Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Кукуруз заманы килде

​​​​​​​Бүген районыбызның “АПК “Азык-төлек программасы“ җаваплылыгына чикләнгән җәмгыятенә кергән Урта Тәкәнеш басуында кукуруз үстерүгә һәм туфрак эшкәртү алымнарына багышланган искиткеч бай эчтәлекле республика семинары үткәрелде.

Анда Татарстанның барлык районнарыннан да вәкилләр җыелган иде. Кунаклар алдында галимнәр дә чыгыш ясады. “Бүген күрсәткән һәр алым – киләсе елны уңышлы итү өчен“, – диде республика премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ул басуларны химик препаратлар белән эшкәртү өчен эремә әзерләү комплексын булдыру чыгымнарының 60 проценты субсидияләнәчәген дә әйтеп узды. “Быел Татарстан хуҗалыкларында шундый 100 эремә коплексы ясарга мөмкинлек бар“, – диде ул.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукуруз Мамадыш семинар