Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Гамәл-гыйбадәт кылып яшик!“ - ди мамадышлы Әминә абыстай

Әнә шул сүзләрне якташларына амәнәт итеп әйтә 26 нчы апрельдә 90 яшен тутырган күренекле абыстаебыз Бибиәминә Җиһаншина.



Бу коронавирус дигәннәре аркасында бик күрәсе килгән кешеләрне дә күреп булмый хәзер. Шәһәребезнең Совет урамында еш кына саф һава сулап йөреп торучы Бибиәминә абыстай белән кочаклашып күрешә, хәл-әхвәлләр сораша идек.  Юксындыра бит әле!
Көттергән очрашу
Бөтен дөньяга гел яхшылык кына теләүче, бар нәрсәне дә әйбәткә генә юраучы, гаять позитив рухлы, ак яулыклы әби җилкәләрдән сөеп, догаларын укып, изге теләкләрен теләгәч, җанга рәхәт булып китә иде. Булса да, булыр икән, сөйкемле сөяк. Бөтен тыюларга карамастан, күрешергә җай чыкты бит әле, чөнки кире каккысыз олы сәбәбе бар: аңа 90 яшь тула! Битлек, перчаткаларымны киеп, кем әйтмешли,  киттем “Ы“ операциясен“ башкарырга! Мин өенә килеп кергәндә ул диванда ... “Нократ“ны укып утыра иде! Мине күргәч, җәһәт кенә сикереп торды (кочаклаша алмавыбыз бик кызганыч!):
-Менә, ичмасам, журналист үзе килгән! Дөнья белән аралашу, якташларымны барлауның бердәнбер чарасы булып шушы гәҗит калды бит хәзер, ул килгән көнне безнең өйдә бәйрәм, рәхмәт төшсен сезгә! – диде.  Чираттагы сан герое ул үзе булырга тиешлеген аңлаткач, изге теләкләрен яудырды гына. Аның шушы яшьтә дә сакланган ачык зиһененә, яхшы хәтеренә сокланып, теленең байлыгына хәйран калып (каршымда шәһәребезнең данлыклы вәгазьләр остасы шул!), күкрәгендә балкыган орден-медальләре өчен чын күңелдән горурланып, киштәләрдәге дистәләгән дини китапларның күплеген күзәтеп,  тормышы турында хикәятен тыңлап утырам.
Тормыш юллары катлаулы
Бибиәминә 1930 нчы елның 26 нчы апрелендә Үрнәк авылында туа. Әтисе Җиһанша һәм әнисе Хәлимә төпчекләренә дә  кечкенәдән дини тәрбия бирәләр. Әти-әни куенында шулай матур гына үсеп килгәндә ил өстенә афәт ябырыла. Авыр сугыш елларында башкалар ни күрсә, яшүсмер дә барысын да үз җилкәсендә татый. 1947нче елда Түбән Ушмада сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, Мамадышка килә. Эрләү-туку фабрикасына эшкә урнаша. Биредә 44 ел буе эрләүче булып намус белән хезмәт итә. Тырыш, актив, чая, җор телле кызны  шәһәр Советына депутат, профсоюз рәисе итеп сайлыйлар. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Хезмәт ветераны“, “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен“, Бөек Җиңүнең төрле еллардагы юбилей медальләренә лаек була. Бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә, озак еллар дәверендә фотосурәте фабрика һәм район Мактау тактасында тора. Концерт-спектакльләрдә еш катнаша, аларны үзе дә оештыра, халык алдында еш чыгышлар ясый гармунда үзе уйнап җырлаучы үзешчән.
Өлкән абыстай
1990нчы елда Мамадышка Рәфкать хәзрәт килеп, халыкка дини гыйлем бирә башлауга, Бибиәминә Җиһанша кызы Коръәнне үзе кулына тотып уку бәхетенә ирешә. 1992нче елда аны шәһәребезнең зират эчендәге “Юныс“ мәчетенә өлкән абыстай итеп сайлап куялар.  Әлеге бик җаваплы вазыйфаны дистә еллар буена намус белән үтәде ул.
-Һәр эшемне, изге ният белән, Аллаһы Тәгаләнең  ризалыгы өчен дип башкардым. Тормышта үз урынымны табып, бәхетле гомер кичердем, мең кат шөкер итәм! Бик гыйлем хәзрәтләр, мәртәбәле шәхесләр белән  шәһәребездә халыкка дини аң-белем тарату, хезмәт күрсәтү, мөрәсимнәр үткәрү өлкәсендә иңгә-иң торып эшләдек. Аз вакыт эчендә зур уңышларга ирешкән бик гыйлемле, чибәр, тапкыр, Аллаһы Тәгалә ару-талуны белмәс көч белән бүләкләгән абыстаебыз  - Венера Яруллина һәм башка шәкертләрем булуы белән горурланам. Хәзер адәм баласын гади вәгазь белән генә дингә чакырып булмый, замана белән бергә атлау сорала.  Сүз белән генә түгел гамәлләрең белән дә кешеләрне игелек кылырга, үз-үзеңне камилләштерү өстендә эшләргә, халкыңа, милләтеңә, динеңә хезмәт итәргә чакырырга кирәк, - дип сөйләде ул. Райондашларыбызны изге Рамазан ае белән дә котларга кушты. Үзенең озак һәм бәхетле яшәү серен  гомер буе Аллаһы Тәгалә кушканнарны башкарып, тыйганнарыннан тыелып яшәвендә, кешелек дөньясын чиксез яратуында, дөрес туклануында дип аңлатты.  
“Әппәр әбине чакырыгыз!“
Бибиәминә абыстай бүген кызы тәрбиясендә яши.  42 ел район үзәк хастахәнәсендә шәфкать туташы булып эшләгән Гөлия Мөгътәсова да лаеклы ялда инде хәзер. 
- Әниемә миңа биргән олы тәрбиясе, мине хак вә туры юлга өндәгәне, гомер буе матур тормыш үрнәге булганы өчен мең рәхмәт.  Кулыннан әле дә Коръәне төшми, бишвакытны гына түгел, башка намазларын да укый, күңеле чиста, нияте изге, ул кадерлебез, өебезнең нуры, тормышыбыз күрке, - ди ул.  Казанда федераль салым хезмәтенең эре салым түләүчеләр буенча районара инспекциясендә 20 елдан артык хокук бүлеге начальнигының урынбасары булып эшләүче оныгы Эльмира, кияве Радик, оныкчыклары Алинә һәм Әмир белән һәрчак тыгыз элемтәдә торалар. Әлегә очрашулар телефон аша гына бара. 5  яшьлек Әмир: “Әппәр әбине чакырыгыз!“ – дип аптыратып бетерә, дәү әбисенең догаларын тыңламыйча йокларга ятмый ди. Эчкерсез сабый үзенчә әнә ничек матур итеп эндәшә аңа. “Әппәр“ акъәбиебезне без дә бик яратабыз, аңа алга таба да иманга тугрылык, ике дөнья бәхете, саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф телибез! Мең яшә, Бибиәминә абыстай!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев