Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш мәдрәсәсендә "Коръән-Аллаһ бүләге" дип исемләнгән районкүләм Коръән уку бәйгесе узды

Коръән – Исламның төп чыганагы. Коръән – Аллаһ Тәгаләнең сүзедер.

Коръәни-Кәрим – пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Җәбраил фәрештә аша егерме өч ел буе иңдерелгән Изге Китаптыр. Бу – алдан күрүнең мәңгелек шаһиты, һәм аннан алда булган Изге язмаларның биниһая хак игелекләрен раслаган, Аллаһ Тәгаләнең соңгы кануннарын җирдә урнаштыра барган соңгы илаһи Сүзедер. “Коръән уку ике төрле була. Берсе – үзең өчен, икенчесе – кеше үтенгәне өчен. Коръән укучыга – бер хәрефкә 10 савап, тыңлаучыга – бер хәрефкә бер савап. Коръәнне өйрәнгәндә азапланып укучыга савап икеләтә булыр“, – дигән хәдис тә бар.

28нче апрель көнне Мамадыш мәдрәсәсендә "Коръән-Аллаһ бүләге" дип исемләнгән районкүләм Коръән уку бәйгесе булып узды. Бәйге ике номинациядән торды. Беренче номинация: Коръәннең 30нчы җүзен яттан сөйләү һәм Бәкара сүрәсен уку. Икенче номинация: бөтен Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән уку. Катнашучыларның яшь категориясе 6 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар, 13 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк зурлар төркеменә бүленде. Жюри ясаган нәтиҗәләр буенча, 6 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар арасында беренче номинациядә беренче урынныТаһир Хәбибуллин, икенче урынныАлмаз Шәйхетдинов, өченче урынны Ислам Рамазанов яуладылар. 13 яшьтән 18 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында бер урын гына билгеләнде, беренче урынга Илмар Бикинин лаек булды, 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында Шәймөхәммәд Гасыймов – беренче, Ибраһим Исмәгыйловикенче, Рафис Гасыймов өченче урынны яуладылар. Икенче номинациягә килгәндә, 6 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар арасында ике урын билгеләнде :беренче урынга – Алмаз Шәйхетдинов, икенче урынга Ислам Рамазанов лаек дип табылдылар, 13 яшьтән 18 яшьтәге яшүсмерләр арасында шулай ук Илмар Бикинин беренче урын яулады, 18 яшь һәм аннан өлкәннәр арасында беренче урынныИлдус Ахунов, икенче урынны Мирзәхмәт Хәйдәров,өченче урынны Рамил Нургалиев яулады. Шул ук номинациядәге бәйге безнең гүзәл затларыбыз хатын-кызлар арасында да узды.

Шулай ук мәртәбәле жюри рәисләре ясаган нәтиҗә буенча икенче номинациядә 18 яшь һәм аннан өлкәннәр арасында беренче урынга – Роза Сәгыйтова, икенче урынгаГөлфия Шаһинурова, өченче урынга Розалия Хуҗиева лаек булдылар, 6 яшьтән 12 яшьлекләр арасында беренче урынга Мәрьям Хәбибуллина лаек булды, 13-18 яшьлекләр арасында беренче урынга Алсу Шәйхетдинова, икенче урынгаМәрьям Рамазанова, өченче урынга Алинә Тарасова лаек булдылар., ә Коръәннне яттан сөйләү номинациясендә 6 яшьтән 12 яшьлекләр арасында беренче урынныМәрьям Хәбибуллина, икенче урынныХаҗәр Хәбибуллина, өченче урынны Розалина Шакирова яулады. 13 яшьтән 18 яшькә кадәр үсмерләр арасында беренче урынгаАлсу Шәйхетдинова, икенче урынгаАлинә Тарасова, өченче урынга Мәрьям Рамазанова лаек булдылар, өлкәннәр арасында ягъни 18 яшь һәм аннан өлкәннәр арасында, беренче урынныГөлназ Шаһинурова, икенче урынныЛилия Талипова, өченче урынны Гүзәл Ибрагимова яулады. Бәйге бәйрәм табыны артында төгәлләнде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X