Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Фирдания Шәяхмәтова: "Тормыштан зарланырга вакыт юк"

Исәнмесез, хөрмәтле “Нократ“ гәҗите хезмәткәрләре! Сезгә Уразбахты авылыннан язабыз әле. Ел саен Фирдания исемле хатын авылыбызга килеп тавык-чебешләр сатып йөри. Күпләп алып калам, бик әйбәт үсәләр, рәхмәт төшкерләре! Сез газетада эшмәкәрләр, фермерлар турында күп язасыз! Фирдания турында да язып чыга алмассыз микән? Ничек эшли башлаган, быел чебешләр сатамы, ничек үстерә аларны. Бик рәхмәтле булыр идек. РОЗАЛИЯ ГЫЙБАЗОВА. Уразбахты авылы


Районда тавык сатучылар бик күп. Инде ике дистә ел халыкны кош-корт белән тәэмин итүче, Иске Комазан авылында яшәүче шәхси эшмәкәрләр Фирдания белән Илгизәр Шәяхмәтовларның эшләре гөрләп бара. Әлеге гаилә белән якыннанрак танышу максатыннан без аларда кунакта булып кайттык.

 

ФИРАЯ МИНГАЛИЕВА

Оптимист рухлы, тырыш, булдыклы яшьләр белән аралашу үзе бер күңелле. Эшләгән кешенең тормыштан зарланырга вакыты да калмый. Шәяхмәтовлар гаиләсе читтә бәхет эзләүче күпләргә үрнәк. Мөмкинлекләре булса да, шәһәргә китмәгәннәр. Авылны ямьләндереп яшиләр. Бар җирдә чисталык хөкем сөрә... Алар икесе дә Иске Комазан авылыннан.

–Без үскәндә дә мал-туар карап үстек, – ди гаилә башлыгы. Илгизәрнең әнисе күмәк хуҗалыкта бозаулар караган, ә Илдус абый  ферма мөдире булып эшләгән. Аның җитәкче итеп билгеләнүендә кече күңелле булуы, тырышлыгы роль уйнагандыр. Иске Комазан авылы фермасы гел алдынгылар рәтендә булган икән, моңа гаҗәпләнәсе түгел. Фирданиянең әти-әнисе дә абруйлы, гомер буе авылда эшләгәннәр.  Хәзерге көндә Юныс абый алар белән бергә яши. Сәкинә апа алдынгы сыер савучы була.  Беренчеләрдән булып Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. Якты дөньядан иртә киткән. Юныс абый балта остасы. Фирданиянең әле яшь кенә булса да, барына ризалык белдереп, сүз саен шөкер кылуына игътибар иттем. Шөкер итә белгәнгә, күрәсең, Аллаһ та тормышларында бәрәкәтне арттыра. Телефоны гел шалтырап тора хуҗабикәнең, бары да тавык сорый. Мин булганда да биш-алты тапкыр шалтыратып кызыксындылар.

–Фирдания, әлеге кәсепкә алынуыгыз нидән башланды?

–Инде 20 ел бөтен гаилә белән кош-корт арасында мәш киләбез. Балаларым да кечкенәдән кул астына кереп, өйрәнеп үстеләр. Хәзер аларның да тавык-чебеш асрау, тәрбияләү буенча тәҗрибәләре зур.

–Сез аларны кайдан алып кайтасыз, юлда салкын тиюләрдән ничек саклыйсыз?

–Кош-кортларның барысын да нәсел эше белән шөгыльләнүче Мөслимнән алып кайтабыз. Җылытылган, махсус мич, җилләткеч куелган “Газель” автомобилендә өйгә кайтып җиткәнче бертөрле температура саклана. Шуның өчен кош-кортларның берсенә дә салкын тию куркынычы янамый.

–Кош-кортларга сорау зурмы, бәяләре ничегрәк?

–Әле шушы көннәрдә генә бер мең баш алып кайттык, алып бетерделәр инде. Без авылларга йөрибез, гаризалар буенча кирәк кешегә илтеп бирәбез, үзебезнең даими клиентларыбыз да бар. Кызыл тавыкларны 230 сумнан сатабыз. Алар атна-ун көннән йомырка сала башлаячаклар.

–Фирдания, ике дистә ел эчендә бик күп эш башкаргансыз. Акманда, Иске Комазанда шәхси кибетләрегез бар.

–Авылда хәзер күбесенчә өлкәннәр генә яши. Картлар күрше авылга  ипигә йөри алмый  бит. Мамадышка  барган кешегә дә атлаган саен: “Тегене алып кайт, моны алып кайт”,– дип әйтү матур түгел. Бик отышлы булмаса да, халык өчен файдасы булыр дип ачтык ул кибетләрне.

–Киләчәккә планнарыгыз нидән гыйбарәт?

–Балалар, үзебез, туганнар, әти-әниләр, барча кешеләр  сау-сәламәт булсын. Кызыбыз, Гүзәл, Аллага шөкер, финанс-икътисад университетын тәмамлады. Казанда эшли. Улыбыз Ленар авыл хуҗалыгы университетында белем ала. Алла боерса, укып бетереп, авылга кайтуын көтәбез. Бергә-бергә җиңелрәк һәм күңеллерәк булыр иде.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев