Нократ

Мамадыш бакча-сараеннан Кырым Бахчисараена сәяхәт

Кузгалдык сәфәргә! Әйдәгез, сез дә безнең белән!

Узган көз тәмамланып килгәндә: “Бакча-сарайда барыбер берни эшләп булмый,  әйдәгез,  Бахчисарайдагы Хан сараен күреп кайтабыз, Кырымда бәрхет сезоны башланды!“– дип, шаярып кына әйткән идеям юлдашларыма ошады. Алары кемнәр диген: инвалид коляскасында унлап чит илгә сәяхәт кылган батыр йөрәкле сеңлем Миләүшә һәм мин артыннан җир читенә китәргә, аның белән шалашта да яшәргә риза булган, 30 ел бергә гомер кичергән ирем Степан. Машинага кереп утырдык, новигатор: “Күк иярченнәре белән элемтә урнаштырылды!“ – диде дә, 2300 километр ераклыкны үлчәп куйды. Ике тәүлек дигәндә барып җитәчәкбез икән. Кузгалдык сәфәргә!  Әйдәгез, сез дә безнең белән!

Саумы, Кырым?!

Озын-озак юллар үтеп, ниһаять, без Краснодар краеның Азов диңгезе белән Кара диңгезне тоташтырып торучы Керчь бугазына килеп җиттек. Аның киңлеге 4-15 км кадәр, ә озынлыгы 45 км га җитә, тирәнлеге 18 метр, диләр. Ике як ярга әрле-бирле йөргән паромнарның чуты юк. Бугазны кичәргә теләүчеләрнең дә. Яр буенда портта чиратта утырабыз. Россиядәге иң зур гасыр  төзелеше – 19 километрга сузылган Кырым күперен төзү иң кызу фазасында. Сигез урында буе белән төзиләр икән аны. Коры җирдә дә, акваториядә дә автомобиль һәм тимер юл өчен булган өлешләргә субайлар сугыла, терәкләр куела. Аны тиздән ачарга планлаштыралар. Паром белән  диңгез кичү–үзе бер кызык маҗара. Без дә, машинабызны урнаштырып, өске палубага чыктык. Дулкында тирбәләбез. Тирә-юньдә нинди хозурлык, сулыш алулары иркен! Исәнме, Кара диңгез! Сине нигә кара дигәннәрдер, фирүзә төсендә ич синең суың. Бихисап корабльләр йөзә. Дельфиннар сикерешә. Акчарлаклар туй итә. Саумы, җир йөзендәге иң матур, серле хәзинәләр ярымутравы–Кырым республикасы! Синең шифалы климатың, искиткеч пейзажларың, бәхәсле тарихың, “кырылган”, тик бирешмәгән халкың, әкияттәгедәй крепость-сарайларың кемнәрне генә әсир итмәгән! Бетмәс-төкәнмәс яңалыкларыңны телевизордан көн саен ишетеп торабыз. Тик йөз тапкыр ишеткәнче,  бер күрүең яхшырак. Хәзер карый башлыйбыз. Көннәребез санаулы, анык кына маршрутыбыз да, барып керер кешебез дә юк. Аллага тапшырдык!

Керткән җиргә барабыз!

Керчьта артык юанасы итмәдек: антик Митридат тавы яныннан уздык, Осман империясе вакытында төзелгән Ени-кале крепостен карадык, аның хәрәбәләре өстенә басып, диңгезне тагын бер кат хәйран калып күзәтеп тордык та, янәшәдәге кибеткә кердек. Киштәләрдә нәкъ бездәге товарлар, бәяләре бераз артыграк. Моны кычкырып ук әйттем.

–Без Кырымның капкасы гына бит, товар элегрәк Украинадан иң ерак ноктага килеп җитә иде, хәзер теге як ярдан күмәртәләп керә дә, безне узып китеп, Симферопольгә бара, аннары гына әйләнеп кайта. Бәя тагын өстәлә. Без әле яңача яши генә башладык бит, барысы да яхшы булыр. Иң мөһиме – тынычлык! Минем, мәсәлән, балаларым, оныкларым Украинада калдылар, мин – монда. Эшлим, эшлим дә, ял итәргә алар янына барам. Бик шифалы гейзерлар бар, шунда коенгач, гел яшәреп китәсең. Моннан ерак түгел ул,–диде кибетче.

–Ә ничек барырга анда?

–Юк, Россия паспорты белән сезне анда Кырым ягыннан кертмиләр, материктан туры барсагыз, бәлки эләгерсез, безнең Украина паспорты да бар бит. 

Хмм, алай икән, ярар, без керткән җиргә таба юл тотыйк әле. Кырым – безнеке! Ә без – бөтен галәмгә яхшылык теләп йөрүче туристлар. Киттек, алга таба –Кырымның Көньяк яры буйлап!

Феодосиянең “атасы“

Грек колонистлары нигез салган Феодосия шәһәре “Алла биргән” дип тәрҗемә ителә икән. Анда без кичкырын килеп кердек, музейлар ябылыр вакыт җиткән иде инде. Сәяси вакыйгалар аркасында шушында иске генә мәдәният йортында адашып калган “Балавыз сыннар”  күргәзмәсенә эләктек. Дөньяның иң бөек шәхесләре белән кочаклашып фотоларга төштек, алар турында бик күп мәгълүматлар тыңладык. Шушы шәһәрдә туып-үскән, гомер кичергән рәссам Иван Айвазовский турында аеруча горурлык белән, озаклап сөйләде экскурсовод. Гаять киңкырлы, фидакарь шәхес булган икән бит ул! Илья култыгындагы курганнарда археологик казыну эшләре вакытында дусты белән безнең эрага кадәр IV гасырга караган хатын-кыз каберенә юлыгалар. Алтын хатын-кыз битлеге, алтын бизәнү әйберләре, этрусс вазасы ватыкларын Иван Константинович Петербургка җибәрә, табылдыклар Дәүләт Эрмитажы коллекциясендә бүген дә саклана. Ә хуҗа үзе: “Димәк, борынгы шәһәребез дә  нәкъ менә шушы урында булган, Феодосиябез искиткеч безнең!“ – дип куана.  Айвазовский үзенең бөтен табышын хәйриячелеккә тота торган булган. Кечкенә уезд шәһәренә су керткән, тимер юл суздырган, классик гимназия, китапханә, храмнар төзеткән, шәһәргә үзенең төп хәзинәсен – бәһаләп бетермәслек картиналары галереясын бүләк иткән... Аның теләсә кайсы ишеккә шакып, мәсьәләне уңай хәл итә алуы турында легендалар йөргән.  Алагаем проектлар өчен (авторы да еш кына үзе) бик зур элемтәләр һәм субсидияләр кирәк булган шул. Картның аларны ничек эзләп табуы турында фаразларга гына кала. Туган шәһәренең шушы Яр буенда йөргәндә каршы очраучылар барысы да,  аңа хөрмәт йөзеннән  эшләпәләрен салып, түбәнчелек белән баш ия торган булганнар. Айвазовскийга анда һәйкәл тора: палитра һәм пумаласын кулына тоткан  илһамланган рәссамнең карашы диңгезгә төбәлгән. “Феодосия - Айвазовскийга“ дигән язуы да бар. “Шәһәр атасын” соңгы юлга озатырга бөтен халык чыккан, бөтен шәһәрне әйләнгәннәр. Таврия губернясы тарихында андый мәрсиянең бүтән булганы юк, диләр. Инде гасырдан артык вакыт узса да, хәзер дә һәр карыш җир аның исеме белән бәйле монда, зурлаганнары сизелеп тора. Чын-чынлап, Феодосиянең “атасы” булган икән шул.

Судакта Саттар бабайларда

Караңгы төшеп килә. Бара алган кадәр ераграк барабыз әле бүген. Гомер-гомергә талантлы сәнгатькәрләрнең, язучыларның, рәссамнәрнең бердәм проектларын, яңалыкларын тормышка ашыручы бик кызыклы шәһәр – Коктебель яныннан узып киттек. Судак шәһәренә керүгә туктап торучы машинага сөяп куелган “ночлег” дигән язуга күз төште. Төн кунарга урын кирәк бит инде безгә. Яшел ода урамындагы һәр йортның капкасына диярлек “Торак бирәм“ дигән язу эленгән. Алар шулай туристларны фатирга кертеп көн күрәләр икән. Ишегалдында балалар чыр-чу килде, кемнәрдер безгә аңлаешлы телдә гөрләшеп сөйләштеләр, көлештеләр, тик бик арылган иде, баш мендәргә тиюгә, йокыга кителгән. Иртән кояш кыздыра башлады. Ачак тавы итәгендә утырган йортта диңгез шавы ишетелә. Торып, ишегалдына чыктым. Төрле регионнан алты машина тора. Бакчаның һәр карышында тәртип: 5-6 сутый җирдә  рәт-рәт помидор, чәчәкләр, агачлар, виноград үсеп утыра. Бәләкәй генә куакта асылынып торган дистәләгән кып-кызыл гранатны күргәч, исем китте. Чын микән, дип, кулым белән тоттым. Нәкъ шулвакыт артымда тавыш ишетелде:

–Бүген китәсез дә мени? Безнең Судак – бик борынгы, тарихи, кызыклы шәһәр, карар җир бик күп. Гендуизлар крепосте гына ни тора. Куныгыз тагын,–диде ул. Мин аны каравылчы - мазар, дип уйлаган идем, зур йортның хуҗасы, ишле гаилә башлыгы Саттар карт үзе булып чыкты. Гел уйламас җирдән, чеп-чи Кырым татарлары гаиләсендә кунак булдык шулай.

Ялта – бәхетлеләр шәһәреме

Ирексездән А.П.Чеховның “Дама с собачкой” хикәясе искә төште. 1898 ел. Ялта. Менә әкрен генә Анна Сергеевна фон Дидерис этен җитәкләп уза. Ә Дмитрий Дмитриевич Гуров аны күзли. 2017 ел. Бүген дә шул ук хәл.  Һәркем эт кочаклап, я җитәкләп йөри: әллә Чеховка тугрылык саклыйлар микән. Тукта, тукта, ә бу күренешне кайда күргән идем соң әле? Ә-ә-ә, искә төште: балачакта йоклый торган караватым янында чуклы келәм эленеп тора иде: шушындый шау чәчәкле үрмәле гөлле вазалар урнаштырылган колонналы баскычлардан озын итәкле күлмәкле дамалар төшеп бара. Кая, мин дә төшим әле баскычлардан, итәкләремне җилфердәтеп, без кемнән ким?! Паркта самшит, пальма, кипарис һәм мин танымый, исемен дә белми торган агачлар, ул чәчәкләр, ул чәчәкләр...  Яр буенда кызынучыларның чуты юк. Ай, ничек сагынган мине диңгез, кочаклап ук  алды! Күземне йомып ятам диңгез шавын тыңлап. Бу рәхәтлекне, тирә-юньдәге хушны алырлык манзараның гүзәллеген сүз белән генә тасвирлап бетереп булмый,  уңга-сулга черт тә черт фотога төшерәм. Эскәмиядә бомж йоклап утыра. Фотоаппаратымны аңа юнәлттем.

–Сезгә төшерергә әйбер беткәнме әллә! Хәзер үк сөртеп атыгыз пленкагызны, мыскыл итмәгез Ялтаны! – ди берәү. Өлкән яшьләрдәге эшләпәле матур гына зыялы бер ханым миңа чын-чынлап ачуланып маташа.

–Күрәм: сез – чын патриот! Ә сез шушы гүзәл шәһәрдә туып-үстегезме?–“тылмачым” Степан, килеп туган хәлне йомшартырга теләп, ханым янына ук барып утырды, сөйләштерә башлады. Менә сиңа: тумышы белән... Татарстанның Алексеевск районыннан булып чыкты апа. Күренекле галим Бутлеровның тумачасы да икән.

–Казанда, Урта Азиядә, Балтыйк буенда яшәргә туры килде. Өлкәнәйгән көнемдә Ялтада кечкенә генә йорт сатып алып яшим, балаларым Симферопольдә җай гына гомер кичереп яталар.  Яр буена еш килеп, шушылай диңгез һавасы сулап утырырга яратам. Казанны бик сагынам: анда әти-әниемнең кабере калды. Фатирымны әле күптән түгел генә саттым, кайтып та булмас инде хәзер, туган якка сәлам юллыйм сезнең арттан!–дип, хатирәләргә бирелеп алды ул. Менә бит ничек: шушы бәхет исе килгән искиткеч шәһәрдә яшәүче дә Казан, дип лаф орып утыра. Аңламассың бу дөньяны, кешеләрне. Кемнең күңелендә нәрсә...

Сикереп чыгарга җитешкән йөрәкне учлап, серпантин юллар буйлап алга таба барабыз да барабыз. Башәйләнгеч Ай-Петри тавы, Никита ботаника бакчасы; “Амфибия-кеше“, “Ун негр баласы“ дигән фильмнар төшерелгән “Карлыгач оясы“ замогы, мәһабәт Ливадия, Воронцов, князь Гагариннар сарайларын карап кына бетерерлекмени?! Төзи белгәннәр дә инде түлке! Алдыбызда – “Артек“! Монысына тукталмый булмый.

Гомер буе “артек”чы

Без бәләкәй чакта һәр баланың иң зур хыялы – Бөтенсоюз пионерлагере “Артек”ка эләгү иде. Алтынчы сыйныфны тәмамлаган җәйдә  мине шунда җибәрделәр. “Кипарисный”га эләктем. Отрядта СССРның 16 союздаш республикасыннан да балалар җыелган. Бөтенесе – отличниклар, активистлар. Искиткеч күңелле, мавыктыргыч, маҗаралы тормыш башланды. Һәр иртәдә быргы тавышы йокыдан уята, сикереп торып, диңгез буена зарядкага йөгерәбез, командада эшләргә өйрәнәбез, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәбез, спорт ярышларында катнашабыз, якын шәһәрләргә сәяхәт кылабыз, кичләрен учак янында  җырлашып утырабыз... Моннан сигез ел элек “Артек“ка шәхесне камилләштерү буенча семинарга барырга туры килде. Андагы ташландык биналарны,  хуҗасызлыкны күреп, елап җибәрә яздым. Кара диңгез ярындагы зәвыклы милекнең, балачакның якты хыяллар бишеге харап булуы бик кызганыч иде. Аллага шөкер, бүген хәл башкача: яңадан торгызалар “Артек“ны.  Булды, күңелем мәтәлчек атты!  “Эзләргә, табарга һәм беркайчан да бирешмәскә!” – дигән девизга гомер буе тугры кала “артек“чы. Алга, әйдәгез, тик алга киттек!

Коляскадагылар курорты

Саки шәһәрендә тукталган йорт хуҗабыз Нина Яковлевнаның үзенең кунакханә бизнесы бар. “70 яшемә үземә бүләк ясадым – челтәрләр белән нәкышлап агач йорт салдым”,  – ди. Көн саен иртән, велосипедына утырып, ашамлыклар кибетенә юл тота. Бик кунакчыл, мең дә берне белүче ханым: “Бик дөрес килгәнсез. Безнең Сакиның тозлы күлләре хәтта Израильнең Үле диңгезеннән дә яхшырак, җир астыннан бәргән суы, күл төбендәге ләме борын-борын заманнардан бирле бөтен дөньяга данлыклы. Мине ник болай яшь һәм дәртле,  дип уйлыйсыз: җәй саен күлдә ныклап дәваланам. Могҗиза булмый, димәгез: гомеремдә күпне күрдем:  йөри алмаучыларның үз аяклары белән кайтып киткәнен дә. Бер нәтиҗәсен белеп алсагыз, гел үземә килерсез әле,“ – диде. Бар инде дөньяда изге күңелле, игелекләр генә кылып яши торган кешеләр. Аллаһы Тәгалә аларга, башкалар белән бүлешә белгәннәре өчен, өстәп-өстәп бирәдер байлыкны. Саки – коляскадагылар өчен курорт шәһәр, монда алар өчен бөтен уңайлылыклар, дәвалау шартлары  тудырылган. Миләүшә академик Н.Н.Бурденко исемендәге санаторийга киләсе җәйдә барырга белешмәләр юнәтте. Данлыклы Евпаториягә дә барып кайттык. Ике шәһәр арасындагы диңгез култыгын аккошлар сырып алганнар. Миләүшә, шунда кофе сатучы машинадан  бер буханка ипи алып, аларны кулыннан ашатырга да кереште. Кош-киекнең телен белә бугай ул. Иске шәһәрнең “Мини - Израиль“ дип аталган урамында, Дәрвишләр бистәсендә, Дҗума-Дҗами мәчетендә, Никольский соборында да булдык. “Әйдәгез, әйләнмәле тәгәрмәчкә утырып иң биек ноктадан күзәтәбез!“ – диде Степан. Евпаториягә 2500 ел, ул үзенең исемен, җитәкчеләрен күпләп алыштырган шәһәр, диләр. Ышандык инде, ышандык. Кайтышлый, юл өстендәге  грек-скиф шәһәрчеге Кара Төбе музеенда шактый тоткарландык. Гидның: “Ерак түгел генә урнашкан Сасык күл янына ике тапкыр барып берәр сәгать һава суласагыз, ел буена калкансыман бизегезнең  кайда икәнен дә белмәссез!“ – дигән сүзе белән, шунда киттек. Кызыл төстәге күл күргән юк иде әле. Йодлы тозны табигый юл белән алалар. Исенә чыдарлык түгел, озак юанып булмады. Юл буенда малайлар, агачны дерелдәтә-дерелдәтә, нидер җыя.  Әчтерхан чикие! Ашыга-ашыга мин дә итәгемә тутырдым. Аның болай яшел капсула эчендә үскәнен белми идем. Машинада кул белән чистарта-чистарта барабыз, әче исе чыкты, кул, тырнак аслары көрән төскә керде. Нәрсә белән генә юып карамадык: бетми икән бит ул! “Фрайерны комсызлык харап итә!“–дип көлештек.

“Потемкин авыллары”

Юлда очраган җиләк-җимеш, виноград плантацияләрен, теплицаларны күргәч, күңел сөенә. Ташландык авылларны, фермаларны, эшкәртелмичә яткан басуларга карагач, икенче төрле уйлар биләп ала. Украина, мәгълүм хәлләрдән соң, Кырымга су бирми башлаган. Ярымутрауның аграр  секторы тулы бер тармактан – дөге үстерүдән мәхрүм. Терлекчелек, кошчылык, эфир майлары җитештерү дә куркыныч астында, ди. Үзен ашату гына түгел, башка өлкәләргә дә  продукция чыгара алырлык республика, тез чүккән җиреннән, әлегә торып баса алмый. Каян җыеп бетергәннәр бу совет заманасындагы техниканы?! Колхозлары да яши бугай. Безнең каршыга Потемкин авылларын корып куючы юк шул. Сүзенең туры килеп торуын кара син! Без әлеге гыйбарәнең туган җирләре буйлап җилдерәбез, ләбаса! Тарихны бераз искә төшерик, ничек әле: 1783нче елда  Кырым Россия тарафыннан яулап алына. Бу актны башкаруда князь Г.А. Потемкин  зур тырышлык күрсәтә һәм өлкә белән  идарә итү аңа тапшырыла. Аның кулы астында халык фәкыйрьлектә, мохтаҗлыкта һәм изү-җәберләүләр астында яши. 1787нчы елда Екатерина II үзенең күпсанлы яраннары, чит ил кешеләре белән Кырымга сәфәр кыла. Алар искиткеч манзараларга тап була: адым саен шәп йортлар, симез сыер көтүләре, көшел тулы амбарлар очрый, затлы киемле кешеләр төркеме сәламләп кала. Гөрләп чәчәк атучы өлкәдән канәгать Әби патша Потемкинны бүләкләргә күмә. Тик... ул узып китүгә, әлеге “авылны” ашыгыч рәвештә, барлык кешеләре, декорацияләре, мал-туары, ком тутырылган капчыклары  белән бергә, алар узарга тиешле яңа урынга күчергәннәр. “Күз буяу, начар, ямьсез, җитешсез, тиешсез якларны тышкы ялтыравык астына яшерү” кебегрәк мәгънәләрне аңлату өчен кулланыла бу гыйбарә. Бүген дә сәяси һәм икътисадый үзгәрешләр кичерә ярымутрау. Кырымда быел алты миллион кеше ял иткән. Берничә елдан ун миллион булачак, диләр. Совет заманасында әлеге чик үтелгән булган инде. Туризмны үстерү юнәлешендә эшләргә дә, эшләргә  әле.

