Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бәйрәм уңаеннан шатлык өләштеләр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Мамадыш районының ГХАТ бүлегендә чираттагы ана капиталы сертификатларына ия булучыларны тәбрикләү чарасы узды.

Һәркем өчен яз яңа тормыш һәм үзгәрешләр, тәүге һәм җылы мизгелләр белән тиңдәшләнә. Яңа гына икенче тапкыр ана булган хатын-кызлар үзләренең яңа хис-тойгылары белән 6 нчы мартта ГХАТ бүлегендә узган ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасында уртаклаштылар. Ямьле яз аларга кагылмый калмаган: бар аналар да көннәренең мәшәкатьле булуына карамастан, матур итеп киенеп килгән иде.

Тантананы барлык кунакларны сәләмләп  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова  ачып җибәрде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов залда утыручы аналарның сөенечләрен уртаклашты,  якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Районда балаларны үстерү һәм   тәрбияләү өчен барлык шартлар тудырылуын искәртте.

Россия Федерациясе Пенсия фондының Мамадыштагы идарәсе җитәкчесе Шамил Хәсәнов сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге исеменнән килгән кунаклар бәйрәмгә ямь өстәделәр. Гөлнур Хурамшина барлык хатын-кызларга бәхет теләп истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС сертификат