Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бик кызыклы һәм файдалы очрашу

Билгеле булганча, 2019 ел Россиядә, Президент указы белән, Театр елы дип билгеләнгән иде. Театр елы – илнең мәдәни тормышында һәм иҗтимагый аң фомалаштыру өчен бик мөһим вакыйга. Театр җәмгыять һәм мәдәният үсеше белән бик тыгыз бәйләнгән. Театр сәнгате аша дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә.

Театр елы тәмамлану уңаеннан, кышкы каникул көннәрендә, Мамадыш Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре укучылар өчен бик кызыклы чара үткәрделәр. Чарага кунак итеп Балалар һәм яшүсмерләр йорты каршында эшләп килүче Туган якны өйрәнү берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар чакырылаган иде. Кичәне алып баручы Гөләндәм Даутова әңгәмәне бик ерактан, театр тамашаларының барлыкка килү тарихыннан ук башлап, районыбызда бу сәнгатьнең бүгенге көндәге торышына җентекле анализ ясады. Укучылар Мамадыш кантонында  күрсәтелгән беренче тамашаларның башында торган шәхесләр тарихын да, тамашалар күрсәтелгән биналар торган урыннарны да белделәр. Ышанычлы чыганакларга нигезләнгән бу фактларны белү үзебезгә дә бик кызык иде.Районыбызда бүген халык театры уңышлы эшләп килә. Аның репертуары да, анда уйнаучы үзешчән артистлар да, төрле елларда эшләгән режиссерлары да читтә калмады.

 

Шулай ук укучыларга театрга багышланган бай экспозицияләр, экспонатлар тәкъдим ителде. Аларда районыбыздан чыккан, бүген башкала сәхнәләрендә матур образлар тудыручы яшь якташ артистларыбыз – Эмиль Талипов, Фәннур Мөхәммәтҗанов (Урта Кирмән), Катмыштан (инде мәрхүм) Хәлил Мәхмүтов, Минзәлә театрында көч куючы Гүзәл Фазуллина (Урта Кирмән) турында бай мәгълумат тупланган иде.

 

Чараның икенче өлеше интерактив рәвештә оештырылды. Укучыларга күренекле артистлар киеп уйнаган киемнәрне киеп фотога төшү, бутафория әйберләре ясап карау буенча мастер – класста катнашу мөмкинлеге дә тудырылган иде.

Ринат Хәйруллин, Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музей Театр елы