Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

"Кызык икән": Мамадыш газетасы кемне шаккатырды

Мамадыш районы Уразбахты авылы кешеләренә зур рәхмәт белдерәм

Яратам мин үзем туып-үскән Уразбахтымны. Минем авылымны саклыйсым, кешеләренең төзек тормышта яшәгәннәрен күрәсем килә. Яратам мин авыл кешеләрен. Гади һәм ачык йөзле, тырыш һәм эшчән булганнары өчен яратам. Тагын бер үзенчәлеге бар авыл кешесенең – ул бүгенге үзгәргән дөньяга ничек тә яраклашырга тырыша, каршы бармый. Бу бәлки яхшы да түгелдер, әзрәк карышырга да кирәктер, әмма тарихи хәтер бугаздан тота шул...

Мин иртәнге сәгать тугызда почта бүлегенә килеп кергәндә утка, газга түләргә  Миннегөл Хәмитова, Гүзәлия Абдуллина  килгән иде.  Алар икесе дә газетабызны рәсмиләштерделәр. “Нократ“ газетабызны халыкка җиткерүдә ачык күңелле почта бүлеге  начальнигы Рузилә Гәрәева, хат ташучыбыз Зөлфия Сафинаның өлеше бик зур. Кайберәүләрне газетага язылырга үгетләргә дә кирәк булмады, ә кайберәүләргә аңлатырга кирәк булды. Мин барган көнне Мәүсия Абдуллина, Сания Ганиуллина, Инсаф Ганиуллин, Әлфия Шакирова, Сәгыйть Фазлыев, Хәдичә Ганиева, Ильяс Гыйбазов, Миләүшә Юнысова, Заһир Шакиров, Минневафа Сәгъдиева, Сария Хатыйпова, Равия Шәйхетдинова, Гөлнур апа белән Кәримулла абыйлар подписка рәсимләштерделәр. Рәхмәт Сезгә авылдашларым!

Өлкән буын район газетасыннан башка тора алмый. Пенсия акчасы күп түгел, әмма алар һәрчак җаен табарга тырышалар. Газета  килмәсә, борчылып шалтырата башлыйлар. Минем күршем укыр нәрсә юк дип язылмый иде, мин аңа “Нократ”ның берничә санын бирдем.

“Кызык икән”, – дип яңадан үзе миңа әйтеп языла башлады. 

Якты йөзле, тәмле телле Рузилә апа белән Зөлфиягә рәхмәтемнең иң зурсы.

 Без турыдан-туры халык белән эшлибез. Безнең тарафтан кызыксындыру була икән, халык, әлбәттә, язылачак. Дорфалык белән бернигә дә ирешеп булмый. Шушы авылда яшәгәч, аның халкын, холкын да биш бармагыңдай беләсең инде. Һәр эшне яратсаң гына башкарып була бит
аны. Шуңа да хезмәтеңне яратып башкару кирәк, – диделәр алар саубуллашканда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев