Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Алсинә дөрес тукланырга куша

Хәзер халык арасында дөрес туклану (ПП) бик модада. Бу, чыннан да, көн таләбе, чөнки сәламәлектән дә зуррак байлык юклыгын көннән-көн яхшырак аңлый барабыз.

Урта Сон авылы кызы Алсинә Заһидуллинадан уникаль рецептлар

Диетик торт  “Птичка“

Кирәк: банан - 1,5 данә,  хлебцы – 100 гр, какао – 10 гр, йомшак эремчек -  320 гр, сөт - 210 мл (0,5%), желатин – 10 гр, кокос стружкасы – 10 гр, тәменчә ванилин.

Эш барышы:

1) Блендерда хлебцы, бананны, какаоны болгатасы,

2) формага азык пленкасы җәясе һәм шушы катнашманы кулны юешләп пленка өстенә җәясе, азрак кырыйларын күтәртебрәк куясы (бортиклар)

Суфлесы: сөткә желатинны саласы һәм желатинның эрегәнен көтәсе, сүрән утта тулысынча эрегәнче сөтне җылытасы (кайнатырга ярамый)

Блендерда эремчек, желатинлы сөт һәм ванилинны болгатасы, менә шушы массаны теге җәйгән камыр өстенә агызасы. 3-4 сәгатькә суыткычка тыгып куясы.

Эремчекле  запеканка

Эремчек – 400 гр, 5%лы, шикәр комы – 50 гр, манный ярмасы - 15гр, йомырка 1 данә, йөзем яки күрәгә (күрәгә алсаң вакларга кирәк) - 30гр, 20%лы  - 170 гр. Бөтенесен бергә болгатасы һәм 180 градуслы мичтә 25-30 минут пешерәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев