Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Абунәче көне уңышлы узды

Подписканың тагын бер чоры узып китеп, 2020нең икенче яртыеллыгына аяк бастык.

Журналистлар, елны нәкъ менә шул беренче һәм икенче яртыеллыкка бүлеп яшәргә өйрәнгән. Узган чор үзенең шатлык-борчулары белән тарихта калды. Газеталар үлә, дип куркытып торалар, әмма райондашларыбыз кебек тугры, районыбызны, телебезне сөйгән укучыларыбыз булганда, яшибез әле. 24нче июль көнне киләсе яртыеллыкка ташламалы бәяләр белән, район үзәк почтасында Абунәчеләр көне уздырдык. Безне сайлаучылар күп булды. Газетабызны сайлаган, димәк, безгә ышаныч белдергән укучыларыбызны киләчәктә дә кызыклы язмалар белән сөендерергә тырышырбыз.

Мамадышыбызның ҺЛ  көллият директоры Николай Егоров 2021нче елның яртыеллыгына  “Вятка“ газетасына язылып, беренче стартны бирде. Көллият безнең һәрвакытта якын дустыбыз булды, киләчәктә дә шулай булыр дип ышанып калабыз.

Дуслар, әгәр инде, ниндидер сәбәпләр аркасында “Нократ“ка язылмый калучылар булса, исегезгә төшерәм бүген язылсагыз ул киләсе айдан килә башлар.

Икенче фермадан бер апа (исемен язмыйм): 

“Нократ“ газетасын чыга башлаганнан бирле ала идем. Тик, кызганычка каршы, район яңалыкларын вакытында белү бәхете тәтеми, ди ул. Почта нишләптер даими килми. “Гарьлек“, – ди ул. Почта хезмәткәрләре белән гел талашырга туры килә. Шуңа күрә, соңгы елларда язылмыйм. Район үсешенә гомерләрен багышлаган өлкәннәр өчен ул мәгълүмат чыганагы гына түгел, күңел юанычы да бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев