Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мәскәү - Мамадыш иҗади күпере ныгый

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, эстрада йолдызы, композитор, "Ак Калфак " оешмасының Мәскәү каласы бүлеге, "Рух" продюсер үзәге , "Мәдинә" дип аталган рухи җырлар башкаручы төркем җитәкчесе Наилә Фатехова Татарстан буйлап хәйрия концертлары биреп йөри. Өлкәннәр көнендә район мәдәният йортында ясаган чыгышы шәһәрдәшләребезгә менә дигән бүләк булды. - "Мәдинә" ансамбле...

Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, эстрада йолдызы, композитор, "Ак Калфак " оешмасының Мәскәү каласы бүлеге, "Рух" продюсер үзәге , "Мәдинә" дип аталган рухи җырлар башкаручы төркем җитәкчесе Наилә Фатехова Татарстан буйлап хәйрия концертлары биреп йөри. Өлкәннәр көнендә район мәдәният йортында ясаган чыгышы шәһәрдәшләребезгә менә дигән бүләк булды.

IMG_9138.JPG

- "Мәдинә" ансамбле белән күп илләр-җирләр гиздек, татар-мөселман җырларын дөньяга таныттык, хәзер Казаныма, Татарстаныма илһам җыярга, газиз халкым белән очрашырга, дип кайттым. Сезнең бәя бик кыйммәт безгә! - дип башлап җибәрде ул концертын. Россия телевидениесендә " Шире круг" дип аталган тапшыруда русча җыр башкарып беренче чирканчык алуы; аннары шул ук тапшыруга икенче мәртәбә чакырганда инде татар җырын башкаруы; ләкин ул вакытта барыбер, алга таба татарча җырлармын, татар көйләре язырмын, дип башына да китереп карамавы; аннары Мәскәүдә Сәяр Хәбибуллин оештырган "Хыял" төркеме белән Россия буйлап кына түгел, Урта Азия якларында да күп чыгышлар ясаулары; композитор Хөсәен Куҗалиев белән очрашуны иҗат юлындагы бер табышы дип санавы (ул Габделҗаббар Кандалый сүзләренә Мәсгүдә Шәмсетдинова язган "Бер түземлек бирсен Алла" дигән җырга аранжировка ясап бирә); дини эчтәлектәге бу җырны Мәскәүнең иң зур стадионы - "Лужники"да узган бер концертта башкаргач, халыкның агурә басып алкышлавы; "Мәдинә" төркеме белән инде Иран, Йордания, Тунис, Марокко илләрен, Мәскәү асты шәһәрләрен йөреп чыгулары турында тәфсилләп сөйләде ул. Милли рухтагы "Без - татарлар!", "Без уяндык", "Бер күрешү - үзе бер гомер", "Татар генераллары", "Аэроплан",

IMG_9151.JPG

"Мең яшик" кебек дуслыкка, бердәмлеккә өндәгән, ватанпәрвәрлек хисләрен уяткан җырлары мамадышлылар күңеленә сары май булып ятты, берәүне дә битараф калдырмады. Әлеге җырларның авторы - күренекле якташыбыз, Арташта туып үскән, Мәскәүдә гомер иткән, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы, журналист, актив җәмәгать эшлеклесе, башкалабызның "Татар зыялылары клубын" оештыручы, Прагадагы "Азатлык" радиосы хәбәрчесе Нәзифә Кәримова. Ул соңгы елларда туган авылы Арташка өй салып, елның күп өлешен шунда илһам җыеп, иҗат итә. Аның әлеге кичәдә ясаган чыгышы концертка искиткеч матур бизәк булды, тагын да тирән мәгънә салды, тулыландырды. Авторның "Йолдызлар ява" дип исемләнгән яңа чыккан җыентыгындагы шигырьләрен тамашачылар йотлыгып тыңлады. Быелгы җәйдә язучының 70 яшьлек юбилеен авылдашлары онытылмаслык итеп үткәрделәр.

IMG_9173.JPG

17нче ноябрьдә юбилей кичәсе Мәскәүдә узачак. Иҗат төркеме район мәдәният бүлеге, Бөтендөнья Татар конгрессының җирле бүлекчәсе, "Ак калфак" оешмасы вәкилләренең үзләрен бик җылы каршы алулары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Мамадыш-Мәскәү арасында иҗади күпер тагын да ныгыды.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X