Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш автотранспортчылары халыкны кайгырта

Без автобусларда һаман арзанга йөрибез.

Кукмарага барган идем. Автобусларда билет бәяләре 24 сум икән. Мамадышта без 17 сумга йөрибез. Бездә билет бәяләре шулай түбән булгач, автобус водительләренә һәм кондукторларына нәрсә түлиләр икән соң? Рәйсә Вахитова, Мамадыш шәһәре.”

 

Әлеге мөрәҗәгатьне алгач, ТР Тарифлар буенча комитетының Интернеттагы сайтына кереп, республикадагы башка төбәкләрнең шәһәр, бистә, авыл маршрутлары автобуслары тарифлары белән дә кызыксындык. Дөрестән дә, гаҗәеп парадокс һәм чуарлык килеп чыга. Казанда – 27-30, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда – 22, Яшел үзәндә – 20, Арчада, Актанышта, Бөгелмәдә, Зәйдә, Теләчедә – 18 сум. Кукмарага Казан шәһәренең 1нче автотранспорт предприятиесе хезмәт күрсәтә икән. Шуңа күрә алардагы тарифлар да Казандагыга якынрак.

 

Мамадышта шәһәр маршрутларындагы автобусларда йөрү бәяләре моннан дүрт ел чамасы элек 15тән 17 сумга күтәрелгән иде. Дөрестән дә, Мамадыштагы маршрут автобусларының билет бәяләре Татарстанда иң арзаннардан исәпләнә. Ә бит бензин, зәңгәр ягулык, электр энергиясе бәяләре ел саен артып торалар.

 

–Безнең метан газында йөрүче автобуслар 2014нче елда кайтканнар иде. Ул вакытта метанның 1 кубометры 8 сум торды. Ә бүген 16 сум 20 тиен түлибез. Запас частьлар бәяләре күбрәккә арттылар. Чыгымнарыбыз ел саен үсә бара. Республика Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгында узган соңгы киңәшмәдә бөтен районнарның автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре дә билетларның тарифларын күтәрмичә булмый, диделәр. Казанда 40 сумга кадәр күтәрмәкче булалар. Безнең дә чыгымнар белән керемнәрне чагыштырып карасаң, предприятиебез перспективага эшләсен өчен, шәһәр маршрутларындагы автобусларның билет бәяләре һич югында 20 сум булуы зарур, – ди Мамадышны маршрут автобуслары белән тәэмин итүче “Транспорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Радик Сибгатуллин.

 

Пандемия шәһәребезнең пассажирлар йөртү тармагына аеруча кырын суккан.

–Поликлиниканың халыкны кабул итми башлавы. Мәктәпләрнең онлайн режимда укытуга күчүләре, балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә калу, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә аптекаларга һәм кибетләргә чыгарга да рөхсәт ителмәү пассажирлар агымын бик күпкә киметте. Апрель аенда керем ун процентка гына калган иде. Кече бизнеска ярдәм булмаса, ябылырга мәҗбүр була идек. Эшләүчеләр санына карап ике айга минималь хезмәт хакы күләмендә ярдәм күрсәтүләре коткарды, – ди җәмгыятьнең баш бухгалтеры Тәнзилә Галимова.

 

Мәгариф учреждениеләренең дә автобуслары алар карамагында бит әле. Аларның шоферлары апрель аеннан рейска чыгудан туктадылар. Ә хезмәт хакын аларга да түләп барырга кирәк.

 

Быелның беренче яртыеллыгында җәмгыятьнең керемнәре узган елның шул чоры белән чагыштыргының 51, пассажирлар әйләнеше – 47 процентын гына тәшкил иткән. 4 миллион 718 мең 960 сумлык зыянга эшләгәннәр. Бүген дә, пандемия режимы йомшартылганнан соң да, былтырга көнлек керемнәренең 60-70 проценты гына кереп бара әле. Предприятиедә әлеге материалны әзерләгән чакта, бухгалтерия хезмәткәрләре белән махсус исәпләп чыгардык: шәһәр автобусларының эшчәнлекләре бүген уңай рентабллелек белән чыксын, ягьни предприятие перспективага эшләсен, водительләр һәм кондукторлар әйбәт хезмәт хакы алсыннар өчен, Мамадышта билет бәяләре 36 сум 34 тиен булырга тиеш. Әмма бу – Мамадыш обывателе бер вакытта да кабул итә алмый торган сумма. Ә автотранспортчылар үзләре тарифның һич югында 20 сумга кадәр күтәрелүен күрү турында өметләнәләр һәм хыялланалар.

 

Бүгенге көндә бездә ул 17 сум. Предприятедә чыгымнар структурасы нинди соң? Аның 23 процентын водительләрнең һәм кондукторларның хезмәт хаклары алып тора. Аларның хезмәт хаклары айлык акча керемнәренә карап процентлардан формалаша һәм 13 меңнән 23 мең сумга кадәр чыга. 12 проценты – ягулык, 10 проценты – запас частьлар, 23 проценты техниканың аммортизациясе чыгымнары. Гомум җитештерү, ярдәмче, гомум хуҗалык чыгымнары, салымнар да бар бит әле.

 

Мамадышның шәһәр маршруты тарифын республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты раслый. Ә аңарчы монополиягә каршы федераль хезмәттә дә тикшерү уза әле. Шуңа күрә без шәһәрдәшләребезне иртәгә тарифлар күтәреләчәк, дип пошаманга төшерергә тырышмыйбыз. Ул тиз генә булмаячак әле. Әмма, башка шәһәрләрдә күтәрелә барганда, бездә генә калмастыр.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Автобус Мамадыш тариф