Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Иң шәп гармунчылар – Мамадышта!

“Уйна, дустым гармуныңны, син матур уйнатасың...“ 27нче октябрьдә республикабызның иң яхшы гармунчылары Мамадыш сәхнәсенә җыелган иде. Моңлы көйләр бәйрәме кайтавазы күңелләргә һаман тынгылык бирми. Көне буе гөрләгән Фәйзулла Туишев исемендәге смотр-бәйгесенең йомгаклау этабы һәм гала концерты беркемне дә битараф калдырмады. Нәтиҗәсе тагын да күркәм: районыбызның “Нократ бизәкләре” гармунчылар ансамбле гран-при ияләре дип табылды! Мактанып алырга җай чыгып тора...

Фестивальдә Татарстанның 27 районыннан җыелган 7 яшьтән 90 яшькә кадәрге аерым башкаручылар һәм ансамбльләр искиткеч уен үрнәкләре күрсәттеләр. Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 90 яшьлек Җәлил Хәсәнов гармуннарда уйнап кына калмый, аларны үз куллары белән ясый, бизи дә. Рәмис Ногманов (Апас) юлдашын кулыннан 57 ел төшермәгән булса, бәйгенең яшь уенчысы Ислам Кадыйров (Җәлил бистәсе) тальянында икенче елын гына уйный әле. Фестивальдә берничә ел рәттән призлы урыннар яулаучылар да бар. Мәсәлән, Илнур Мөбәрәкшин (Балык Бистәсе) 2008нче елдан бирле осталыгын күрсәтә. Саба егете Айнур Габделхаков күптән түгел генә Актаныш районында узган гармунчылар бәйгесендә ике номинациядә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Бу юлы да үз номинациясендә беренче дип табылды. 12 яшьлек Виталий Анисимов тамашачыда аеруча соклану хисләре уятты. Гармунчы, дигәч, күз алдына ир затлары гына килеп басса да, Флера Илзиева да алардан һич тә калышмый... Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге республика премияләре лауреаты, күренекле музыкант, виртуоз баянчы Владимир Федотов бәйрәмгә махсус кунак итеп чакырылган иде. (Ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең элекке башлап җырлаучысы, чыгышы районыбызның Урта Кирмән авылына барып тоташкан Флера Әгъләмованың ире дә. Юбиляр якташыбызны быел район сабантуенда зурлап тәбрикләделәр, алар анда да икәүләшеп халыкны хәйран иткәннәр иде.)

  • Беләсезме, кеше гармунда, я баянда уйнап җибәрсә аның күңеле күтәрелеп, сафланып китә, - дигән тәүге сүзләре үк алкышларга күмелде аның. Үзе рус булса да, мөкиббән китеп, татар баян сәнгате үрнәкләрен оста башкара, яңа әсәрләр яза, аларны бөтен дөньяга чыгара. Кайда гына булмасын, халык көйләрен туплый. “Баянның сихри моңнары” дип аталган җыентыгында Венециядәге карнавалны тоярга, грекларның саллылыгын һәм горурлыгын үзенә сыендырган бию көе “Сертаки”ны ишетергә, шулай ук дөньяны яулаган самба, фоксфорт бизәкләренә һәм башка аһәңнәргә дә сокланырга мөмкин. “Оркестр - кеше“ның чыгышы бәйгедә катнашучыларга, тамашачыларга зур бүләк булды. Чын йөрәктән агылган моңнарны тоярга бернинди киртә - чикләр дә юк шул... Жюри рәисе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе деканы, профессор Сәгыйть Хәбибуллин конкурстан ләззәт алуы хакында әйтте, оештырылу дәрәҗәсенә югары бәя бирде. Катнашкан барлык гармунчылар да истәлек бүләкләргә лаек булдылар. Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесенең 2018нче елгы гран-при ияләре дип Мамадыш районының “Нократ бизәкләре” төркеме игълан ителде! Афәрин!

Рөстәм Гыйниятов, Мамадыш районының “Нократ бизәкләре“ гармунчылар ансамбле җитәкчесе:

  • Әлеге конкурска без бик нык әзерләндек, репетицияләрне калдырмадык. Гармунчыларның иң күренекле фестиваленең йомгаклау этабын нәкъ менә безнең районда уздыру җилкәләребезгә зур җаваплылык өстәде. Әле фойеда да кунакларны, тамашачыларны каршылап, халыкның күңелен күтәреп, дәртләндереп, уйнадык та уйнадык... Барысы да безнең белән фотоларга төштеләр. Репертуарыбыз киң, гармунчыларыбыз башка милләтләрнең дә теләсә нинди көен тиз генә отып, иярергә сәләтле. Сәхнәдә татар көйләренә тезмә башкардык. Гран-при ук яуларбыз дип күз алдына китермәгән идек. Казаннан килгән профессорлар, мәртәбәле кешеләр алдында имтихан тоттык бит. Факт, факт булып кала: диплом-сертификатлар безнең кулда! (Аның акчасына ансамбльгә тагын бер гармун юнәтергә, дигән уртак фикергә килдек.) Хезмәтебезгә шундый олы бәя биргән өчен, зур рәхмәт, барыбыз да бәхет диңгезендә йөзәбез. Безнең егетләр эшкә тотынсамы?! (Көлә). Җыелма ансамблебез элек-электән үк җитди эшләп килә. Нигезен районыбызның иң күренекле, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра торган авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре тәшкил итә. 12 гармунчы. Соңгы елларда без тагын да бергә тупландык, бәйгеләрдә еш чыгыш ясыйбыз. Узган ел гына Башкортостаннан, Фатыйх Ихсанов исемендәге шушындый ук республика фестиваленнән беренчелекне яулап кайткан идек. Ел саен бергәләшеп башкалабызда Республика көнендә уза торган “Уйнагыз, гармуннар!“ фестивален шау-гөр китерәбез. Күрше районнардагы көндәшләребезнең дә нәрсәгә сәләтле икәнен яхшы беләбез. Уйлап карасаң, бу җиңү - тырышлык, бердәмлек, рухи күтәренкелек, осталык нәтиҗәсе. Мамадышлыларның булдыклылыгын тагын бер кат исбатладык. Егетләргә әйттем: алга таба тагын да тырышыбрак уйнарга, бөтен көчне куярга туры килә , чөнки безне әлеге мәртәбәле бәйгенең гран-при ияләре дип тә игълан итәчәкләр. Безнең гармунчылар командасы халыкка хезмәт итәргә һәрчак әзер!

Темага

Әлеге чараның төп сәбәпчесе - танылган гармунчы, татар һәм рус композиторлары әсәрләрен башкаручы Фәйзулла ага Туишев - гомере буена иҗади эшли – халык көйләрен эшкәртә, концерт гармуннарында уйнау өчен үзе дә әсәрләр яза. Аның утыздан артык җыр һәм маршлары бар. “Фәйзулла ага Туишев иҗаты зур дәрья, аның моңы – халкым гимны. Аның моңы ул мәхәббәт, аның моңы – олы нәсихәт” - дип язган Фатих Хөсни. Бүгенге көндә аның иҗатын өйрәнүчеләр, моңнарын дәвам иттерүчеләр күп. Халкыбызның бөек гармунчысы истәлегенә багышлап, Татарстанда Фәйзулла Туишев исемендәге республика гармунчылар смотр-бәйгесе 1988 елдан бирле үткәрелеп килә. Конкурс инструменталь традицияләрне саклау, башкаруны пропагандалау һәм үстерү, талантлы башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, иҗади яшьләрдә Татарстан халыкларының музыкаль инструменталь иҗатына карата кызыксынуны арттыруга юнәлтелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев