Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бәйрәм рухы яши

Мамадышның беренче санлы мәктәбенә урнашкан 1867нче сайлау участогында да тавыш бирергә ашыгучылар ташкыны каршы алды.

Биредә дә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Мәктәп янындагы автомобильләр туктау урыны сайлауга килүчеләрнең машиналары белән тулган. Динамиктан дәртле һәм моңлы җырлар агыла.

Биредә дә тавыш бирү электрон юл белән башкарыла. Аның белән ничек эшләргә кирәген өйрәнү өчен коридорга да шундый ук җайланма урнаштырылган.

 

–Безнең участокта сайлаучылар исемлегенә 1717 кеше кертелгән. 8 сәгать 56 минутка шуларның 258е тавыш бирде, – ди участок сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Гыйлаев.

Әлеге участокта да беренче тапкыр тавыш бирүчеләргә бүләкләр әзерләгәннәр. Ә андыйлар – 20 сайлаучы.

 

Гаиләләр сайлауларга балаларын да алып киләләр.

–Безнең ничек сайлауларга йөргәнне күреп үссеннәр. Кабат үзләренә дә вакыт җитәчәк бит. Сайлауларда катнашуны балалар бәйрәмгә барган кебек кабул итәргә тиешләр, – диләр алар.

 

Әле дә хәтеремдә, безнең кечкенә чаклар иде, Кече Кирмәннең сайлау участогы каршы умарта күче кебек гөжли. Зөфәр абый Закиров баянында бию көйләрен сибә. Авылдашлар берсен-берсе алыштырып бииләр. Әгъмал абый Хөснетдинов берничә сәгать тоташтан биегән иде.

 

Сайлаулардагы бәйрәм рухы хәзер дә дәвам итә әле. Участокларда музыка, җырлар каршы ала. Сәүдә дә оештырылган.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау беренче мәктәп