Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

"Егетләрнең өйләнмәвендә кызлар гаепле"

Россиядә өйләнмәгән ир-атлар саны кияүгә чыкмаган хатын-кызлар белән чагыштырганда күпкә арткан. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге оештырган сораштыру нәтиҗә­ләре әнә шул хакта сөйли. Телефон аша сораш­тыру агымдагы елның август аенда 18 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр арасында үткәрелгән

Социолог­лар ачыклаганча, Рос­сия­дә никахта тормаган ир-атлар – 16%, ә хатын-кызлар – нибары 7% тәшкил итә. Шул ук вакытта өйләнгән ир-атлар саны (54%) кияүгә чыккан хатын-кызларга караганда (47%) күбрәк. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең 62 проценты җитди мөнәсәбәтләрдә тора. Шуның 50% рәсми никахлы, 10% бергә яши, әмма үз мөнәсәбәтләрен законлаштырмаган, тагын 2% бер елдан артык очраша, бергә яшәми.

 

Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере үзләренең насыйп ярлары белән танышлары һәм дуслары ярдәмендә (30%), һәр бишенчесе (20%) эш урынында, шулай ук уку урынында (13%) таныша. Сораштырылучыларның нибары 5%ы гына социаль челтәрләрдә һәм Интернетның башка ресурсларында үз парларын тапкан. Интернет аша танышуны ир-атлар (6%) кулайрак күрә, аның нәтиҗәлелегенә күбрәк ышана.

 

Әлеге сораштыру нәтиҗәләре буенча, иң элек, буйдаклар саны ни өчен арта соң дигән бик сәер сорау туа. Югыйсә, моннан берничә ел элек, үз ярын очратмаган, яки кияүгә чыкмаган хатын-кызлар саны күбрәк кебек тоела иде. Буйдаклар саны артуның төп сәбәпләренең берсе буларак, егетләрнең күбесенең “акыл кергәч” кенә өйләнә башлавында да. Мәгълүматлар буенча, гаилә корырга теләүче ир-атларның уртача яше 30га, ә хатын-кызларныкы 24кә җиткән. Тагын бер сәбәп – тормыш кыйммәтләренең, яшәү рәвешенең үзгәрүе. Күпләр тормыш корганчы, гаилә өчен җаваплылык алганчы яхшы эш, уңайлы яшәү урыны булдыру теләге белән яна. Минемчә, һәрнәрсәнең үз вакыты. Үз насыйп ярыңны табу, гөрләтеп туйлар уздыру, матур гаилә кору, дөньяга сәламәт балалар тудыру да яшь чакта матур. Утызның теге ягына чыккач кына гаиләдә беренче баланың тууы, ата-ананың аннан соң туачак сабыйларын инде кырыкка якынлаш­канда тудырачагы турында сөйли. Ә табиблар бу яшьтә бала табуны хупламый.

 

Яшьләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый соң?

 

Люция Галләмова (кияүдә): Буйдак ир-атлар күңелле, җавапсыз һәм җиңел яшиләр дип уйлыйм. Һичкем алдында, һичкем өчен җаваплылык тотмыйсың, колак итеңне дә беркем ашамый. Шуңа да өйләнергә ашыкмыйлар.

 

Наилә Яикова (кияүдә түгел): Минемчә, ир-атлар җаваплылыкны үз өстенә алырга теләмиләр. Ә нигә? Алар никахсыз да теләгәненә ирешә. Берәү дә акча җитмәүлеккә яки бүтән сәбәпләр белән ка­нәгатьсезлек белдерми. Ә хатын-кызларга килгәндә, аларның күпчелеге бүгенге көндә карьера төзи, аларга диванда кырын ята торган ир кирәкми.

 

Сылу Тютеева (кияүдә): Ир-атларның бер өлеше 25 яшькә кадәр карьера төзи, өйләнергә теләми. Икенчеләре, ничек кенә моңсу яңгырамасын, әни канаты астында яшәүне кулай күрә. Ник өйләнергә, болай да рәхәт! Кемнәрдер җаваплылыктан куркып, өйләнмичә, кызлар белән очрашып кына йөри.

 

Aлмаз Муратов (өйләнмәгән): Егетләр, иң элек, гаилә корганчы тормышларын җайларга, яхшы эш урыны, фатир һ.б. булдырырга тели. Тик болар бик озак вакыт таләп итә. Яшь барган саен өйләнү соңга кала, гаилә кору мәсьәләсе проблемага әверелә.

 

Динара Ямалиева (кияүдә): Хәзерге заманда ир-атлар хатын-кызлардан куркалар кебек, чөнки бүгенге көндә кызлар күп нәрсәгә үзләре ирешә.

 

Ринас Корбангалиев (өйләнмәгән): Егетләрнең өйләнмәвендә кызлар­ның да күпмедер гаепләре бардыр. Үзләренең тормышларын кору өчен аз булса да көч куярга теләмиләр. Хәзерге заман кызларына тиз арада матур, бай тормыш кирәк. Яшьләр акчаны ярата, тик ялкаулык көчле, эшлиселәре килми. Бүгенге көндә тормыш, иҗтимагый аң нык үзгәрде. Ир-атларга һәм хатын-кызларга бер-берсен аңлап яшәү авырлашты. Мәгълүмат та күп, кеше барын да үзләштереп җитешми. Нәтиҗәдә аңлашылмаучанлыклар, бәхәсләр, чишә алмаслык мәсьәләләр барлыкка килә. Кайвакыт кешене түгел, үз-үзеңне аңлавы кыен.

Ләйсән ӘХМӘТОВА

Ссылка: http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев