Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бөтендөнья #әдәбимарафонында мамадышлылар сафы ишәя

21 нче февральдә Казан шәһәрендә Пирамида күңел ачу үзәгендә үткән Бөтендөнья #әдәбимарафонының унынчы юбилей тантанасында мамадышлылар да актив катнашып, олы Казанда кайнап кайтты. Меңнән артык финалист “Халыкара туган тел көне”ндә бергә җыелды, биредә Татар Китабы тантана итте, күтәренке милли рух хөкем сөрде.

Марафон җитәкчесе Раил Гатауллин һәм Татарстан язучылар берлеге чараны җанлы, мавыктыргыч итеп оештырдылар. Очрашуга республика җитәкчеләре, язучылар, шагыйрьләр  чакырылган иде. Халык Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе, язучы Данил Салихов, Роберт Миңнуллин, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Фәүзия Бәйрәмова, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова, Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон, Гүзәл Галлямова, Гөлсинә Галимуллина кебек язучылар белән рәхәтләнеп аралашты, аларның китапларын сатып алды, култамга куйдыртты, бергәләп фотоларга төште. Милли “Азатлык” хәрәкәте активисты, “Төрки караш” газетасының баш мөхәррире, журналист, марафончы Наил Нәбиуллин Гаяз Исхакыйның Зөләйха китабын бушлай таратты. Күренекле  шәхесләр финалга чыгучыларны сәхнәдән дә тәбрикләделәр, Г.Камал театрының яшь, талантлы артисты Фәннүр Мөхәммәтҗанов (районыбызның Урта Кирмән авылы егете!), җырчы Айгөл Бариева  халыкны тагын да рухландырды...

 

Беренче карашка гади сыман тоелса да, бик тирән мәгънәле, хикмәтле марафон бу. Тик эчендә кайнаша башламыйча, асылына төшенеп кенә булмый. Хәер, һәр эш шулай бит инде ул...

  • #Әдәбимарафон проектының төп максаты: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру, интернет челтәрендә куллану өчен тәртипләштерелгән файдалы татар контентын арттыру. Проект барышында тайм-менеджментка, яңа интернет-технологияләр кулланырга өйрәнергә, яңа дуслар табып аралашырга, эшлекле элемтәләр урнаштырырга, рухны ныгытырга һәм телне шомартырга мөмкин. Китап укыган кешенең тел байлыгы эрудициясе, уйлап табучанлыгы арта, күзаллавы киңәя, ул образлар белән эшләргә өйрәнә. Ул, нинди генә хәлгә тарыса да югалып калмый, тиз генә мәсьәләне хәл итәргә өйрәнә. Китап укыган кешенең тормышы уңай якка үзгәрә башлый. Мин инде моны белеп әйтәм, чөнки 21 көндә шушы максатны куярга һәм моңа ирешергә кирәк. Бөтен кеше дә үз алдына максат куя белми. #әдәбимарафон идеясен теләсә нинди эштә кулланырга мөмкин. Әгәр дә берәр нинди юнәлештә эшчәнлек башлап җибәрергә телисең икән, рәхим ит. Бу – кешене камилләштерә торган бик көчле, ныклы проект!ди автор, “Татнетны үстерү фонды” җитәкчесе, әйдәп баручыбыз Раил Гатауллин. Ул - #сәламәтиртә һәм #тәмлемарафон проектларында катнашырга да чакыра. “Миллион татар” исемле журнал да чыгара башлады. Үзенең серләре, тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, кулдан тотып эшкә өйрәтә, замана белән бер аяктан атлап барырга өнди. Нәтиҗәдә марафончыларның сафлары геометрик прогрессия белән үрчи. Бу юлысы Саба районыннан 240 кеше катнашты, ә безнең районнан - 54. Һәрчак алгарышта, яңарышта булган мамадышлыларны хуплап торган, #әдәбимарафон  тантанасына Казанга барып кайту өчен 43 урынлы автобус белән тәэмин итеп, хәерле юллар теләп озатып калган районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка да рәхмәт яусын. Мамадыш марафончылары инде 1 нче апрельдә башланачак чираттагы #әдәбимарафонда катнашырга барысы да әзерләр, яңа керешергә теләүчеләргә ярдәм кулы сузарга атлыгып торалар.  Теләсә кайсына мөрәҗәгать итә аласыз. Телебезне, милләтебезне алга этәрүче мондый заманча проектларда алга таба бердәм катнашыйк, сафларыбыз тагын да артканнан-артсын!

 Кулларыма китап алып укыйм,

           Шуннан ләззәтлерәк нәрсә бар?!

           Мин #әдәбимарафончы бүген,

           Яшәсеннәр мәңге китаплар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев