Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Иртәдән үк зур активлык

Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар Мамадыш район мәдәният йортында урнашкан 1868нче сайлау участогында сәгать 7дән үк зур активлык белән башланып китте.

Иртәнге як булуга да карамастан, тавыш бирергә өлкәннәр дә, яшьләр дә килгән иде. Биредә тавыш бирү электрон юл белән башкарыла. Район мәдәният йортына килеп керүгә үк тавыш биреп карау өчен махсус җайланма да урнаштырылган.

 

Сайлауга килүчеләрне күңелле җырлар гына түгел, район мәдәният йорты каршында сәүдә палаткасы да каршы ала.

 

–Безнең участокта тавыш бирүгә килүчеләр ташкыны сәгать 10нардан соң агыла башлый иде. Бүген иртәдән үк сайлаучылар күпләп килә башладылар, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Рамис Давытов.

Биредәге участокта 1551 сайлаучы теркәлгән. Аларның 27се – беренче тапкыр тавыш бирәчәкләр.

–Аларга кечкенә генә бүләк тә әзерләдек, – ди участок сайлау комиссиясе секретаре Лира Абдуллина.

Сәгать 8 тулганчы аларның беренчесе – әти-әнисе Назилә һәм Рифат Фархуллинннар белән Гадел Фәрхуллин да тавыш бирергә килеп җитте. Аның туган көне 14нче февральдә булган. Бүгенге көндә Казан энергетика университетында укый. Сайлауда катнашу өчен Казаннан махсус кайткан.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау Мамадыш