Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Мамадыш ТВ” Франциядә күрсәтә

Район газетасын хәзер Канадада да укыйлар, ә җирле телевидение тапшыруларын Франция һәм Польшада яшәүчеләр карый. Биредә сүз интернет аудитория хакында бара. Алдагы материал Мамадыш районының ММЧ сайты белән таныш булмаганнар өчен әзерләнде. 2011нче елның август азагында җирле журналистлар интернет киңлекләренә чыктылар. Бу рәвешле телевидение тапшыруларын карый алмаучылар, радионы ишетә алмаучылар...

Район газетасын хәзер Канадада да укыйлар, ә җирле телевидение тапшыруларын Франция һәм Польшада яшәүчеләр карый. Биредә сүз интернет аудитория хакында бара. Алдагы материал Мамадыш районының ММЧ сайты белән таныш булмаганнар өчен әзерләнде.

2011нче елның август азагында җирле журналистлар интернет киңлекләренә чыктылар. Бу рәвешле телевидение тапшыруларын карый алмаучылар, радионы ишетә алмаучылар зур проблемадан котылды. Нократ-Вятка газеталарын да аңа гомердә дә язылып карамаганнар укый башлады. Иң кызык һәм актуаль материалларны безнең филиалның рәсми сайты тәкъдим итә. Бүген мәсәлән, аңа керүчеләр саны буенча яңа рекорд куелды. Тәүлек дәвамында коллективыбызның виртуаль мәгълүмат мәйданына 256 кеше кереп, алар меңгә якын материал белән танышканнар. Интернет аудиториядә район һәм күрше-тирә шәһәр халкы гына түгел, ә Франция, Чехия, Эстония, АКШ, Беларуссия, Польша, Латвиядә яшәүчеләр бар. Исемлекне Казахстан, Канада, Нидерландлылар дәвам итә. Укучыларның кайсы төбәктән керүе материалның эчтәлегенә бәйле. Мәсәлән, шушы араларда гына тамашачыга тәкъдим иткән Кытай татарлары хакындагы сюжет белән КНДРдан 41 кеше танышкан.
Сайтның беренче эшли башлаган көннәрендә ул хәзерге кебек үк популяр түгел иде әле. Ә бүген аның аша онлайн режимда җирле радиотапшыруларны тыңларга, газета яңалыкларын укырга, телевидение хәбәрләрен күрергә мөмкин. Биредә шулай ук һава торышы хакындагы мәгълүматны карарга, мәзәкләр укырга, теләк-тәкъдимнәреңне язарга, фикерләр калдырырга була. безнең адрес- мамадыш-рт.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X