Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш “Җиңгәчәйләр“е – “Крутушка“да

26 августта Дүсмәт авылының "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле 9нчы "Крутушка" халыкара этник фестивалендә катнашты. - "Крутушка" - бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле, иркен урын булып чыкты. Анда кайлардан кемнәр генә килмәгән: фольклорчылар, кәсепчеләр, һөнәр осталары, сатучылар, тамашачылар күплегенә хәйран каласың. Барысы да бер-берсен нәрсәгә булса да өйрәтә, мастер - класслар -...

26 августта Дүсмәт авылының "Җиңгәчәйләр" фольклор ансамбле 9нчы "Крутушка" халыкара этник фестивалендә катнашты.

- "Крутушка" - бөтен кешегә дә рәхәт, күңелле, иркен урын булып чыкты. Анда кайлардан кемнәр генә килмәгән: фольклорчылар, кәсепчеләр, һөнәр осталары, сатучылар, тамашачылар күплегенә хәйран каласың. Барысы да бер-берсен нәрсәгә булса да өйрәтә, мастер - класслар - адым саен. Коллективыбыз белән ду китереп чыгыш ясадык, башка ансамбльләр белән аралаштык, әйлән-бәйлән уйнадык, керәшен җыр-биюләрен башкаларга да өйрәттек... Җәйнең соңгы көннәрендә рәхәтләнеп күңел ачып, бик тәэсирләнеп, дөньяны, башкаларны күреп, үзебезне күрсәтеп, керәшен мәдәниятен, Дүсмәтебезнең, Мамадышыбызның данын яклап кайттык әле бер. Шәп булды! - ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, аккомпаниаторы Виктор Спиридонов.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250