык.

"Биредә кешеләрнең күптәннән күренгәне юк. Кайвакыт җиләк җыярга килгәннәре генә очрап куя", - дип белдерде бердәнбер бакча караучы Петр Ямашев. Чыннан да, кайчандыр рәт-рәт утырган кечкенә өйләр җимерек хәлгә килгәннәр. Ташландык бакчаларда исә хәзер чия белән юл кырыенда үсеп утыручы җир җиләгеннән кала, бер әйбер дә юк.

IMG_9251.JPG

- Кешеләр инде бакчаларын ташлады, бу урамда да, башкасында да беркемне дә очратып булмый. Үзем әле бакчаны ташларга дип уйламыйм. Бәрәңге үстерергә дә ярап куя бит, кибеттән дә аласы булмый, - диде бакчачы.

Петр Ямашев бакчасында бәрәңгедән кала башка яшелчә утыртмый да икән. Тормыш иптәше белән алар мотоциклда җилдереп, чүп утап, печән чабырга еш килеп китәләр икән бирегә. Элек кишер, суган үстергәндә махсус су алу җайланмасы да булган. Ә кайчандыр кечкенә куак булып утырган алмагачларның, хәзер инде тәмле алмаларын ашарга мөмкин.

IMG_9254.JPG

Ямашевларның территориясендә ике кечкенә өй урнашкан, берсе улыныкы икән. "Бакчаны әле ташларга җыенмыйм, киләчәктә улым белән ике өйгә дә ремонт ясарга исәп", - ди ул. Нократ елгасы да биредә ерак түгел. Бераз баруга матур яр буена килеп чыгасың.

Элек бакча булган урыннарда, хәзер яңа йортлар төзи башлаганнар. Күпмедер вакыттан соң аларның саны күбәеп, Мамадышыбызның территориясе матур йортлар белән киңәергә охшап тора.

Алина Юнусова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев