Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Җирлек җитәкчелеге тырышлыгына таяк тыкмагыз

Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдларын дәвам итә. Чираттагысы Красная Горкага үткәрелде. Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина, вазыйфаларына керешүгә үк, командасы белән, җирлеккә кергән торак пунктларның төзеклеге, матурлыгы өчен көрәш башлаган иде. Татарстан һәм Россия күләмендә иң төзек авыл җирлеге дип табылулары бу юнәлештә башкарган эшләрнең нәтиҗәле...

Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдларын дәвам итә. Чираттагысы Красная Горкага үткәрелде.

Красная Горка авыл җирлеге башлыгы Вәлия Гыйззәтуллина, вазыйфаларына керешүгә үк, командасы белән, җирлеккә кергән торак пунктларның төзеклеге, матурлыгы өчен көрәш башлаган иде. Татарстан һәм Россия күләмендә иң төзек авыл җирлеге дип табылулары бу юнәлештә башкарган эшләрнең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Әмма "Бер калак дегет мичкәдәге балны пычрата," - диләр бит. Кызганычка каршы, кайбер үзәктән читтәге яшел хәтфә чирәмле матур урамнарны ямьсезләп торучы, капка төпләренә алып кайтып аударган комнарына төрле чүп үләннәр үскән шәхси хуҗалыклар һаман бар әле. Алар янәшәләрендәге, җәй җитүгә аллы-гөлле чәчәкләргә күмелүче йортларны да төссезлиләр.

Муниципаль район башкарма комитетының административ комиссиясе членнары һәм территориаль үсеш бүлеге баш белгече Айрат Әскәров составындагы комиссия җирлекнең Гагарин һәм Тау асты урамнарында булган иде. Зират турыннан борылып Гагарин урамына килеп керүгә үк безне капка төпләрендә ком өемнәре каршы ала башлады. 1нче санлы йорт капка төбендә берничә поддон блоклар тора. 3нче санлы йорт каршында-тимер торбалар, тимер-бетон араталыклар. 5нче йорт янында автомашина резиналары өелеп тора, өч машина ком кайтарып аударганнар. Урамның Козуля елгасы башындагы йорты янында да берничә поддон блоклар саклыйлар. 8нче санлы йортның капка төбендә дә-ком өеме. Ә икенче ягында - былтыр ук территориядән эттереп чыгарылган төзелеш калдыклары. Аның өстенә алабута үсеп чыккан булган инде. 19нчы йорт каршында - утыннар, ПГС өеме. Комиссия членнары рейд белән әлеге урамда былтыр да булганнар, берничә гаиләгә беркетмәләр төзелгән, административ чаралар күрелгән иде. Ул хуҗалыклар яны хәзер чиста. Ә башкалар, әнә шулай, йортлары янын төзелеш материаллары саклау мәйданчыгына әйләндергәннәр. Тау асты (Подгорный) урамында да байтак йортлар каршында тәртип урнаштырасы бар әле. Биредә безне 1нче санлы йорт каршында ук таш өеме каршы алды. Хуҗасы шәһәрдә яши икән. Урам халкы ул ташларның инде байтактан ук ятуын әйтте. 10нчы йорт каршындагы кечкенә генә ком өемен һәм дүрт-биш кочак иске такталарны җыештыру өчен авыл җирлеге вәкилләренең һәм административ комиссия членнарының килеп әйтүе кирәк булган. 12нче йорт капка төбендәге утын әрдәнәсе дә әлеге матур урамны ямьсезләп тора. Урамның аргы башында да җыештырып ишек алларына, бакча ягына кертәсе әйберләр бар әле.

Болар бөтенесе дә - авыл җирлеге җитәкчелеге тырышлыгына таяк тыгу. Ә бит урамнарда үрнәк алырлык хуҗалыклар бик күп. Капка төпләренә чәчәкләр утырталар, бала-чага җыелышып уйнасын өчен урыннар ясап куялар. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!

Төзелеш алып барасың икән, материалларны вакытлыча саклап тору өчен авыл җирлегеннән язмача рөхсәт алырга кирәклеген газетабызда ун ел язабыз инде. Кайберәүләр моны һаман белмәүләрен әйтәләр яки белмәмешкә салышалар. Әмма законны белмәү җаваплылыктан коткармый шул.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250