Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

#Әдәбимарафон татарча китап укырга чакыра!

Телебез бетә, татар китабын укымыйлар имеш. Ничек кенә укыйлар әле! Ышанмасагыз,#әдәбимарафон#татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды хештегы белән ВКонтакте төркеменә кереп карагыз. Геометрик прогрессия белән үсүче әлеге марафон тиздән дөньяны яулаячак!

 

 

Тел, милләт, татар китабы, дип җан атучылар кичә Казанда мәгънәле, тирән эчтәлекле, заманча чарада очрашты. Анда онлайн-проекты җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. Әдәби марафончыларны котларга бер төркем танылган татар шагыйрьләре һәм язучылары килгән иде. Алар белән очрашып сөйләшү, тыгыз аралашу, бергәләп фотоларга төшү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Меңнән артык китап сөюче арасында районыбыз данын

  1. Валеева Минзəлия Азат кызы
  2. Васыйлова Гөлнур Зариф кызы
  3. Габдрафикова Алсу Илдус кызы
  4. Гайнетдинова Алсу Раил кызы
  5. Ганиуллина Фирая Нәгыймулла кызы
  6. Гатауллина Нәзирә Мансур кызы
  7. Гәрәева Гөлназ Гафур кызы
  8. Гусамова Зилә Газинур кызы
  9. Гусамова Рәзинә Фәйзелхак кызы
  10. Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы
  11. Йосыпова Любовь Иван кызы
  12. Константинова Лидия Семён кызы
  13. Мәгъфурова Рәмзия Нурулла кызы
  14. Мостафина Гөлия Мөбәрәкша кызы
  15. Мөбарәкшина Индира Саяф кызы 
  16. Мөбәрәкшина Ләйсән Зәбир кызы
  17. Муллахмәтова Рәйсә Абдулла кызы
  18. Насибуллина Гөлия Хәниф кызы
  19. Насретдинова Ләлә Фәнүс кызы
  20. Нәбиуллина Мөнирә Рәшит кызы 
  21. Низамиева Рәмзилә Раим кызы
  22. Романова Галина Иван кызы
  23. Сахапова Ләйсән Илдус кызы
  24. Спиридонова Алсу Сәяф кызы
  25. Фазлиева Гөлнара Мөҗип кызы
  26. Фәсхиева Раузалия Гали кызы
  27. Хайбуллина Зөбәрҗәт Габделхак кызы
  28. Хәбибуллина Дания Шакирҗан кызы
  29. Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы
  30. Шәрәфиева Валентина Григорий кызы
  31. Шиһапова Ләйсән Камил кызы
  32. Юнысова Миннегөл Кыям кызы

якладылар. Күбесе – районыбыз мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары. Без гыйнвар аенда 21 көн буена татар язучыларының иҗатлары белән төркемдәш дусларыбызны таныштырып бардык, үзебез дә рухи яктан баедык. Тантанада һәммәбезгә дә бүләкләр - дипломнар тапшырдылар. Очрашуга бару өчен автобус биргән район мәдәният бүлегенә рәхмәтебез зур.   Юл буе рәхәтләнеп аралашып, районыбыз данын яклап, бик күп яңалыклар белеп барып кайттык. Шагыйрь, IT-компания җитәкчесе, программист, блогер, тәрҗемәче, укытучы, психолог Раил Гатауллин башлап җибәргән мондый марафоннарда киләчәктә дә катнашырбыз, татар китабын уку буенча матур гадәт тәрбияләрбез, укучыларыбызның саны артыр дип ышанабыз“, - диләр алар.

Бу – мөһим!

Чараның фәлсәфәсе һәм технологиясе, чыннан да, бик гади. Моның өчен укыган әсәрләрнең кызыклы, башкаларны җәлеп итәрлек өлешен марафон хэштеге, татарча шрифт белән хатасыз язып, Вконтактедагы шәхси битеңә урнаштырып барырга кирәк. Ничә китап уку мөһим түгел. 21 көн буе бер китап укысаң да ярый, иң мөһиме – китап укуны көндәлек гадәткә кертү. Бик матур чара. Татар китабы язмышына битараф булмаган райондашларыбызны 1 гыйнварда башланып 21 көн дәвам итәчәк #әдәбимарафонда катнашырга тагын чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев