Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Чикләвек үпкәләмәсен!

Кешеләргә никадәр күбрәк чикләвек таратсаң, сиңа әҗере шулкадәр үк кайта, дигән ышану яши.

Ул ел да уңмый, биш елга бер мәртәбә көттереп кенә килүче нигъмәт.

Шәп күчтәнәч

 “Быел урманда чикләвек галәмәт, ди. Кайсыгыз барды әле?“–ватсаптагы дусларым төркеменә шундый сорау биргән идем. “Безнең авылда Фатыйма Гулова җыя ул чикләвекне! Бүген иртәнге сәгать сигездә мин аларга кергәндә, гөмбәдән кайтып, чикләвек чистартып, киптерергә куеп йөри иде инде. Кара яздан көзгә кадәр урманнан кайтып керми“, – диде Шәмәк авылы китапханәчесе Гөлия Мостафина. Аның аша Фатыйма Әбелхан кызы белән элемтәгә кердек. Өлкән яшьтәге ханым белән рәхәтләнеп сөйләштек, ичмасам.

–1951нче елның 3нче февралендә Шәмәктә 13 балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Сабый чакны исемә төшергәндә күзләрем яшьләнә. Мәктәпкә барганда форма күлмәге итеп әни үзе яшел яфраклы халат тегеп бирде. Сумкам булмагач, китапларны чүпрәккә төрдек. Уйнарга апамның бишмәтен урлап киеп чыгып китә идем дә, кыйнамасын тагын дип, кайтырга куркып йөри идем. Укытучыбыз Габбас Камалович ярдәм итеп, тагын бер бишмәт юнәткәч, биш балага ике киемебез булды. Гаиләбез ишле иде шул, каян барысына да җиткерәсең? 9нчы сыйныфны бетергәч, Тәкәнеш яшелчә киптерү заводына сезонлы эшкә кердем.  Тырышканымны күреп, май заводына алдылар. Иртәнге сәгать 6дан төнге 11ләргә кадәр 37 елдан артык шунда эшләдем. Тоткарланмыйча булмый, кичке савым сөтләрен үзвакытында эшкәртергә кирәк иде бит. 1971нче елда авылдашым Гыйлемханга кияүгә чыктым. 3 балабыз туды, декрет ялларында 4-5 ай гына утыра идем. Урман дигәннән, 4нче класста укыганда үзем генә җир җиләгенә барган истә. Су  чиләген тутыра идем. Шул елны Саба районы Тарлау авылына кунакка бардым һәм кура җиләге җыеп, 150 стакан киптереп алып кайттым. Туганнарым үзләре җыйган җиләк белән велосипед сатып алдылар. Ә минеке эне-сеңелләремне ашатырга китте. Чикләвеккә “кияүгә чыккач“ рәхәтләнеп йөрдем. 1988нче елда хәтерлим: декретта утырганда 6 арыш капчыгы чики җыйдым. Сатмадым, чиләге-чиләге белән кешегә өләштем, туганнарга бирдем. Өйдә янкорма эшләткәндә, аны штукатурлаучыларга чикләвек белән түләгәнем бар. Элек бит куакларны эзләп йөрергә дә туры килми: юл кырыйларындагыларында да  эре, чиста чикләвекләр күп була иде. Олы мичем бар, чикләвекне, табаларга салып, шунда киптерәм. Чыннан да, чикләвек, кура, җир, каен җиләкләренә, гөмбәгә йөрергә бик яратам. Урманда кычкырып җырлап йөреп, сагышларымны таратам, чөнки ике ел элек 45 ел бергә гомер иткән тормыш иптәшем үлде. Аның белән дә парлап урман байлыклары җыйган мизгелләр еш искә төшә. Рәхәткә чыккач кына ялгызың калуы бик читен. Бүгенге көндә үзем генә яшим. Олы маллар тотмасам да, вак-төякләре белән юанам. 25 казым, 30 үрдәгем, 2 бозавым, 70кә якын тавык-чебешем бар. Җәй буе туган-тумачалар, дуслар өзелми. Быел, вирус булгач, сирәгрәк булды кайтулар. Җыйган уңышымнан туганнарымның барысына да өлеш чыгарам. Балаларым (икесе Мамадышта, берсе Яшел Үзәндә яши), авылдагы дүрт туганым хәлләремне гел белешеп, булышып торалар, – дип сөйләде ул. Кем әйтмешли, сүз башыбыз чикләвек булса да, әнә нинди тирән хатирәләрне яңарттык без Фатыйма апа белән. Урман һәм кеше тормышы турында менә никадәр сер, никадәр мәгълүмат сезгә!

Урман десерты

Чикләвекнең  файдасы күп икәнлеге элек-электән мәгълүм. Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан котылырсың. Кардиологлар урман чикләвегенең холестерин булдырмауга һәм кан составын яхшыртуга булышуын исбат иткән. Андагы майлы кислоталар атеросклероз чирен дә кисәтә. Диетологлар диабет белән авыручыларга да аны ашарга киңәш итә. Составындагы “паклитаксел” дигән матдә рак күзәнәкләре белән актив көрәшә икән. Урман чикләвегендә, калорияләрдән тыш, бик күп микроэлемент һәм витамин бар. Матдәләр каты төш эчендә озак вакытлар үзләренең файдалы сыйфатларын һәм дәвалау үзлекләрен югалтмый. Үз кулларың белән җыеп алган “урман десерты“, ни дисәң дә, тәмлерәк тә, экологик яктан чистарак та була. Аннары, чикләвек үзен җыймаганга нәкъ менә кешеләр кебек үпкәли икән. Әйдәгез, киттек урманга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев