Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Белоруссиядә Фәрит Яруллинны барысы да белә

Мамадыш делегациясе, Белоруссиянең Дубровно шәһәрендә, якташыбыз Фәрит Яруллиның бюстын ачу тантанасында булып кайтты. Кунакларны каршы алу, патриотизм һәм башкалар хакында Мамадыш шәһәрен башлыгының урынбасары - Айнур Әгъләмов белән сөйләштек. Айнур Хәлимович, эшлекле сәяхәт белән Белоруссиядә булып кайткансыз. Анда бару идеясе кемдә туды? - Безгә Дубровно шәһәреннән Фәрит Яруллинның бюстын ясау...

Мамадыш делегациясе, Белоруссиянең Дубровно шәһәрендә, якташыбыз Фәрит Яруллиның бюстын ачу тантанасында булып кайтты. Кунакларны каршы алу, патриотизм һәм башкалар хакында Мамадыш шәһәрен башлыгының урынбасары - Айнур Әгъләмов белән сөйләштек.

Айнур Хәлимович, эшлекле сәяхәт белән Белоруссиядә булып кайткансыз. Анда бару идеясе кемдә туды?

- Безгә Дубровно шәһәреннән Фәрит Яруллинның бюстын ясау инициативасы хакында әйттеләр. Чөнки композиторыбыз Бөек Ватан сугышы елларында әлеге шәһәрне фашистлардан азат иткәндә шуннан ерак түгел һәлак булган. Хәзерге көндә аның кабере Рыленки мемориаль-комплексында. Татарстанда бу чарада катнашу идеясен хупладылар, президентыбыз да ризалык бирде. Бюст ачу тантанасыннан соң, без Мамадыш һәм Дубровно районнары арасында килешү дә төзедек.

Ерактан килгән кунакларны ничек каршы алдылар?

- Безне бик әйбәт каршы алдылар. Хәтта күп кенә әйберләрдән үрнәк алырлык иде. Мәсәлән андагы патриотизм мине шаккатырды. Безгә дә яшьләргә патриотик тәрбия бирергә кирәк. Без моның өстендә эшләп бетермибез икән, дигән фикер белән кайттым.

Патриотизмны ничек тәрбияләргә соң?

- Йөрергә, күзәтергә, үрнәк алырга кирәк. Үзебездә хәтта Фәрит Яруллиның кем икәнен дә белмәүчеләр бар, ә Белоруссиядә киресенчә, чөнки ул - аларның шәһәрен саклап калган батыр.

h8eGU6E1Gko.jpg

Айнур Хәлимович, Белоруссиягә Мамадыш туфрагын да алып баргансыз икән...

- Әйе, без ике авыл туфрагын Белоруссия җиренә алып бардык. Беренчесе, Фәрит Яруллин авылы - Кече Сонныкы булса, икенчесе Иске Комазан авылында туып үсеп, Мамадышта гомер кичерүче Рәйсә ханым Галиеваның әтисе - Дубровнода һәлак булган батыр хөрмәтенә иде. Сәяхәтебезнең икенче көнендә без бу туфракларны Рыленки мемориаль-комплексында калдырдык.

Бюст ачылу тантанасында халык күп идеме? Гомумән, анда Фәрит Яруллиның татар халкында танылган композитор икәнен беләләрме?

- Чарада якынча 500 кеше булды, ә икенче көнне Рыленкида халык бик күп иде. Шул исәптән, безнең делегация, Татарстан мәдәният министры һәм Белоруссия делегациясе. Анда Фәрит Яруллинның беренче татар балеты - "Шүрәле"не иҗат иткәнен барысы да белә. Хәтта әлеге балет хөрмәтенә бюст ачу тәкъдиме белән чыгучылар да булды.

Инде Дубровно белән дуслык килешүе төзедегез, алга таба планнар нинди?

- Хәзер үзебез Белоруссия делегациясен көтәбез. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел, ләкин ноябрь айларына планлаштырып торабыз. Зур делегация Казанга киләчәк, без исә Дубровно шәһәреннән кунакларны көтеп калабыз.

Алинә Юнысова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев