Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Әле дә Сез бар үрнәк алырлык!

1 октябрьдә илебез буенча Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Табигатьтә алтын көз хөкемлек иткән бу көннәрдә барлык җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алалар, төрледән-төрле чаралар уздыралар. Авырлыкларга бирешмичә, көчләрен кызганмыйча бу дөньяда күпме хезмәт куйган, игелекләр кылган әби-бабайларыбыз бүген дә бирешми. Туктаусыз үзгәреп торган дөньяда алар һаман иҗади сәләтләрен ачу, белемнәре һәм бай тәҗрибәләре белән уртаклашу мөмкинлеген эзлиләр һәм таба беләләр! Кайберләрнең яулаган уңышларына күз салгач: “Бел – безнекеләрне!“ – диясе килә.

Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал!

Халыкның, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрнең, компьютер белемен күтәрү - Россиядә мәгълүмати җәмгыять оештыруның төп бурычларыннан берсе.

  • Районда ТР Министрлар кабинеты тарафыннан расланган Татарстанда яшәүче эшләмәүче пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча программа уңышлы тормышка ашырыла. Шушы проект нигезендә, 2011нче елдан башлап, йөздән артык өченче буын вәкилен компьютерга өйрәтә алдык. Дәресләр шәһәребезнең академик Камил Вәлиев исемендәге икенче санлы лицееның компьютер классында үтә. 1нче октябрьдән яңа уку сезоны башлана, хәзер шуңа кандидатлар җыю белән шөгыльләнәбез, кызыксынучылар Пенсия Фонды идарәсенең җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсенә 3-25-12 яисә 89600816997 телефоны аша да мөрәҗәгать итә ала, - ди Россия Пенсионерлары Союзының республика бүлегенең Мамадыш районы буенча җитәкчесе Вәсимә Имамова. Өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү барлык дәүләт хезмәтләрен дә электрон алымга күчерүгә нигезләнгән. Хәзерге заман тормышында картларга нәтиҗәле ярдәм бары тик матди һәм медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Менә шуның өчен компьютер ликбезының төп максаты– ветераннарның үз көчләренә ышаныч тудыру, компьютер белән һәм Интернетта эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү һәм шул рәвешле аларга электрон почта буенча аралашу мөмкинлеге тудырып, мәгълүматлар мохитына юл ачу; законнар, медицина, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге мәгълүматлардан файдаланырга өйрәтү. Бу шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади сәләтләрен ачарга, аларга социумда һәм ялны оештыруда психологик яраклашу мөмкинлеге дә бирә. Проект хәйрия ярдәменә нигезләнгән булу сәбәпле, алар шушы берлек хисабына укыйлар. Мөмкинлектән файдаланырга ашыгыгыз!

Спорт – гомерлек юлдаш

Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, спортны гомерлек юлдашлары итеп сайлаган ветераннарыбыз шактый. Мәсәлән, Вәсимә Имамова, Хәнүзә Сәйфетдинова, Рәмзия Гәрәева, Габдуллаҗан Яхин, Владимир Бозин, Разин Вильданов, Вазыйх Садыйков, Валентина Чирская, Зоя Хохрева, Фирдәүсә Җиһаншина кебекләрнең, көмеш буын вәкилләренең лаеклы ялга чыккач та, гаять кызыклы тормыш алып бара алуларына иманнары камил. Алар ел саен “Өченче буын“ республика Спартакиадасында һәм башка спорт ярышларында актив катнашалар. Спортның җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс, катнаш эстафета, бөтен кеше катнашындагы гимнастика кебек төрләрендә сынатмыйлар һәм башкаларын да үз итәләр.

  • Бу проектның төп максаты – “Иң мөһиме – катнашу!“ – дигән Олимпиада принцибы нигезендә, тынгысыз кешеләрнең булдыклылык дәрәҗәсен мөмкин кадәр күбрәк күрсәтү. Спорт белән шөгыльләнүнең билгеле бер чикләре юк. Өлкән яшьтә бу мөмкин генә түгел, ә бик кирәк тә. Безнең “Өченче буын“ командасы моңа инанган. Өлкән буын зур хөрмәткә ия, һәм ул бүген үзенә аерым игътибар таләп итә. Өлкәннәр спорты җитәкчеләр тарафыннан да яклау тапсын иде.  Мәсьәләләрне бергәләп хәл иткәндә генә уңышка ирешергә мөмкин! - ди Вәсимә Имамова.

#япростоинстабабушка

Узган ялларда Түбән Кама шәһәрендә Халыкның барлык категорияләре өчен ГТО буенча физкультура - спорт комплексының җәйге бөтенроссия фестивалендә катнашкан Мамадыш командасы зур уңышлар яулап кайтты. Аның составында өлкәннәр данын 9-10-11нче баскычларда Вәсимә Имамова, Рәмзия Гәрәева, һәм Хәлим Сәлимов якладылар, өчесе дә ике километрга йөгерү, гәүдәне бөгү, идәннән этелү төрләре буенча ГТОның алтын билгесе нормативларын үтәделәр. Иң - иңнәрне бүләкләү тантанасы  декабрь аенда башкалабызның Корстон сәүдә - күңел ачу үзәгендә Президент тарафыннан башкарылачак. Анда бәлки безнең тынгы белмәс ветераннарны да чакырырлар дигән өмет зур.

Рәмзия Гәрәева турында аерым сүз. Инде шактыйдан лаеклы ялда булуына карамастан, ул әле һаман хезмәт вахтасында. Табибның алтын куллары мамадышлыларны энҗедәй тешләр белән тәэмин итә. Алты онык әбисе балалар белән кайларга гына бармый, ниләр генә эшләми. Ире белән ел саен чит илләргә сәяхәтләргә кузгала.

Комфортлы һәм күңелле булган урыннарны яратам. Узган ел аякларым авыртып, әз генә операциягә бармый калдым. Бубновский алымы белән мускулларны ныгытам, көн саен 30 минут йөгерү, чүгү белән шөгыльләнәм, 15 мең адым ясавымны телефоным теркәгәнче, туктамыйм. Сәламәтлек – үз кулыбызда, пенсионерлар ярышларда катнашырга курыкмасыннар, тагын да активрак булсыннар иде! – ди ул. Аның социаль челтәрләрдәге активлыгын, көн дәвамында башкарган эшләрен күреп таң калырлык.

“Спортның кайсы гына төре белән шөгыльләнә башласагыз да, нәтиҗә озак көттермәс. Әлбәттә яңадан яшь егет яисә кызга әверелмәссез, ә организмыгыз сезгә яңача сулыш алырга мөмкинлек тудырган өчен зур рәхмәтен барыбер белдерәчәк. Сезнең гәүдәгездә дәрт-дәрман ташып торачак, арка-аяклар сызламаячак, ә кәефегез көннән-көн күтәреләчәк! Иң мөһиме – тизрәк хәрәкәт итәргә тотыныгыз! Үзегез турында уйлый башлауга ук, үзгәрешләрне тоячаксыз! Барыбыз да – спортка! #третийвозраст #плавание #дворецводныхвидовспорта #стараязакалка #пенсионерырулят #гостиизгосдумы #союзпенсионеров #пенсионерыспортсмены #пенсионерымамадыша #душанестареет #люблюжизнь #люблюспорт “ – дип язып куйган ул анда. Менә ичмасам, үзе әйтмешли  #япростоинстабабушка бу! Сөбханалла, күз тимәсен.

Саулык-сәламәтлектә, дөньяга һәрчак шулай ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын, әби-бабайлар!

Друзья мои! Я каждый раз убеждаюсь, независимо от того, в каком мы возрасте, жить без спорта нельзя. Занятия любым видом спорта долго себя не заставит ждать. Конечно же вы не превратитесь в молодого красавца или красавицу, но ваш организм скажет вам огромное спасибо, за то,что вы дали ему зажить и задышать по новому. У вас появятся новые силы, бодрость во всем теле, вы перестанете замечать как болит спина или колени, а настроение с каждым днем будет все лучше и лучше. Главное начать, и чем скорее вы начнете думать о себе, тем быстрее вы увидите как изменились! Всем спорт! #третийвозраст #плавание #дворецводныхвидовспорта #стараязакалка #пенсионерырулят #гостиизгосдумы #союзпенсионеров #пенсионерыспортсмены #пенсионерымамадыша #душанестареет #люблюжизнь #люблюспорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев