Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Хан Кирмәндә кылынган дога

Борынгы Кирмәнчек җире, Изгеләр чишмәсе үзенә әйдәп, ымсындырып торуын дәвам итә.

Узган ел анда “Кирмән җыены“ гөрләп узган һәм әлеге күркәм бәйрәмне алга таба да дәвам итәргә сүз куешкан идек. Ләкин мәгълүм вәзгыять тормышка үз төзәтмәләрен кертте. Чикләүләр бетерелү, беренче мөмкинлек чыгу белән үк  районыбыз хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы  һәм туган як тарихын өйрәнү музее җитәкчелендә бер төркем бирегә сәяхәт кылды. 24нче август иртәсендә тирә-юнь шау-гөр килде.  Район хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова, туган як тарихын өйрәнү музее директоры Минзилә Садриева, Урта Кирмән урта  гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы, төбәк тарихчысы Ринат Хәйруллин, күренекле экскурсовод Гөләндәм Давыдова  чыгышлары берсеннән-берсе кызыклы, тирән эчтәлекле булды. Нурислам хәзрәт Газизов сөйләгән вәгазь җаннарны айкады. Җәмәгать, аңа ияреп,  өйлә намазын да биредә укыды. Табигать кочагында сый-нигъмәтләр тулы табын корылды.  Корбан итеннән махсус пешерелгән пылау, изгеләр чишмәсе суыннан куелган самавыр чәе тәннәргә шифа булып ятты. Рузалия Нәкыйповна түгәрәк өстәл артындагыларның барысына да дини китаплар өләште. Югары Сон фольклор коллективы тарафыннан әзерләнгән концертны да карагач, күңелләр тагын да мәтәлчек атты. Август аеның искиткеч матур көнендә  серле һәм могҗизалы Кирмән җирендә оештырылган бу чара һәркемгә  көч-куәт, дәрт өстәде. Рәхмәт сезгә тынгысыз “аккалфак“лылар, музей хезмәткәрләре ! Алга таба да очрашырга язсын!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X