Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара

Мамадыш шәһәренең Домолазов урамындагы 18нче санлы йорттан бер апа редакциябезгә килеп керде.

Баксаң, йорт советы рәисе Гөлгенә Гайнановага рәхмәт белдерергә килгән икән. Әлеге йортта яшәүчеләрнең активистларына район газетасын бүләк итте Гөлгенә ханым.

“Нократ“ газетасының эчтәлеге бай, язмалар кызыклы. Битләрендә тирәнтен, уйланып язылган, аналитик материаллар. Аннан бар яңалыкны белеп барабыз. Мамадыш районы яңа үсеш чорын кичерә. Киң колачлы яңа төзелешләр алып барыла – заманча мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт комплекслары төзелә. Күз алдына китерә дә алмаган урыннарда яңа йортлар, социаль объектлар барлыкка килә. Хәзер районда яшәү шартлары шәһәрдәгечә – спорт мәйданчыклары, ял парклары, бассейннары бар. Мин районның патриоты буларак таң калам. Без авыл хуҗалыгы районында яшибез. Шуңа күрә, күбрәк авыл халкының тормышы, көнкүреше турында күбрәк языгыз.

Хәзер без дә олыгайдык. Әмма җәмгыятьтән төшеп калмаска, замана белән бергә атларга тырышабыз. Район газетасы безнең өчен кадерле. Район башлыгы Анатолий Ивановның  планнары – безнең туган җиребезнең үсеше бит ул“, – дип сөйләде билгесез калган апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев