Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Кряшен чибяре - 2018” Алиса Исакова беренче концертын куйды

“Яраткан авылдашларны Халыклар бердәмлеге көне һәм барлык көзге бәйрәм белән котлап һәм мәшәкатьләрдән бераз аралап, ял кичәсе оештырдык,” – ди Алиса

4 ноябрь кичендә Дүсмәт авылы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. “Кряшен чибяре – 2018” титулына ия булган Алиса Исакова беренче сольный концертын тәкъдим итте.

“Җырлап яшәр чагым” дип аталган концерт программасы, җыр-биюләр, кызык тамашаларны үз эченә алды. Чарада, шулай ук, Алисаның иҗатташ дуслары һәм “Җиңгәчәйләр” халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясады. Концертны авыл мәдәният йорты җитәкчеләре белән берлектә әзерләгән.

Алга таба да иҗади уңышлар сиңа, Алиса!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев