Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ләйсән Таишева 20 килограмм авырлыгыннан котылу серен чиште

Ләйсән Таишева инстаграмда үзенең ябыгу серләре белән бүлешкән.

Бала тапканнан соң Ләйсәннең 10 килограммы үзе киткән, ә тагын 10 килограммы белән җитди генә "көрәшергә" туры килгән аңа!
Ул рационындагы камыр ризыкларын, баллы әйберләрне, майонезларны бөтенләй "алып аткан" һәм карабодайга күчкән. Шулай ук пешкән тавык, зәйтүн мае белән болгатылган кыяр белән помидор салаты ашауга күчкән. Иртән суда пешкән солы боткасы һәм җиләк-җимеш ашаулар да, кичке алтыдн соң ашамый йөрүләр дә нечкәбилле булырга тулысынча ярдәм итмәгән.
Соңыннан ул дөрес туклану буенча тренер ярдәмендә шактый гына килограммнарыннан арынган.  Иртәнге аштагы солы боткасы янына киви белән грейпфрут өстәлгән, күбрәк балык ашый башлаган(минтай белән горбуша), шулай ук тавык, гарнирга - соры дөге белән карабодай ашауга күчкән ул. Алар барысы да суда, парда яки мичтә пешерелә. Тәмләткечләрдән диңгез тозы, кара борыч һәм лимон гына куллану шарт. Әлеге санап кителгән әйберләр менюдагы төп ризыклар, алар ике атна саен бераз гына үзгәртелә, нидер өстәлә, нидер менюдан алып атыла.
Әлбәттә, мондый диетаны тоту бер дә җиңелләрдән түгел, әмма элек яратып кия торган күлмәкләргә яңадан сыя башлау шатлыгы әлеге авырлыклар турында онытырга мәҗбүр итә.
– Иң мөһиме башларга кирәк: дөрес туклану + спорт  - могҗизалар тудыра, - ди 20 килограмм авырлыгыннан котылган Ләйсән.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/lysn-taisheva-20-kilogramm-avyrlygynnan-kotylu-seren-chishte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев