Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Кукуруз игәргә Мамадышта өйрәнәләр

Бүген төбәгебездә авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрделәр.

“Терлекчелектә кукурузның роле. Бөртекле технология буенча кукуруз игү. Корнаж һәм силос әзерләү. АПК “Азык-төлек программасы” мисалында мөгезле эре терлекләрне ашату рационнары” темаларына республика күләмендә үткәрелгән чарага аграр ведомство башлыгы Марат Азат улы Җәббаров рәислек итте. Киңәшмәдә аның урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Тәлгать Таһирҗанов, ТР баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, җөмһүриятебез районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре, 150дән артык хуҗалык белгечләре, “Татагрохимсервис“ АҖ белгечләре, Белгород, Марий Эл, Чувашиядән дә кунаклар катнашты. Аларны районыбыз башлыгы Анатолий Иванов каршы алып, озатып йөрде.

Семинарның беренче өлеше Түбән Ушма авылы мәдәният йортында узды. Биредә искәртүләренчә, сыйфатлы орлык алуны кайгыртучы һәм агротехник таләпләрне үтәгән хуҗалыклар гына кукуруздан югары уңыш җыеп ала.

–Кукуруздан гарантияле уңыш җыеп алу өчен хуҗалыклар берничә төп шартны үтәргә тиеш: бүгенге гибридларның иң сыйфатлы орлыкларын сатып алырга һәм тиешле төбәктә бу культураны игүнең барлык агротехник таләпләрен үтәргә, – дип ассызыклады аграр белгечләр.

ТР премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров искәртүенчә, семинарда күрсәтелгән һәр алым киләчәк уңышны формалаштыруда зур роль уйнаячак. Алга таба республикада кукуруз игүгә бәйле зур перспективалар күздә тотыла.

–Игенчеләр алдында мөһим бурыч тора – алдагы елларга бу авыл хуҗалыгы культурасын чәчү мәйданын тагын да арттырырга. Шулай булганда, кукуруз җитештерү күләмнәре дә артыграк булачак, – дип сөйләде аграр ведомство башлыгы.

Эшлекле сөйләшүнең икенче өлеше АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятенең Югары Ушма авылы янәшәсендәге кукуруз басуында дәвам итте. Хуҗалыкта кукуруз ел саен берничә мең гектарда игелә. Быел аны бөртеккә 6000 гектардан артык үстерделәр.

–Кукуруз культурасын игүебез юкка гына түгел, чөнки кукуруз – сөтне иң күп төшерүче культура, ул маллар рационында бик кыйммәтле урын алып тора, – диде АПК “Азык-төлек программасы” җәмгыятенең баш агрономы Әлфәт Талипов.

Семинарда туфракны төрле агрегатлар белән эшкәртү алымнары да күрсәтелде.

 

Николай Михайлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев