Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бушлай юридик ярдәм әле кемгә тәтегән

БВС ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары район муниципалитеты бинасына килеп бушлай юридик консультация ала алды. Әлеге чара 2012 елның 2 ноябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештырылды. Сорауларга идарә органнары...

БВС ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары район муниципалитеты бинасына килеп бушлай юридик консультация ала алды. Әлеге чара 2012 елның 2 ноябрендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү турында»гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында оештырылды. Сорауларга идарә органнары вәкилләре, прокуратура, пенсия фонды идарәсе, «Росреестр» филиалы, социаль яклау бүлекләре белгечләре, адвокат һәм нотариус җавап бирделәр. Мисалга, мамадышлы Миннегөл ханым Ханова юрист Радик Ефимовка мөрәҗәгать итте. Миннегөл ханым тәрбиясендә бүгенге көндә II төркем инвалид булган улы белән бергә 89 яшьлек әнисе Рәбига Ханова да бар. Рәбига апаның йөрергә аяклары бирми,шул сәбәпле аның мәнфәгатьләрен кайгыртып документлар рәсмиләштерергә Миннегөл ханымга рөхсәт бирүче ышаныч кәгазе кирәк. Әлеге документны булдыруда Радик Михайлович берсүзсез ярдәм итте.

Гомумән алганда, райондашларның күпчелек сораулары җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләренә бәйле иде.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250