Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Аягүрә басып алкышладылар

Мамадыш халык театры пәнжешәмбе көнне сезонын ачып җибәрде. Район мәдәният йортында коллектив тарафыннан Аманулланың “Җәйге кырау” драмасы күрсәтелде.

Мәхәббәт, хыянәт, ачы язмышлар турындагы бу әсәр геройларын башкаручы җирле артистлар үз рольләрен шулкадәр оста башкардылар ки, спектакль тәмамлангач, халык аларны аягүрә басып алкышларга күмде. Спектакль башланыр алдыннан район мәдәният бүлеге начальнигы Степан Спиридонов халык театрында озак еллар тамашачыларны шатландырган, аларның мәхәббәтләрен яулаган сәхнә ветераннарына мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләрен тапшырды. Спектакльны сәхнәгә халык театры режиссеры Айназ Нургалиев куйды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев