Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Еллар Сез кабызган кайнарлыкны суытырга көчсез

Тормыш хатирәләрем тәэсиренә бирелеп, күзем йомсам, каршыма елмаюлы карашлы, мөлаем йөзле бер ханым килә. Хәтта аның йомшак тавышын, җылы сүзләрен дә ишеткәндәй булам.

“Кайда йөрсәгез дә, кем генә булсагыз да, Уразбахты мәктәбен, үз сыйныфыгыз коллективын, сезнең белән кызыксынып, сезнең өчен борчылып торган укытучыгыз барын онытмагыз, – дигән иде ул. – Үз балаларым кебек якынайган идегез, аерылышуы авыр, “оныта алмам күк”...

Әйе, авыр аерылыштык. Ул көннәрдән соң утыз сигез ел вакыт узды, онытып булмый. Ә ничек онытасың? Гомернең иң матур, дәртле, ашкынулы еллары бит ул. Һәр бала үзе бер дөнья икәнлеген исәпләмәгәндә дә, 29 холык, төрле гаилә тәрбиясенең җимешләре бит. Химия һәм биология укытучысы Мәнүсә Миннебай кызы Шәйдуллина класс җитәкчебез иде. Укытучы хезмәтен күп нәрсәләр белән чагыштыралар: бала җанының табибы, рәссам һәм башкалар. Ә миңа калса, укытучы ул меңнәрчә механизмнардан торган катлаулы машина җыючы инженер кебек. Менә хәзер үзем ул көннәрне искә төшереп анализлый, бәяли ала башлагач, уйлап шаккатам: без бербөтен дус коллективка, аерылмас дусларга әверелсен өчен күпме көч түгәргә кирәк булгандыр Мәнүсә Миннебаевнага. Ул безнең коллективны бөртекләп, берәмтекләп җыйды. Дуслыкка беренче сынау да исемдә. Ул безне, кызларны, хезмәт дәресендә оекбаш, башмак бәйләргә, кулъяулык чигәргә өйрәтте. Дәрестән соң калып үзара аралашулар, бергәләп чигәргә өйрәнү, ә сыйныф җитәкчебез кемнең нәрсәгә сәләтле булуын ачыклый иде. Шуңа күрә һәркайсыбызда безнең комсомол поручениесе бар иде. Һәркайсыбыз аны яратып, зур дәрт белән башкарды. Хәтеремдә һәр комсомол җыелышын саклыйм. Юк, “үткәрелде” дигән тамга өчен генә уздырылмый иде алар. Бәхәсле, кызыклы җыеннарның һәркайсы безне рухи яктан баету, мөстәкыйль фикерләргә өйрәтү максатын куйган иде. Мәнүсә Миннебаевна безне шулай акрынлап олы тормыш юлына хәзерләде.

Үз фәненә генә түгел, халкыбыз культурасына, сәнгатенә мәхәббәт, аның белән горурлану хисе тәрбияләде ул бездә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Габдрахман Әпсәмәлов әсәрләре буенча хәзерләнгән концерт, әдәби кичәләр онытылмый. Мин хәзерге вакытта редакциядә эшләп, мәкаләләр  язам икән, монда сезнең өлешегез бик зур. Оеп түгел, ашыгып, ашкынып яшәргә өйрәтте безне укытучыбыз. Вакыт, көн җитми изалана идек. Дистәләгән түгәрәкләр, комсомол эше, колхозга, ялгыз карчык Шәфига апага булышу, җанны, күңелне биләгән файдалы хезмәтләрне санап кына чыгар өчен дә күп вакыт кирәк булыр иде. Безнең класска бирелгән күчмә вымпелларны айлар буе башкаларга бирми идек.

Нигә бу вакыт дигәнең тиз уза икән? Гомерне кире борып булса, бер йодрык булып яшәгән сыйныфыма кайтып килер идем. Үзе дә бик күп белә, тарихи вакыйгалар сөйләргә ярата иде. Укучыларыгызның яхшы хәбәрләре, олы рәхмәтләре кайтып тора. Бәлки укытучы өчен иң шатлыклысы да шулдыр. Димәк, еллар күңелләргә Сез салган хисләрне юарга, сез кабызган кайнарлыкны суытырга көчсез?! Алар – ана назыдай. Ә Сез безнең – икенче әниебез булдыгыз.

Мәнүсә апа белән Гыйльмулла абый бик тырыш, тәртипле, акыллы ике малай һәм кыз тәрбияләп үстерделәр. Үзләре башкаларга игелекләр генә кылалар, балаларында да шундый сыйфатлар тәрбияләделәр. Балалар әйбәт укыды, элиталы яшьләр сафында булдылар. Җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Өчесе дә югары белемле. Илдар Гыйльмулла улы Шәйдуллин авылыбыз зиратын яңа коймалар белән әйләндереп алганда, мәчет төзегәндә, Сабантуйлар үткәрүдә үзенең хәләл акчасы белән булышлык иткән. Аларның күрсәткән иганәлек ярдәмнәрен санап бетерә, очына чыга торган түгел. Газетабызның 100 еллык юбилеена да саллы гына иганәлек ярдәме күрсәтте. Нинди генә бөеклекләргә күтәрелсәләр дә, нинди генә мөһим эшләр белән генә шөгыльләнсәләр дә, туган нигез, туган як Лениза белән Илдар өчен изге җир булып тора.

Менә шундый горурланып сөйләрдәй авылдашларым булуына шатмын. Чиксез рәхмәт хисләре белән аларга баш иям, алар белән горурланам.

Фирая Мингалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев