Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Ана капиталы акчасын мамадышлылар нәрсәгә тота

РФ Пенсия фондының ТР буенча Мамадыш районы идарәсе агымдагы елның яртысында 88 ана капиталына дәүләт сертификаты тапшырды.

 

 

Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Республикабызда ана капиталы өчен инде барлыгы  950 млн сум акча түләнгән.

Гариза белән мөрәжәгать  итүчеләрнең 85 проценты ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоткан. Программа эшли башлаганнан бирле Мамадышта 2460 гаилә торак шартларын яхшырткан. Болардан тыш Россия Пенсия фонды сертификатны балаларга  белем бирүгә юнәлтүне сорап язган 110 гариза кабул итте. 2018 ел башыннан программага үзгәрешләр кертү капитал акчасын мәгариф өлкәсенә юнәлдеручеләр санын артуга китерде, хәзер гаиләләр сертификат акчасын балага өч яшь тулганны көтмичә, сертификат алуга ук, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре өчен түләүгә тота алалар. Нәтиҗәдә, 15тән артык гаилә, әлеге мөмкинлектән файдаланып, ана капиталы белән балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләде. Сертификат акчасын дәүләтнеке булмаган балалар бакчалары һәм яслеләр өчен түләүгә юнәлдерергә, шулай ук бала караган өчен түләү чыгымнарына тотарга да була. Әлбәттә, бу очракта хезмәт күрсәтү учреждениесенең әлеге эшчәнлек белән шөгыльләнергә лицензиясе булуы шарт. 2018 елдан башлап аз керемле гаиләләргә ана капиталы акчасыннан айлык түләү алу мөмкинлеге дә бар. Әлеге хокуктан ел башыннан баласы туган, ә гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы 1,5 тән ким булган гаиләләр файдалана ала. 2019 елда Пенсия фондының территориаль органнарына айлык түләү сорап 4 гаилә мөрәҗәгать иткән. 2019 елда әлеге түләүне алуга хокук барлыгын белү өчен гаиләнең соңгы 12 айлык керемен, яңа туган баланы да кертеп, гаиләдәге кешеләр санына бүлеп карарга гына кирәк. Килеп чыккан сумма Татарстан Рреспубликасында хезмәткә яраклы гражданнарның яшәү минимумы күләменнән 1,5  тән артмаса (2019 елда ул – 14034 сум), Пенсия фондына барып, гариза белән мөрәжәгать итәргә мөмкин. Әлеге түләү 2019 елда шулай ук балага  яшь ярым булганчы да бирелә. Уңайлырак булсын өчен гаризаны бала туганнан сон 6 ай эчендә бирергә мөмкин – түләү бала туган көннән исәпләнә. Гариза балага 6 ай булганнан соң бирелгән  очракта, акча гариза белән мөрәжәгать иткән көннән түләнә. Ана капиталы исәбеннән түләүләр гаиләнең кайсы регионда яшәвенә бәйле, ул әлеге регионда үткән елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез.  2019 елда гариза белән мөрәжәгать иткән гаиләләр өчен түләү күләме Татарстан Республикасында 2018 елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез – 8896 сум тәшкил итә. Ана капиталын шулай ук торак шартларын яхшыртуга, әниләр пенсиясенең тупланма өлешен арттыруга, инвалид балаларны жәмгыятьтә социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерергә мөмкин. Ана капиталы программасына керү мөмкинлеге 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Ягъни ана капиталы алу хокукына ия булу өчен сертификат алу хокукы бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яки уллыкка алынуы шарт. Ә сертификат алу һәм аннан файдалану вакыты чикләнмәгән. 2019 елда ана капиталы 453 мең сум тәшкил итә. Ана (гаилә) капиталы алу хокукына 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яисә аннан соңгы балалар тапкан яки уллыкка бала алган гаиләләр ия. Сертификат гаиләгә бары бер генә тапкыр бирелә.

Пенсия фондының “кайнар линия“се: 8-800-3022302

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев