Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

#әдәбимарафонга мамадышлылар да актив кушылды

Кичә Казанда УНИКС концертлар залында VII Дөньякүләм #әдәбимарафон финалистларын бүләкләү тантанасы булды. Кызыклы һәм гаять файдалы проектта катнашучыларның саны бүгенгесе көндә 1100 дән артып китте. Алар арасында 33 кешенең Мамадыш районыннан булуы бик сөенечле күренеш.

#әдәбимарафон - һәр кешедә файдалы гадәт - китап уку гадәтен формалаштыра торган проект. 21 көн дәвамында "марафончылар" татар әдәби әсәрләрен укыйлар һәм аларның иң кызыклы өлешләрен үзләренең ВКонтакте аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштыра баралар. Әлеге проект кешеләрне шулай ук тайм-менеджментка (көн дә китап укырга вакыт табарга) өйрәтә, татарча дөрес сөйләм һәм хатасыз язу күнекмәләрен ныгыта, яңа фикердәш дуслар табарга мөмкинлек бирә (марафончылар өчен проект барышында аерым чат ясала һәм анда җанлы әңгәмәләр оештырыла). #әдәбимарафон проектын оештыручы Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин сүзләренчә, 1-21 апрель көннәрендә барган марафон кысаларында татар телендә 3 меңнән артык әсәр укылган. Татар китапларын укучыларны котларга күренекле шәхесләр, күпләгән язучылар килгән иде. Римма Ратникова, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Зиннур Хөснияр, Мәдинә Маликова, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рафис Корбан, Ләбиб Лерон, Эльмира Шәрифуллина, Хәбир Ибраһимов, Илсөяр Иксанова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмова, Равилә Шәйдуллина, Люция Аблеева китап укучыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр, әлеге эшнең зур әһәмияте турында мәгънәле фикерләр әйттеләр. Әдәбият, беренче яктан, кешенең әхлак, тәрбия сагында торса, икенче яктан, милләтне, туган телне үстерергә ярдәм итә. Ә әдәби мирасыбыз гаять бай безнең, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру – бурычыбыз.

 

Проект җитәкчесе Раил Мәүлет улына, Татарстан китап нәшрияте җитәкчелегенә, һәр оештыручыларга зур рәхмәт! Мамадышлылар район мәгариф бүлеге автобусы белән оешып барып, бик күңелле йөреп, рухланып кайтты.

#Әдәбимарафон проектына кушылучылар, туган телдә китап укырга гадәте уянган кешеләр саны тагын да артсын иде дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X