Нократ
  • Рус Тат
  •   “Өебез нуры, тормышыбыз күрке!“

    Әнә шулай диләр аның турында кызы Гөлия, оныгы Эльмира, кияве Радик, оныкчыклары Алинә һәм Әмир. Ә без: "Алыштыргысыз иң өлкән абыстаебыз,"-дип тә өстибез. Бибиәминә Габделхәева 1930нчы елның 26нчы апрелендә Үрнәк авылында дини гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Җиһанша, әнисе Хәлимә кызларын кечкенәдән намаз укырга, ураза тотарга, догалар ятларга өйрәтәләр. Әти-әни куенында...

    Әнә шулай диләр аның турында кызы Гөлия, оныгы Эльмира, кияве Радик, оныкчыклары Алинә һәм Әмир. Ә без: "Алыштыргысыз иң өлкән абыстаебыз,"-дип тә өстибез.

    Бибиәминә Габделхәева 1930нчы елның 26нчы апрелендә Үрнәк авылында дини гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Җиһанша, әнисе Хәлимә кызларын кечкенәдән намаз укырга, ураза тотарга, догалар ятларга өйрәтәләр. Әти-әни куенында шулай матур гына үсеп килгәндә, сугыш башлана. Ул чорда, башкалар нинди авырлыклар күрсә, бу гаилә дә барысын да үз җилкәсе аша кичерә. Әминә әнисенә ияреп симәнә ташый, чүп утарга булыша. Мәктәптән соң урак урырга баралар, норманы арттырып үтиләр. Кичләрен солдатлар өчен бер бармаклы бияләй бәйлиләр, бәрәңге киптерәләр. Сабыйлык чорының михнәтләре белән бергә рәхәт мизгелләре дә җитәрлек. Тау башында урнашкан Үрнәк-искиткеч матур авыл. Көтүлеге дә, җиләклеге дә янәшә, ауный-тәгәри чиләк-чиләк җиләк җыйган, инешкә төшеп, чабаклардай чума-чума, су коенуларын, сихри тынлыкта кошлар сайравын тыңлап, кич утыруларын, яшьлек хатирәләрен әле дә сагынып искә ала Әминә апа. Сигезенчене тәмамлагач, 1947нче елда Мамадыш шәһәренә килә һәм эрләү-туку фабрикасына эшкә урнаша. Тырыш, актив, чая, җор кызны шәһәр советына депутат, профсоюз рәисе итеп сайлыйлар. Фабрикада 44 ел намуслы хезмәт итә, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, "Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" һәм Бөек Җиңүнең төрле еллардагы юбилей медальләренә лаек була, Мактау грамоталары белән бүләкләнә, күп еллар фотосурәте фабрика һәм район Мактау тактасында тора. Концерт-спектакльләрдә еш катнаша, аларны үзе дә оештыра, халык алдында матур итеп чыгышлар ясый. Тальянда уйный... 1990нчы елда Мамадышка Рәфкать хәзрәт килеп, халыкка дини гыйлем бирә башлый. Әминә Җиһанша кызы аның дәресләренә йөреп, гарәп хәрефләрен өйрәнеп, Коръәнне кулга тотып уку бәхетенә ирешә.

    Реклама

    -Уку барышында күп сораулар бирә идем. Дин белән кызыксынуымны, гыйлемгә омтылуымны күрептер, 1992нче елда халык мине өлкән абыстай итеп сайлады. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр вазыйфамны намус белән үтәргә омтылам. Рәфкать хәзрәттән соң, Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, Наил хәзрәт Вахитов, Илнур хәзрәт Зыятдинов кебек гыйлемле, мәртәбәле шәхесләр белән шәһәребездә халыкка дини аң-белем тарату, хезмәт күрсәтү өлкәсендә иңгә-иң торып эшләдек. Татарстан мөселман хатын-кызлары иҗтимагый берлеге Мамадыш районы бүлекчәсе рәисе Әлфирә ханым Миннегалиева узган ел Мактау хаты белән бүләкләгәч, күзләремә шатлык яшьләре килде. Изге ният, ихлас күңелдән Үзенең ризалыгы өчен дип кенә башкарылган хезмәтләремнән Аллаһы Тәгалә берүк разый булсын. Мин бик бәхетле гомер кичердем, мең кат шөкер итәм! - ди бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әминә абыстай Җиһаншина.

    Алсу Спиридонова

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


    Теги: 250

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: