Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Буйдаклар саны күзгә карап кими

"Шанс" танышулар клубы Т. Яке авыл җирлеге буйдакларын гаиләле итәргә омтыла. Мамадыш димчеләре белән очрашу әлеге җирлектә бүген, 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Анкетасын калдырырга теләүченең үзе белән паспорт, фотосурәт булуы шарт. Танышулар клубы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, алга таба алар Т. Шүләнгер һәм Отарка торак пункталарына сәфәр кылырга ниятләп торалар. Белешмә өчен....

"Шанс" танышулар клубы Т. Яке авыл җирлеге буйдакларын гаиләле итәргә омтыла. Мамадыш димчеләре белән очрашу әлеге җирлектә бүген, 18.00 сәгатькә билгеләнгән. Анкетасын калдырырга теләүченең үзе белән паспорт, фотосурәт булуы шарт. Танышулар клубы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, алга таба алар Т. Шүләнгер һәм Отарка торак пункталарына сәфәр кылырга ниятләп торалар.

Белешмә өчен. Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов патронажы астында клуб 2013 елда үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге дәвер өчендә дистәләгән райондашыбыз парлы булды, 6 яңа гаилә барлыкка килде, ике сабый дөньяга тәүге аваз салды.

"Шанс" танышулар клубы адресы: Мамадыш шәһәре, Пушкин урамы, 17 нче йорт. Белешмәләр өчен тел.: 8 919 644 09 27, 3-17-34.

Айгөл Әхмәтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250