Нократ

“Алгайдан да матуррак авыл юк!“

Хат ташучы Әлфия Исхакова белән Алгайда өйдән-өйгә кереп, халыкны район газетасына язылырга өндәп йөрибез. Олы урам башында әле каз көтүе куып кайтучы, әле ике кулына ике авыр чиләк күтәреп, тыз-быз ашлык ташучы бер ир - атны шактый күзәткәннән соң, аңа сүз катарга булдым.

Х

- Ай-яй, бигрәк эшчән кешегә охшагансыз! Ял итеп алыгыз әзрәк!

- Вакыт юк бит, апа! Маллар карар вакыт җитте!

Шулай да, яныбызга туктады. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Илнур Шәймәрданов белән танышып киттек. Кем икәнлегемне аңлаткач:

- Апа, безнең Алгайдан да матуррак авыл җир йөзендә юк! Шул турыда район газетасына язып чыгыгыз әле бер, – диде ул.

-  Кайсы җире матур соң авылыгызның?

- Бөтен җире: мәсәлән, авыл читенә үк килеп тоташкан урманнары. Нарат исләре өйгә кадәр аңкып тора! Беләсезме, гөмбә, җиләк җыярга хәтта Нократ Аланы шәһәреннән дә килүчеләр бар. “Шулкадәр араны үтеп, ник монда кадәр киләсез?“ – дип үзләреннән сораган  идем: “Экологик яктан чиста урман бүләкләрен ашыйсыбыз килә. Аннары, табигатьнең иң гүзәл почмагы бит бу, рәхәтләнеп ял да итәбез!“ – диделәр. Әнә тегендә генә кыялар бар, безнең малайчакта пәке белән уеп язылган исемнәр һаман саклана әле анда. Былтыр, мелиораторлар инешебезне турайткач, су буйларыбыз тагын да ямьләнде. Чишмәбез ташландык хәлгә килгән иде. Уйлап-уйлап йөрдем дә, аны үзем рәтләргә булдым. Әйдәгез, төшеп карыйбыз, матур килеп чыкты,  суын эчеп, сихәтләнеп тә китәрсез!

Егет чын күңелдән сөйләшә иде. Бик ашыксак да, гозеренә каршы килмәдем. Чишмәне рәтләү өчен шактый хезмәт куярга туры килгән: 45 метрга авылга таба китергән, 4 метрлы калын тәнле торба урнаштырган, буралаган, баскычлар ясаган. Чишмә янына зәңгәр һәм ак чыршылар утырткан. Су буена – чия агачлары. Буага форель балыклары җибәргән.

  •  Илнур, дөресен генә әйт әле, шушы кадәр чыгымнар чыгарып, хезмәт куеп, авыл башындагы чишмәне рәтләү сиңа нәрсәгә кирәк булды? – дип, аңа “провокацион“ сорау бирәм.
  • Чишмәләр каралган булырга тиеш. Миңа боларны эшләшергә Марсель Мөфәхаров та булышты. Киләчәктә бик матур урын булачак әле бу, менә күрерсез! Болар өйгә күтәреп алып кайтып куя торган нәрсәләр түгел, әлбәттә. Истәлегем калсын. Авылдашларым, бигрәк тә Олы урамда яшәүчеләр, күршеләрем бик әйбәтләр. Кайткан - киткән күп. Кызганыч: авыл картая!
  • Син ничек авылда каласы иттең?
  • Мин ике яшь ярымлык чакта әнием үлгән, әти башкага өйләнеп, Казанда яшәде. Аны да авылга алып кайтып җирләдек, мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын! Мине Бикә әбием үстерде. Эшкә, тормыш итәргә, беркайчан да бирешмәскә өйрәтүче дә – шул мировой әбием! 96 яшьтә инде хәзер, авылыбызның иң өлкән кешесе. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда радиоэлектроника техникумында укыдым. Гаилә хәле буенча авылга кире кайтырга туры килде. 36 яшькә кадәр әби янында яшәдем, аннары үзем йорт салып, башка чыктым. 25 ел РайПода шофер һәм товар ташучы булып эшләдем. Тәкәнеш пекарнясыннан авылларга һәм Мамадышка икмәк ташыдым. Мактау грамоталарым күп. Соңгы биш елда үз көнемне үзем күрәм: шәхси ярдәмче хуҗалыгымны тотам. Каз, үрдәк, бройлер, дистәләгән баш маллар асрыйм. Үз инкубаторымда үрдәк, каз, чеби чыгарып сатам. 40 гектар җирем, техникам бар. Хатыным Гөлназ кибетебездә сату итә. Бер улыбыз Илназ - Казанда студент, Инсафыбыз алтынчы сыйныфта укый. Эш күп, шуңа карата ашы да, Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш. Проблемалардан курыкмыйбыз, зарланмыйбыз, үз туган җиребездә үзебезчә гомер кичерәбез. Күрше Красная Гора – Биләтле башы кешеләре белән дә борчак пешә. Кукмаралыларның һәркайсының кәсебе бар, тырыш хезмәтләре белән акча эшли, матур яши беләләр. Шулардан барыбызга да үрнәк аласы иде -, дип тәмамлады ул сүзен.

Шәймәрдановларның мәһабәт йортлары каршыннан янәдән узып киткәндә, хуҗалыкка тагын бер күз салдым. Бу кадәр хезмәтне берүзең башкарып бетерергә зур фидакарьлек кирәк! Хуҗаларны сәламәтлек ташламасын, яшәү дәртләре сүнмәсен, тапкан малларының бәрәкәте артсын. Ә Алгай, чыннан да, бик матур авыл. Тырыш, эчкерсез, максатчан кешеләре - бигрәк тә!  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: