Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Хатын-кыз эше түгел

Син үзеңне балаларың өчен үрнәк әтигә саныйсыңмы? Димәк, чит балалар өчен дә шундый әти була аласың. Бер көнгә генә булса да. Мамадышның әтиләр клубы әгъзалары моңа дәлил.

2017 елның май аенда Түбән Ка­мадагы парашют каланчасы яны­на 45 баладан торган Мамадыш «экспедициясе» килеп төшә. Алар барысы да 2нче лицей базасында оештырылган яшь десантчылар клубына йөриләр. Парашют белән сикерү идеясе клубның беренче көннәрендә үк туган була инде. Һәм менә әтиләр клубына йөрүче җирле десантчылар балалар хы­ялын тормышка ашырырга карар кыла. Каланчадан 2‑3 мәртәбә, хәт­та 5 тапкыр сикереп караучылар була. Малайлар да сикерә, кызлар да, запастагы десантчылар да. Монда алган тәэсирләр, хис-кичерешләр балалар хәтерендә ничек уелып калмасын, ди.

– Шулкадәр шатландык! – дип сөйли ВДВ һәм махсус бил­геләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Мамадышның академик К.Вәлиев исемендәге 2нче лицее укытучысы Рамил Сафин. – Юк, без балаларның үз әтиләрен тулысынча алыштырырга тырыш­мыйбыз. Ләкин барлык әтиләрнең дә балалары белән шөгыльләнер өчен буш вакыты булмаска мөмкин бит. Кайбер балалар тулы булмаган гаиләләрдә үсә. Син үз балаларыңа үрнәк әти булсаң да, кем өчендер тагын бер мәртәбә әти булып тора аласың. Бер генә көнгә булса да.

1-17

Һәм, мөгаен, Мамадыш балалары өчен мондый көннәр бер генә елга җыелмастыр.

Җәй көне – чатырлы лагерьлар, кышын – традицион кышкы балык тоту фестивале һәм республика чана фестивале. Автосервисларга, янгын частьларына, спорт турнирларына бару, Җиңү бәйрәме һәм ВДВ көне парадларында катнашу…

БАШТА ХОККЕЙ БУЛГАН

Мамадышта әтиләр клубын оеш­тыручы Айрат Шакиров турындагы көннән-көн популярлаша барган ролик меңнәрчә россиялене кузга­тып җибәрә: «Мине һәрвакыт үзе­нең комфорт зонасыннан чыгарга җөрьәт иткән кешеләр гаҗәплән­дерә. Алар кем өчендер нидер эшли, кыенлыкларга очраганда да төшен­келеккә бирелми…», «Һәр кеше ге­рой була ала, иң мөһиме – гел үзең турында гына уйламаска…», «Якташ, рәхмәт, ярый әле, синең кебекләр бар…», «Гаҗәеп һәм илһамландыр­гыч вакыйга!», «Шундый гади, әмма нәтиҗәле идея…»

Аның ике улы да – Азамат белән Салават – җитди рәвештә хоккей белән мавыга. 2014 елның мартында Айрат аларның берсен сборга озата барган. Яшь хоккей­чылар кортта үзләрен кечкенә гладиаторлар кебек – кыю һәм ышанычлы тота. Әмма Айратка бу сәяхәтнең икенче ягы – тор­мыш-көнкүреш белән бәйле асылы ачылып китә. Кечкенә спортчы өлкәннәр ярдәменнән башка ничек вак‑төяк керен юа, урын‑җирен төзәтә, душка керә? Ахыр чиктә, әти‑әнисе ко­чагыннан башка йокыга китә? Вакытлыча команданың кечкенә әгъзаларына «әти» булып торы­рга туры килә аңа:

– Мин аларга һич авырсын­мыйча булышып тордым. Өй­рәнгән эш бит. Акылым белән аңлыйм: ата-аналары эштә, яшәр өчен акча эшлиләр, ка­рьера ясыйлар. Һәр кеше дә, мөһим эшләрен ташлап, бала белән сборга чыгып китә алмый. Әмма мин әнә шулчакта бөтен барлыгым белән баланың нәкъ менә әтисе белән уртак эшләре булуы мөһим икәнлеген тойдым. Әнисе яисә әбисе сөйли алмаган­ны әтисеннән өйрәнергә тиеш ул.

ИРЛӘР ӨЧЕН ГЕНӘ КЛУБ

Шулай итеп, өч ел элек әтиләр клубының тарихы башланып китә. Шакиров ул чакта коррек­ция мәктәбендә педагог булып эшли. Бу хакта уйланучылар Мамадыш ир-атлары арасында тагын бар булып чыга.

– Миңа дусларым – ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзалары ярдәм итте. Алар ба­рысы да әтиләр клубына языл­ды. Шулай итеп, безнең «әтиләр хәрәкәте» көчле старт алды. Бүген клубта 80 гә якын кеше. Монда эшкуарлар да, спортчы­лар да, укытучылар да, янгын сүндерүчеләр дә бар. Без ба­лаларга үз белем-тәҗрибәбез­не җиткерергә әзер. Бүгенге көндә Мамадыш мәктәпләре­нең барлык классларында 3‑4 активист әти бар. Күбесенчә, алар – үзләренең «ирләрчә» тәҗрибәсе белән уртаклашы­рга теләгән кыз бала әтиләре. Икенчеләре – үзләре тулы бул­маган гаиләләрдә тәрбияләнгән һәм әтисез үсүнең ни икәнен белгән әтиләр. Мин үзем дә 10 яшемдә әтисез калдым һәм олы кешенең психологик һәм со­циаль халәте аның нәкъ менә балачакта әтисе белән үзара мөнәсәбәте моделеннән күчереп алынганлыгын аңлыйм. Безнең киләчәк уңышларыбызның кү­бесе әни белән ике арадагы тү­гел, ә әти белән уртак эшләребез нигезендә формалаша.

БАЛАЛАР, ГАИЛӘЛӘР, ХАТЫННАР…

– Барыннан да элек мин бала­ларны яратам, – ди Айрат. – Үзем белгәнне чит балага тапшыру да миңа бик җиңел. Иң мөһиме – балалар өчен файдасы булсын. Элегрәк кадак та кага белмәгән балалар өчен хәзер моны эшләү берни тормый. Үзара сөйләшер темалар да бар, алар өлкәннәр кебек фикерли. Теләсә кайсы эш барышында балаларда патри­отлык хисен үстерергә, олыларга һәм якын кешеләргә ихтирам тәрбияләргә тырышабыз. Дуслар белән бөтен көчне балаларны һәрьяклап үстерүгә юнәлтәбез. Минем улларымда бернинди көнчелек хисе юк, киресенчә, алар безнең дәресләргә үзләре дә теләп йөри һәм инде миңа чын өлкәннәрчә ярдәм дә итәләр. Гаиләбез әтиләр клубы булдыру идеясен башта ук аңлап, хуплап кабул итте, рәхмәт хатыныма. Югыйсә, аңлашылмаучанлык ки­леп чыгуы да мөмкин иде. Әмма барлык энтузиастларыбызның хатыннары – акыллы һәм ихти­рамга лаеклы ханымнар.

 

ӘТИЛӘР КЛУБЫНДА НИ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЛӘР? БАЛАЛАРНЫ НИЧЕК БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ?

1-23

Рафаэль Галиуллин, ветераннар һәм инвалидларның «Бастион» хәй­рия фонды рәисе, Россия десантчыла­рының үзәк советы әгъзасы:

– Балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә кирәк…

 

1-19

Никита Белобородов, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннары район иҗтимагый оеш­масының иң яшь әгъзасы:

– Баланы якыннары турында кайгыр­тырга, җавапка берни көтмичә, башка­ларга ярдәм итәргә өйрәтү мөһим…

 

1-21

Рамил Сафин, ВДВ һәм махсус бил­геләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Мамадышның академик К.Вәлиев исемендәге 2нче лицее укытучысы:

– Бар да бик гади. Балага күбрәк вакытны багышларга кирәк…

 

1-22

Рафаэль Әхтәриев, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы, эшкуар:

– Аларга ышанырга…

 

1-18

Виктор Лазутин, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы:

– Иң мөһиме – теләсә нинди очракта да үзеңне лаеклы тотарга өйрәтү…

 

1-25

Фәнил Гыйззәтуллин, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:

– Балага мөстәкыйльлек күрсәтергә комачауламаска һәм үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирергә…

 

1-24

Салават Гыймранов, Мамадышның академик К.Вәлиев исемендәге 2нче лицее директоры:

– Үзебезгә аларны аңларга өйрәнергә кирәк…

 

P.S.: Ярты ел элек Айратны Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлегенә эшкә чакырганнар. Педагогикадан түрәлеккә атлау – бер карасаң, шактый икеләнү тудырырдай пер­спективалар белән бәйле карар. Әмма ул үзенең карарын тыныч кына аңлата:

– Бездә ныклы команда тупланды, әтиләр клубының де­сантчылар белән дуслыгын күздә тотып әйтүем. Минемчә, бу очракта җәмәгать оешмасы һәм башкарма хакимиятнең көчен берләштерүдән тагын да тизрәк оешучы синергия балалар файдасына гына булачак. Һәм бу уртак тырышлык, һичшиксез, уңышлы булыр!

Автор: Алсу Троицкая / Фотограф: Александр Ефремов һәм Айрат Шакировның шәхси архивыннан

Источник: http://protatarstan.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев