Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына веломарафон

Мамадышлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан веломарафонда катнаша алдылар. 8 нче май көнне, шәһәр урамнары буйлап, кулларына Җиңү байрагы тотып, түшләренә Георгий тасмалары беркетеп велосипедчылар җилдерде. Акциядә катнашырга теләк белдерүчеләр мәңгелек ут янәшәсенә җыйналдылар. Веломарафонга старт 17.00 сәгатьтә бирелде. Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, колонна составы да...

Мамадышлылар Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан веломарафонда катнаша алдылар. 8 нче май көнне, шәһәр урамнары буйлап, кулларына Җиңү байрагы тотып, түшләренә Георгий тасмалары беркетеп велосипедчылар җилдерде. Акциядә катнашырга теләк белдерүчеләр мәңгелек ут янәшәсенә җыйналдылар. Веломарафонга старт 17.00 сәгатьтә бирелде. Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан, колонна составы да 70 кешедән гыйбарәт иде. Велосипедчыларның маршруты шәһәребезнең үзәк урамыннан башлап Мамадыш спирт заводына кадәр, аннары Красная Горкага таба борылып, Җиңү урамы аша салынган иде. Финиш - Мәңгелек ут мәйданчыгында. Бер сәгать дигәндә велосипедчылар колоннасы финиш сызыгына туктады. Биредә алар сугыш каһарманнары истәлегенә чәчәкләр, веноклар салдылар. Сүз уңаеннан, Җиңү көне уңаеннан мондый чара безнең төбәктә тәүге тапкыр оштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250