Бахчисарайда

Ниһаять, без Бахчисарайның Иске шәһәрендә.  Гәрәйләр династиясе йортына кунакка кереп барабыз. Таш диварлары, торагы, җәйге бакчасы, мәчете, мунчасы, күзәтү манаралары, гаремы – Хан сараеның без кермәгән бер җире дә калмады. Күз явын алырлык берсеннән-берсе матур чәчәкләрнең, декоратив үсемлекләрнең исәбе-хисабы юк. Аңлашылды инде хәзер моның ник мондый исем йөрткәне. Менә бу ишек төбендәге олы чүлмәкләрдә Али-баба һәм кырык карак та посып утырганнардыр, мөгаен. Ханның кызлары бик укымышлы, зыялы, барысы да күренекле шагыйрәләр булганнар, ди, Башкисәр, вәхши, явыз Кырым-Гәрәйнең сөекле хатыны Диләрә Бикәч төрбәсе һәркемне уйга сала. Экскурсовод сөйли дә сөйли. Татарлар Польшага чираттагы яудан соң, сарайга бер гүзәл алып кайталар. Әсир кыз тулысынча аның  карамагында булса да, хан аңа үлеп гашыйк була, бүләкләргә күмә, хәтта никахлаша. Тик, газизләрен үтереп, туган җиреннән көчләп алып китүдән, сагынудан хәсрәткә баткан, йөрәге яралы кыз күз алдында сула. Аны ханның башка законлы хатыны үзенә чын көндәш күреп  үтерттергән, дигән версия дә бар. Рухы сынган хан сын ясаучыга үзенең хисләрен ташны елатып мәңгеләштерергә куша. “Аңа караган һәркем минем җанымның ничек елавын, бәргәләнүен тоярлык булсын!”–ди. Үзе дә сөйгән ярын  югалткан төрек скульпторы Омер аны аңлаган: салкын мәрмәргә яфраклар, кырыс яшьләр саркытучы күз, шик-шөбһәләр символы – әкәм-төкәм уйган. Тормыш, мәхәббәт, хакимлек итү, ялгызлык – барысы бергә үлчәүгә куелган да, кайгы касәсен тутыра. Адәм баласы гомер буе шулай яна-көя спираль буенча яшәвен дәвам итә дә, мәңгелеккә юл ала... 1820нчы елда бөек рус шагыйре Александр Пушкин кояшлы Кырымга  килеп, бу фонтанны озак күзәтеп утыра һәм үзенең данлыклы “Бахчисарай фонтаны“ поэмасын яза. Әсәр дә, әлеге фонтан да биниһая уңышка ирешәләр. Тирән мәгънәле фәлсәфи шедевр бүген дә бик күп сәнгать әһелләренә илһам бирә, аны күрергә килүчеләр бихисап. Парлы тере гөләп чәчкәләрен көн саен алыштырып торалар... Без дә, фәлсәфәләргә бирелеп, шактый озак утырдык анда.

Меңъеллыкка очыш

Монда кадәр килеп җиткәч, данлыклы мәгарә шәһәре Чуфут кале һәм кыяларга кертеп салынган Успения монастырена да кереп чыкмый булмый инде. Коеп яуган яңгыр астында җәяү киттек. Юлыбыз урман сукмаклары,  караимнар зираты, дәрвишләр тәкыясе, мөселманнар төрбәсе, Бөек Ватан сугышы вакытында мондагы госпитальдә үлгәннәрнең туганнар каберлеге аша узды.  “Меңъеллык юлында”  “вакыт машинасы” туктап калды. Бер караганда карлыгач оясын, икенчесендә котсыз караңгы авызны хәтерләткән шушы мәгарә тишекләрендә адәм баласы табигать стихиясе, дошманнар белән күзгә-күз очрашып, тырышып-тырмашып, зилзиләләргә каршы көрәшеп яшәгән, диген ә?! ...Һәм ислам динен кабул иткән!  Кырк-Ор кызы кара күзле, сылу гәүдәле, зирәк, гадел патшабикә Җаникә-Ханымның кыя читендәге дөрбәсендә: “Это гробница государыни Ненекеджан-Ханым, дочери Золотоординского хана Тохтамыша, скончавшейся месяца рамазана 841 года (март, 1438 г.)“,–дигән язу тора. Аның турында  легендаларның чуты юк. Башка кабилә егете белән никахлашканнан соң, әтисеннән куркып, хәләл җефете белән җитәкләшеп, кыядан түбән сикергәннәр, имеш.  Ә  чынында Җаникә бик озак һәм бәхетле яшәгән, 20 елдан артык ил белән идарә иткән, ул заманның мөселман хатын-кызлары өчен  башка сыймаслык гамәл кылган – 300 җайдагын ияртеп, Мәккәгә хаҗга барган. Серле, асылташлы, мәһабәт төрбәсенә Коръән аятьләре, хәдисләр уелган аның. “Этот мир есть жилище  суеты, будущая же жизнь вечна“,–дип русча да язып куйганнар... Шушы сүзләрне укыр өчен килдек микән әллә без монда?! Кулларымны канат итеп күтәреп, кыя кырына ук килеп бастым. Астагы упкынга таба карамыйм әле, әнә шушы каурый болытларга утырып йөзеп китәсе, очаркошлар, бөркетләр  белән зәңгәр күкне иңлисем килә. Әй-һәәәй-һәй-һәәәәәййй. Һәммәбезгә дә ике дөнья бәхете насыйп булсын... Упкыннар, мәгарәләр, кыялардан һәм күктән кайтаваз ишетелә: “Булсы-ы-ы-н!“

Алсу Дияр. 

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: