Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш бакчачысы февраль һәм март айларына нәрсәләр киңәш итә?

Бакчачының кызу эш вакыты кайчан башлана, дип уйлыйсыз? Февральдә! Халык гомер-гомергә борыч һәм баклажанны февральдә, ә помидорны март башында утырткан. 

Күп кенә яшелчәләр орлыкларын без үзебез әзерлибез. Көздән аларны марганцовка эремәсендә чыныктырабыз. Кибетләрдән һәм базардан яңа сортларын да сатып алабыз. Һәр яшелчәнең берничә төрен утыртырга тырышабыз. Аларның иртә, уртача срокларда һәм соң өлгерә торган сортлары була. Бөтен яшелчәләрне дә теплицага сыйдырып бетереп булмый. Шуңа күрә, ачык грунтка урта срокларда һәм соң өлгерә торганнарын чәчәбез. Кибеттә сатыла торган орлыкны игътибар белән сайларга кирәк.Яхшы орлык ике кат пакет эчендә була. Андый – икеләтелгән пакетта орлык яхшы саклана, тишелеше дә әйбәт була.

Чәчәр алдыннан ач һәм тук орлыкларны аерырга кирәк.  Бер бал кашыгы тозны ярты литр суга салып болгатам да орлыкларны шунда салам. Ач орлыклар шундук өскә калкып чыга. Төптә калганнарын алып, чиста суда чайкатам да, җилләтәм. Моны орлык чәчәсе көнне генә эшләргә кирәк. Орлыкны туфракка күпләп сипмим, ояга берне генә утыртам. Әгәр дә тишелеше начар булыр дип, шикләнсәм, икене салам. Икесе дә тишелсә, көчсезрәген, икенче яфрак чыгарганда, өзеп алам. Помидор да, борыч та, баклавжан да иркендә үсәргә тиеш: тартмада да, бакчада да. Куе булып үссә, үсемлек кояштан фотосинтез ала алмый. Ә алар өчен иң мөһиме – фотосинтез.

Рассаданы кар белән дә утырткалыйм. Орлыкларны төртеп чыкканнан соң, тигезләп туфрак сипкәч, өстенә 3-4 миллиметр тирәсе кар түшим. Кар суы краннан аккан суга караганда йомшаграк һәм файдалырак. Шуннан соң полиэтилен пакет каплап, кырыйларын кнопка белән эләктереп куям. Рассада өчен җылылык плюс 25-28 градус булган урын кулай.  Газ миче, торба тирәсенә дә куярга да мөмкин. Мондый шартларда рассадалар тизрәк тишелеп чыга. 3-4 данә шытым күренә башлады икән, якты урынга күчереп куярга кирәк. Әгәр бер тәүлеккә соңга калсагыз да, рассада сузылып үсә, файдалы булмый.

Рассада тишелеп чыккач та, аңа кирәксә-кирәкмәсә су коярга ярамый. Моның өчен аның дымлылыгын тикшерергә кирәк. Бу бик җиңел. Бер чеметем туфрак алып, аны бармак очы белән кысып карагыз. Ул таралып китсә, су сибәргә вакыт.  Таралмаса, су кирәкми. Рассадага кояш нуры да бик кирәк. Аларны лампа яктысында гына үстереп булмый. Кояш яктысын күргән үсемлек ныграк һәм турырак булып үсә. Кайберәүләр аларны, турайсын дип, икенче якка борып куя. Болай эшләү дә зыянлы. Үсемлек бер  генә халәттә торса, әйбәтрәк үсә.

Туфрак катып китмәсен өчен, кечкенә тырма белән, төпләрен йомшартып алу да файдалы. Бу вакытта тамырга кислород керә һәм үсентеләр юан булып үсә. Рассадада чакта ашламага ихтыяҗ юк. Ә менә чыныктыру турында онытырга ярамый.  Урам һавасы плюс 15 градуска җиткәч, тартмаларны верандага чыгарып, ярты көн тотып, кабат өйгә кертергә мөмкин.
 

Әгъзам НИЗАМОВ, Һәвәскәр бакчачы. Мамадыш шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киңәшләр февраль март

2
X