Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Балтычлылар Мамадышны күреп: “Аһ!” – иттеләр

Кичә бездә Балтач районының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы вәкилләре булып китте.

Алар районыбыз белән танышуны Тулбай авылындагы Шәйхи Маннур музей-китапханәсе белән танышудан башладылар. Аннан Дусай авылындагы хаҗилар каберләрендә, Нургали Миңнеханов һәм Галимҗан Җиһаншин мәчетендә булдылар. Клубта аларны авыл аккалфаклылары җырлап каршы алдылар. Бергәләп концерт караганнан һәм чәй эчкәннән соң кунаклар Мамадышка юнәлделәр. Биредә дә алар шәһәребездә бара торган матур үзгәрешләргә соклануларын белдерделәр.

“Мамадышта булып кайткан кешеләр аның матурлыгына сокланып карыйлар иде. Безнең дә бөтенебез җыелып барып күреп кайтасыбыз килде. Бөтен авылларыбыздагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен алып килдем”, – диде Балтачның районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөлфирә Камалова.

Кунакларны районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рузалия Ибраһимова, аның командасы вәкилләре, Мамадыш туган як тарихын өйрәнү музее кече фәнни хезмәткәре Гөләндәм Давыдова озатып, таныштырып йөрделәр.

 

Минневәрис Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ак калфак Балтач Мамадыш