Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Асфальтны тишеп чәчәкләр үсә

Еш кына журналист башта мәкаләсен яза, аннан соң гына исеме турында баш вата. Мин дә - искәрмә түгел, әмма бу очракта башкача килеп чыкты. "Татавтодор" АҖнең Мамадыш филиалы территориясенә аяк басуга ук Михаил Боярскийның "Городские Цветы" җыры исемә төште. Һәм юл хуҗалыгы темасына багышланган язмамны нәкъ менә шушы сүзләрдән башларга...

Еш кына журналист башта мәкаләсен яза, аннан соң гына исеме турында баш вата. Мин дә - искәрмә түгел, әмма бу очракта башкача килеп чыкты. "Татавтодор" АҖнең Мамадыш филиалы территориясенә аяк басуга ук Михаил Боярскийның "Городские Цветы" җыры исемә төште. Һәм юл хуҗалыгы темасына багышланган язмамны нәкъ менә шушы сүзләрдән башларга карар иттем.

 

"Җирдәге һәр матурлыкның ниндидер үз табышмагы булгангамы икән..." Әлеге сорау да шул ук җырдан. Замандаш әйтмешли, ул да "темага". Мөгаен, шәһәрдә бик күпләрне асфальт-бетон заводының чәчәкләр белән бизәлеш буенча эре предприятиеләр арасында беренче урынны алуы гаҗәпләндергәндер! Һәм, дөрестән дә, үзәктән ерактагы, вак таш, ком, төрле характердагы җитештерү җайланмалары белән тулган территория буларак, аның иң матурларның берсенә әйләнүенә ничек сокланмыйсың? Җавабы гади - биредә матурлыкны бик яраталар, бәясен беләләр. Әлеге чәчәкләргә сокланып хозурлангач, административ бинаның холлына кердем. Биредә дә стеналарга урнаштырылган фотокүргәзмәне рәхәтләнеп карадым. Филиалның кош очышы биеклегеннән, төгәлрәге вертолеттан күренеше. Сүз дә юк, әлеге рәсемне алу минем бурычым иде! Бернәрсә әйтеп булмый, гүзәллек!

 

АБЗ территориясенә яздан меңнән артык чәчәкләр утыртылган.

Ә барысы да, Татарстанның юл хуҗалыгында тиңе булмаган акция 2009нчы елда башланды. "Татавтодор" берүк вакытта Апаста, Арчада, Мамадышта, Аксубайда, Минзәләдә һәм Түбән Камада югары җитештерүчәнлекле заманча алты асфальт заводын файдалануга тапшырды. 8 ел узды, Татарстанда хәзер андый заводлар 10 инде. Ул вакытта, 2009нчы елда, Мамадыш филиалының хәзерге директоры Ринат Миннехаҗи улы Салихов Арча районында инженер булып эшли. "Татавтодор"ның җиде ел элекке юбилей альбомын актарганда кызыклы фоторәсемгә юлыктым. Элекке инженерның сүзләре: "Юл инженерының эш урыны - кабинет түгел, ә юл. Юл буе, җырдагы кебек, берүк нәрсәне кабатлыйм: иртәгә кояшлы көн булсачы!"

 

Персона - Ринат Салихов

Статус - инженер

Белеме - Казан дәүләт архитектура-төзү университеты (2006 ел)

Биографиядән факт - Югары уку йортын тәмамлагач, "Камдорстрой"да мастер, өлкән мастер булып эшли. Арча филиалына 2009нчы елда чакырыла.

Шөгыльләре - Өстәл теннисы. Юлчыларның зона ярышларында призер була.

 

 

7 ел узган һәм бөтенесе дә үзгәргән: юл кабинетка алыштырылган, көндәлек мәшәкатьләр дә һава торышы белән генә бәйле түгел. "Акционерлык җәмгыятенең 10 филиалыннан бары тик Түбән Каманыкы белән Мамадышныкы үз районнарына хезмәт күрсәтү белән генә шөгыльләнәләр, бу алар территориясендәге юлларның озынлыгы аз булмавы турында сөйли. Вазыйфама керешкәч, мондагы масштаблар бик тәэсирләндерде. 350 километр территориаль юлларга хезмәт күрсәтү, боларга өстәп, 110 километр федераль әһәмияттәге автомобиль юллары. Шулай булгач, зур күләмдәге техника һәм штат берәмлеге", - ди җитәкче. Предприятие территориясендә быел яңа объектлар җиткерә башлаганнар. Якындагы айларда филиал янындагы буш территориядә комлы-тозлы катнашмаларны саклау өчен яңа ангарлар җиткереләчәк, булган биналар гына җитми. Без әлеге катнашманы әзерләүнең тулы куәтенә баруының шаһиты да булдык, аның белән дүрт кеше шөгыльләнә иде. Кышка кирәк булган 35 мең тоннаның күп өлеше хәзерләнгән дә иде инде. Аннан тыш, завод территориясендә җылы гараж да төзелә, ул, биредәге водительләр өчен генә түгел, техникага да зур бәйрәм булачак.

 

 

 

Сентябрь, октябрь - юлчыларның да авыл хуҗалыгындагы урак компаниясенә охшашлы кызу эш вакыты. Салкыннар башланганчы, бөтен объектларны файдалануга тапшырып бетерергә кирәк, ә алар быел, башка еллардагы кебек, Мамадыш филиалында аз түгел. Еш кына без үзебезнең журналистлык материалларыбызда, киң җәелеп тормыйча, "кем һәм кайда юл салу" факты белән генә чикләнәбез. Бу юлы миңа яңа сыйфатлы юл салу өчен күпме асфальт кирәк булуын ачыклау кызык булып тоелды.

 

Ринат Салихов шәхсән үзе смета документлары белән таныштырды, алардан чыгып, менә нәрсәләрне җиткерә алам.

 

САННАР ҺӘМ ФАКТЛАР:

4 км 375 м озынлыктагы "Мамадыш-Кукмара"-Келәүш-Кумырык" юлын реконструкцияләүгә 5 мең тонна асфальт кирәк булган;

Козгынчы авылына керү юлына ике кат түшәү өчен юлчылар 900 тонна асфальт илткәннәр;

8 км 268 метр М-7 "Волга" - "Соколка-Сикәнәс" автомобиль юлын төзүгә 9133 тонна асфальт киткән;

"Мамадыш-Кукмара-Ямаш" юлы (6 км 309 метр) 7350 тонна асфальт "ашаган";

2 км 300 метр озынлыктагы шәһәр юлларын ремонтларга 2 273 тонна асфальт җитештерелгән.

__________________________________________________________________________________________________________________

 

Ә Мамадыш юлчыларының сыйфатлы юл гына салуларына мине биредә күп тапкыр ышандырдылар. Берәү дә әлеге фактны инкарь итәргә теләми. Ышанасы да килми, сәгатенә 240 тонна асфальт җитештерүгә сәләтле АБЗда бары 5 кеше генә эшли.

Процесс белән Сергей Михайлович Петухов җитәкчелек итә. Ул минем экскурсоводым да булды, асфальт-бетон катнашмасын әзерләүнең нечкәлекләре белән бәйнәәйнә таныштырды да. Заводны май башында кабызып җибәрәләр һәм ул ноябрь ахырларына кадәр эшләтелә. Кыш көне завод консервацияләнә, ә белгечләре башка эшләргә җәлеп ителә. Тик озакка түгел, март уртасыннан әлеге "гигантка" техник хезмәт күрсәтү башлана.

 

Прораб Сергей Петухов экскурсияне асфальт чималы урнашкан бункердан башлады.

Җитештерү тынып торганда, вак таш хәзерлиләр, асфальтның төп өлеше ул. Күпсанлы "өстәмәләрнең" үзенчәлекләрен белүче виртуоз шеф-пешекче кебек, Сергей Михайлович вак ташларның төрләре: үзенчәлекләре, параметрлары турында җентекләп сөйләде. Мисал өчен, асфальтның аскы катламы өчен куышлыклы (пористый), ә өске катлауга - тыгыз асфальт-бетон кулланыла. Һәр заводның технологик үзәге - Швейцариянең күренекле AMMAN фирмасы эшләгән асфальт болгату җайланмасы. Ул бөтен төрдәге кайнар һәм салкын катнашмаларны, шул исәптән югары йөкләнешкә түзүче һәм хәрәкәт интенсив булган трассаларда кулланылучы таш-мастикалы асфальтны да әзерләү өчен эшләнгән. Әмма Мамадыш җитештерүчеләре безнең юлларны эшләү өчен күбрәк 5-6 төрдәге катнашма кулланылуын әйтәләр.

 

Машинист Илнур Фәләхов комлы-тозлы катнашма әзерләү белән шөгыльләнә.

Җитештерүне эшләтеп җибәрү өчен, иң элек лаборатория шартларында сайланган (лаборатория турында без элекке саннарда сөйләдек) рецепт алырга кирәк. Кайнар асфальт үзбушаткычларга төялгәнче бик күп нәрсә була әле. Бункердан вак таш киптерү барабанына җибәрелә, аннан транспортер тасмасында кайнар элеваторга озатыла. Аннан - виброгрохотка, кыскасы, "металл инстанцияләр" буенча узу юлы катлаулы һәм гади кешегә ул бик кызык та түгелдер. "VOLVO" машиналарына асфальт төягәннәрен үземә күрергә туры килмәде. Аны иртүк төяп чыгып киткәннәр иде инде, ә Теләчедәге объектта эшләүче Мамадыш юлчыларына көн дәвамында асфальт Арча АБЗсыннан китерелә. Чөнки икътисадый яктан бу отышлырак - менә ул "Татавтодор"ның бердәм эшчәнлеге! AMMAN фирмасының асфальт болгату җайланмасы идарәнең микропроцессорлы системасы белән җиһазланган, ул операторга төрле агрегатларның эшләвен күзәтергә, технологик процессларның барлык этапларын да игътибарда тотарга ярдәм итә. Бөтен үзгәрешләр дә, берничә миллисекунд эчендә, мониторга чыгарыла, кирәк булганда тиз генә төзәтмәләр кертү мөмкинлеге туа. Шуңадыр, Сергей Петухов шаяртып: "Заводта 5 кеше, плюс идарә пульты эшли",-ди. Алар белән дә таныштык: АБЗ операторлары - Андрей Горячев, Руслан Гобәев, компрессор җайланмасы машинистлары - Валерий Чернов, Ленур Нургалиев.

 

АБЗ операторы Андрей Горячев, эш стажы 5 ел.

Завод хезмәткәрләре үз квалификацияләрен ел саен күтәрәләр, шул исәптән техника куркынычсызлыгына укыйлар, алар бит һәр чакта да җайлы кабинетларда гына утырмыйлар, ә җайланмага техник хезмәт күрсәтәләр, биеккә дә менәргә туры килә! Җитештерүнең экологик ягы турындагы сорау да бирелде. "Тузан тоту агрегаты зарарлы тузаннарның һавага чыгуын минимумга кадәр киметә. Фильтрда 528 җиңсә бар. Атмосферага чыккан, чистартылган газлар әйләнә-тирә мохиткә зыян китермиләр. Казан лабораториясенең квартал саен үткәрелә торган тикшерүләре дә моны раслый",-дип аңлата Сергей Петухов. Аның җитештерү процессы, үзенең хезмәт юлы турындагы барлык сүзләре дә юл эшенә мәхәббәт белән сугарылганнар. Иңнәрендә 35 ел стаж икән, ул инде үзенең тормышын юллардан башка күз алдына китерә алмый. Алар буенча күпме узылган, аның ничә километрлары салынган, район буенча күпме тонна асфальт түшәлгән? Санап бетерүе авыр.

 

 

-Һөнәрегез сезнең характерыгызга, дөньяга карашыгызга эзен салдымы?-дип сорыйм Сергей Михайловичтан.

Минем фәлсәфи соравым аны бераз уңайсызландырды. Бу бер дә сәер түгел, андый һөнәр ияләренең уена мондый сораулар килми дә торгандыр. Әмма ул югалып калмады.

-Мин юлга гашыйк. Ул юк дип күз алдына китерегез. Ул чакта бернинди хәрәкәт тә булмаячак. Хәзерге буын аннан башка яши дә алмаячак. Хәрәкәт - тормыш ул, димәк без кешелекнең тормышын тәэмин итәбез. Шулкадәр гомеремне юл тармагына багышлавыма үкенмим.

Мондый фәлсәфә белән бәхәсләшү авыр.

"Татавтодор"ның Мамадыш филиалында эшләүче 180 кешенең хезмәтттәшләре фикере белән килешүе бигрәк тә яхшы. Рухи яктан сәламәт коллектив тагын йөзәрләгән километр сыйфатлы юллар төзиячәк әле!

 

Светлана ХАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X